08.05.2017 Фаҗига
Бала килеш немец концлагереннән могҗиза белән котылган Ирина әби ЯЗМЫШЫ
Сугышта катнашкан ветераннар, фашист лагерьларында тоткынлыкта яшәгән солдатлар турында күп язмалар әзерләргә туры килде. Әмма фашист тоткынлыгында булган балалар белән беренче очрашуым. Бүген алар – 90 яшькә якынлашучы әбиләр. Шуларның берсе Питрәчтә яши. Ирина Галимова балалардан кан тапшырттырган куркыныч Дахау концлагеренда әсирлектә була.
Ирина Мельник (кыз фамилиясе) Украинаның Хмельницкий өлкәсендәге Давидковцы авылында туа. Фашистларның авылга ничек бәреп кергәннәрен бик яхшы хәтерли ул. Халыкны талап, азык-төлекне үзләренә җыя башлыйлар. Бу хәл көн дә кабатланып тора. “Безнең авыл зур, ул вакытта 800 хуҗалык бар иде. Ә немецлар бездән дә күбрәк. Теләсә кайсы йортка кереп, үзләренә кирәкле әйберне күтәреп алып чыгып китәләр. Тавыгы да, дуңгызы да калмады. Кайбер йортлардан хуҗаларын куып чыгарып, үзләре шунда яши башладылар. Авыл советы йортына үз әләмнәрен элделәр. Әле ярый кызларга тимәделәр”, – дип искә ала куркыныч вакыйгаларны Ирина Васильевна.
Авыл зур гына түгел, таза хәлле дә була. Гектарлаган алма-груша кебек җиләк-җимеш бакчаларын эшкәртү өчен Мельникларга да биш кызы һәм бер улы ярдәм итә. Өстәвенә урман терәлеп үк тора. Сугыш башлангач, авылның ир-егетләре партизаннарга кушылып урманга юл ала. Иринаның әтисе ул чакта авыл советы җитәкчесе була. Шуңа да бабайны шактый тинтерәтәләр. Азакта авылдагы балалар белән бергә аны да фашист лагерена озаталар. Тик карт кеше эшкә ярамас дип, бәхетенә, Василий Федоровичны кире кайтарып җибәрәләр.
Авыл әнә шулай 1943 елга кадәр оккупациядә яши. Бу вакытта авылда эшкә яраклы балаларның барысын да җыеп алып китәләр. Ирина да бертуган апасы Прасковья белән 1943 елның 21 мартыннан 1945 елның 3 маена кадәр фашист концлагерьларында көн күрә. “Ике немец полицайлар белән кереп, йорт саен балаларны сайлап алып чыктылар. Безнең әтине дә алдылар. Поездда бик озак бардык. Апам белән лагерьга кадәр аерылышмадык. Өйдән алып киткән әйберне ашап, булган киемне өскә ябып йокладык. Немецлар безне этләр белән саклады”, – дип сөйли Ирина Васильевна, ул көннәрне искә алып.
Өзек-өзек сөйләсә дә, барысы да хәтерендә аның. Башта балаларны иң куркыныч лагерьлардан саналган Освенцимда юкка чыгармакчы булалар. Шул тирәдә туктап торган эшелон Германиягә кадәр үк барып җитәргә дигән приказ ала. Тоткыннарны Дахау лагерена алып китәләр. Әсирләр өстендә медицина тәҗрибәсе уздырылган урын буларак тарихка кереп калган концлагерь бу. Ирина һәм аның белән килгән тоткыннардан кан алалар биредә. Ә организм кабат үз хәленә кайтсын өчен аларны немец йортларына таратып эшләтәләр, ашаталар. Кан бирәсе көнне кабат җыялар.
Кыз балалар Дахауның чәнечкеле тимерчыбыклы баракларын немец йортларына урнашкач онытып та торалар. “Минем хуҗа хатын әйбәт иде. Эшлибез, ашаталар. Уллары сугышта һәлак булган. Әмма моның өчен миңа карата нәфрәтле булмадылар. Без әле чиркәүгә дә бергә йөри идек. Аларның утырып дога кылганнары хәтердә калган. Мин аларның 26 яшьлек кызлары белән бергә эшләдем. Хуҗалыклары бик зур, эшләре бик күп. 7 сыерлары гына бар иде, шул сыерлар өчен терлек азыгы әзерләдек, сарайларын чистарттык. Хуҗалар мине үз өстәленә утыртып ашатты, өйләрендә йоклатты. Лагерьга кан бирер өчен генә йөри идек. Ә апам поляк гаиләсенә туры килде. Аны анда гел кыйнап торганнар, җәберләгәннәр дә”.
Американнар килеп азат иткәнче, лагерьда яшәүче балаларның язмышы төрлечә хәл ителә. Күбесе авырудан, хәлсезлектән кырыла. Исән калганнары кире үз өйләренә кайтарыла. Шөкер, Ирина да, апасы Прас-ковья да исән кала. Украинага кайтканда авыллары таланган, өйләре яндырылган була инде. Гаиләләре исә землянкада көн күрә.
...1994 елга кадәр фашист тоткынлыгындагы хәлләр турында искә алучы да булмый өйләрендә. Ә көннәрдән беркөнне Украинада яшәүче Прасковья апасыннан хәбәр килеп төшә. “Тоткынлыкта булучыларга акча бирелә, хәрби комиссариатка барып карагыз әле”, – дигән хәбәр алгач, алар Хмельницкий өлкәсенә архив справкасы алыр өчен хат язалар. Аннан Ирина Мельникның фашист концлагеренда булганын раслаган язу килә. 1994 елның 20 октябре була бу. Ирина Галимова ул вакытта Түбән Кама шәһәрендә яши. 1959 елда Азнакай егете Марс белән тормыш корып, алар Татарстанга күченеп кайта. Ире Марс белән алар 30 ел бергә гомер кичерә, дүрт кыз һәм бер ул тәрбиялиләр. Бүген Ирина Васильевна кызы Елена гаиләсендә – Питрәчтә гомер итә.
Дахауда үткән көннәрне, сугыш чорын сораша башласаң, бертуктамый сөйли ала. Йөрәккә тигәнне үлгәнче онытып булмый шул.