|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
12.05.2017 Мәдәният
“Манзара” музыкаль премиясе лауреатларына 60 000 күләмендә акчалата бүләк бирелә (ВИДЕО)GONGTV спорт һәм музыка каналы һәм PIXELFILMS PRODUCTION кинокомпаниясе тарафыннан оештырылучы “Манзара” музыкаль премиясе 2016 нчы елда татар эстрадасының иң оста башкаручыларын бер сәхнәдә җыеп масштаблы һәм сыйфатлы тамаша күрсәтте. Проектның асылы – танылган җырчылар үрнәгендә яшь, әле генә эстрадага аяк басып килүче иҗат әһелләренә юл күрсәтү, аларны тамашачыларга таныту. Проектның авторы һәм җитәкчесе – GONGTV каналының һәм PIXELFILMS PRODUCTION кинокомпаниясенең генераль директоры Айдар Шәймәрданов. Лауреатларга премиянең символы – бөркет сыны һәм 10 000 сертификат тапшырылды, ә мәртәбәле премиягә лаек булучылар арасында Татарстанның атказанган артисты Филүс Каһиров, Ришат Төхвәтуллин, Алинә Сафиуллина, Нурзадә, Эльвира Хамматова, Чулпан Йосыпова, Римма Никитина, Фәрид Низамиев һәм тагын бик күп сәләтле җырчылар бар. Шулай ук барлык җырчылар арасында 50 000 күләмендә өстәмә сертификат та уйнатылды. Бүгенге көндә дәрәҗәле “Манзара” музыкаль премиясе лауреатлары Татарстанның һәм Рәсәйнең бик күп төбәкләрендә үз концертларын куя. 2017 нче елда “Манзара” музыкаль премиясе лауреатларын бүләкләү тантанасы тагын да киң колач җәеп көз көне уздырылачак.
Гөлшат МИНГАЗИЗОВА |
Иң күп укылган
|