поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
09.05.2017 Җәмгыять

Сугышта хәбәрсез югалганнар турында мәгълүматны нинди сайтлардан табып була (ИСЕМЛЕК)

Бөек Җиңүнең быел 72нче язын каршылыйбыз. Бу – уртача алганда бер кеше гомере дигән сүз. Сугыш беткәч туган бала инде сигезенче дистәсен ваклый. Яу кырыннан исән-имин кайткан ветераннар сафы да сирәгәйгәннән-сирәгәя бара. 72 ел вакыт узса да, әле һаман ирен яки әтисен көтеп яшәүчеләр бар.

Юк, инде алар исәнлегенә өметләнми дә. Һичьюгы газизләренең кайда, кайчан һәлак булуын, кайда җирләнүен белергә тели.

Соңгы елларда район үзәкләрендә генә түгел, авылларда да Мемориллар, һәйкәлләр калкып чыкты. Анда илгә Җиңү алып килгән батырларның исемнәре язылган. Тик яу кырында башын салган меңләгән гомер турында бүгенгә кадәр билгесез. Алар хәбәрсез югалганнар дип йөртелә.

Фронтта һәлак булучыларның гаиләләренә айлык пособие түләнгән,  ташламалар каралган. Ә хәбәрсез югалучыларның гаиләсе болардан мәхрүм. Сугыш ахырына андыйларның саны 5 миллионнан 9 миллионга кадәр җиткән. Дөрес булса, һәлак булган батырның туган ягына әйләнеп кайткан шәхси әйберләре махсус юк ителгән дип тә сөйлиләр. Пособие түләмәс өчен...

Инде бу еллардан бирле шактый сулар аккан. Бәлки, Intertat.ru укучылары арасында әтисе яки бабасы турында төгәл мәгълүмат алырга теләүчеләр бардыр.

Сугыш кайтавазы, батырларның үткән юлы, кайда һәлак булуы яки җирләнүе турында төрле сайтлардан карап белергә мөмкин.

Эзләү сайтлары


www.podvignaroda.ru – “Подвиги народа” – электрон документлар банкы. Анда сугыш чорында бүләкләнгән солдатлар һәм аларның күкрәк билгеләре турында мәгълүмат тупланган.

www.obd-memorial.ru – “Мемориал” -  әлеге сайтта сугыш еллары һәм аннан соңгы чорда һәлак булган яки хәбәрсез югалган ил сакчылары турында мәгълүмат бар.

www.pamyat-naroda.ru  “Память народа” - Геройның җирләнү урынын табарга ярдәм итә, хезмәт юлы турында сөйли.

www.rkka.ru “Рабоче-Крестьянская Красная Армия” сайтында 1921-1931 елларда “Кызыл Байрак” ордены белән бүләкләнүчеләр турында мәгълүмат табарга була.

www.moypolk.ru “Мой полк” сайты аша солдатлар тормышы турында гына түгел, тыл хезмәтчәннәре турында да белергә мөмкин. 

 www.dokst.ru сайтында немец пленында гомере өзелүчеләр турында мәгълүматлар тупланган.

 www.polk.ru “Забытый полк” сайтында XX гасыр сугышларында хәбәрсез югалган совет һәм Россия солдатлары турында мәгълүмат җыелган.

www.pomnite-nas.ru  “Помните нас” - әлеге сайтта хәрби каберләр турында мәгълүматлар бар. Шунда ук аларның фотоларын карарга, бәяләмәләрен укырга да мөмкин.

www.rf-poisk.ru - Россия Эзләү хәрәкәтенең рәсми сайты.

Хәрбиләр язмышы белән soldat.ru һәм  rkka.ru сайтларыннан танышырга мөмкин.

Тарих


Сугыш вакытындагы иске газеталарны oldgazette.ru сайтыннан укырга була. Ә сугышчан операцияләр турындагы тәфсилле истәлекләр белән  www.rkka.ru сайтыннан таныша аласыз. Монда шулай ук хәрби карталар, сугыш планы, сугышның этаплары да күрсәтелгән.

Шулай ук солдатлар турында мәгълүматлар башка хәрби архивларда да тупланган. Болар Федераль  архив агентлыгы (www.archives.ru), Россия архивы (www.rusarchives.ru), Эчке эшләр министрлыгы архивы (archive.mil.ru), Россия дәүләт хәрби архивы  (rgvarchive.ru), Россия дәүләт иҗтимагый-сәяси архив  (rgaspi.org).

Федераль һәм регионара архивларны әлеге сайт аша табарга мөмкин:  victory.rusarchives.ru

Казанда да бар, бушка!

Башкаланың Җиңү паркында урнашкан электрон “Хәтер Китабы” аша да күп мәгълүмат алырга мөмкин.

–    Җиңү паркында “Хәтер Китабы” мемориаль комплексы 2016 елның 30 июнендә ачылды, – ди “Хәтер Китабы” мемориалы башлыгы Анастасия Былинкина. – Әлеге мемориаль Бөек Ватан сугышы елларында батырларча һәлак булган татарстанлыларның хәтерен мәңгеләштерү максатыннан төзелде. Булган мәгълүматны саклау белән бергә, бүгенге көнгә кадәр хәбәрсез югалганнарны эзләү дә безнең бурыч. Татарстанда андыйларның саны 180 меңгә җитә.

Икенче бөтендөнья һәм Бөек Ватан сугышына Татарстаннан 700 мең кеше китә. Шуларның 390 меңе туган якларына кире әйләнеп кайтмый. Аларның якыннарының күбесе әле дә булса “похоронка” кәгазе көтә. Әтиләрен, бабаларын эзләп килүчеләр бар. Аларга без иң элек солдат турында кыскача мәгълүмат бирерлек анкета тутыртабыз. Безгә мөрәҗәгать итүчеләрнең күбесе “похоронка” алуга ирешә. Анда геройның кайчан, кайда һәлак булуы язылган була. Шулай ук бүләкләнү документлары табылган очраклар да бар. Аларның күчермәсен дә якыннарына бирәбез. Анда сугышчының төп каһарманлыклары языла.

“Хәтер китабы”н да яңартып торабыз. Әйтик, 2016 ел ахырында исемлектән 5 мең фамилияне алдык. Болар – сугыш тәмамлангач кына вафат булучылар. Кайвакытта бер үк исемле, бер үк фамилияле геройлар була. Аларның сугышчан юлын теркәгәндә, бутлачыклар да китә. Якыннары, туганнары ярдәме белән аларны да дөресләп язабыз.

Мемориал дүшәмбедән кала һәр көнне иртәнге 10нан кичке 6га кадәр эшли. Биредә мәгълүматлар базасы тупланган 4 монитор урнашкан. Анда Татарстаннан 400 мең сугышчы фамилиясе кергән. Көн саен керергә мөмкин булган мәгълүматлар базасы белән эшлибез. Сентябрьдән алып бүгенге көнгә кадәр тагын 7 мең фамилия табылды.

Мемориалга керү ирекле. Мәгълүматны һәркем үзе эзли. Моның өчен таблога сугышчының исем-фамилиясен язарга гына кирәк. Әгәр бу кеше хакында мәгълүмат бар икән, без извещение бирәбез. Әгәр сугышчы базага кертелмәгән һәм ул хәбәрсез югалган икән, эзләү эшен дәвам итәбез.  Әлегә бу хезмәтләрнең барысы да бушка.
 

 


Чулпан ШАКИРОВА әзерләде
Интертат.ру
№ --- | 09.05.2017
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»