12.05.2017 Хәйрия
Яшәү көчен каян аласы? - Бик тә яшисем, авыруны җиңеп, улымны үстерәсем килә
Нурлат районының Әхмәт авылында яшәүче Айгөл Фазылова турында моннан берничә ел элек яздык. Ул вакытта Айгөлнең газиз әнисен югалтып, бөтенләй төшенкелеккә бирелгән чагы иде. “Әнием авырыйм дип бер дә зарланмады. Табибка баргач, күкрәгендә ниндидер шеш барлыгын күреп алганнар. Әнә шул көннән борчу-хәсрәтебез башланды инде”, – дип искә ала Айгөл әнисе турында.
Шешне күрүгә үк табиблар Айгөлнең әнисен Казанга җибәрә. Тикшеренү узгач, анда яман авыру табалар. “Әнием химия терапиясе узасы көнне авырып китеп, урынга егылды. Баш авыртуыннан зарланды. Казанда башына томография ясаттык. Анда да яман шеш таптылар. Бу хәбәр аны бөтенләй аяктан екты. Әни тиз бетеренде. Озак тормады, үлеп тә китте”, – дип искә ала 28 яшьлек Айгөл.
Кызның әтисе моннан 15 ел элек чыгып югалган. Шуннан соң әнисе кызын үзе генә аякка бастырган. Ялгыз үскән Айгөлнең үз сабые да әнисе язмышын кабатлый. Ул да әтиле килеш ялгыз үсә. Авырлы икәнен белүгә, Айгөлне ташлап чыгып китә. Әнисе үлеп киткәч, икенче ире Айгөлне өеннән куып чыгара. Шулай итеп яшь хатын кечкенә улы белән урамда кала. Ярый әле юлларында мәрхәмәтле кешеләр очрый. Казанга килгәч, башта аларны авыр хәлдә калган кешеләр яши торган махсус фатирга кертәләр.
Кайгы-хәсрәтләр моның белән генә бетми әле. “Күкрәкләрем авырткач, табибка күренергә барган идем. Тикшерү нәтиҗәсе сөендермәде – миндә дә яман шеш таптылар. Ул хәбәрне ишеткәч, бөтенләй югалып калдым. Аяк астымда җир убылдымыни?! Иң элек балам турында уйладым. Шуңа да ничек тә яшәргә кирәк дип үземдә көч таптым. Шөкер, химия курслары узып, күкрәкләремә операция ясатып, яши башладым. Балама бакчада урын бирделәр. Әниемнең туганнары ярдәм итеп тора башлады. Сөенеп кенә яшәгән чагым иде. Тик мин узасы сынаулар бетмәгән икән әле. Күптән түгел чирем яңадан баш калкытты. Үпкәләремә һәм башыма метастазлар киткән. Тагын хастаханә юлын таптый, яңадан дәвалана башладым, – дип сөйли Айгөл. – Бик тә яшисем килә. Шуңа да начар нәрсәләр турында уйламаска тырышам. Бу авыруны җиңеп, улымны үстерәсем килә. Әлегә дус кызым үз янына яшәргә чакырды. Бергәләшеп, ярдәмләшеп яшибез. Ярдәм кулы сузучылар шактый. Игелекле кешеләр тормышка башкача карарга өйрәтте. Авыруым аркасында эшли алмыйм. Ярдәм сорар кешем юк. Мөмкинлегем булса, арзанрак суммага фатир яллап торыр идем”.
Япь-яшь килеш зур сынаулар аша узып та, бирешмәгән Айгөлгә сокланырлык. “Хәлең ничек? Берәр ярдәм кирәкмиме?” – дигәнгә дә кыенсынып кына җавап бирә ул. “Кешедән нәрсәдер сорарга уңайсызланам. Тормышта төрле вакытлар булды. Авыр чаклар артта калды шикелле. Хәзер бер генә теләгем бар – ничек тә бу сынауны җиңеп чыгарга, авыруны онытып, баламның һәр адымына сөенеп яшисем килә”, – ди ул.
Ярдәм кулы сузарга теләүчеләр өчен Айгөлнең телефон номеры: 89867141521.