|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
05.05.2017 Хәйрия
“Еламаган минутым юк. Нишләргә белмим. Тормышыбыз җимерелде..."Казанда яшәүче Эльза Апакова бердәнбер кызының сәламәтлеге өчен борчылып яши. “Еламаган минутым юк. Нишләргә дә белмим. Кинәт килеп чыккан бу авыру бар тормышыбызны җимерде”, – ди ул. 2015 елда Эльза кызы Каринаның аягында тары ярмасы кадәрле генә шеш күреп ала. Баштарак аңа бик игътибар итмиләр. Әмма нәкъ бер елдан ул шешнең үсә башлавы аларны куркуга сала. “Тизрәк хастаханәгә йөгердек. Табиблар карый торгач, моны алдырырга кирәк, дигән нәтиҗәгә килделәр. Без дә тизрәк шул шештән котылырга булдык. Әмма алдыргач та, ул тиз генә төзәлмәде. Урыны бозылды, ялкынсынды. Бары тик шул чакта гына онкологка барырга булдык. Алар исә бер дә сөендермәде. Бу шешнең яман икәнен әйттеләр”, – дип сөйли Эльза ханым. Карина еш кына Мәскәү актрисасы Ирина Горбачева уйнаган театрларга йөри торган була. Аның белән очрашканы да була. Авырып киткәч тә, нәкъ шул актриса ярдәм күрсәтә аларга. Чит илдә дәваланыр өчен зур суммада акча бирә. Карина чит ил клиникасында 30 тапкыр нурланыш терапиясе ала. Инде бар да артта кала дигәндә генә, кызның аяклары шешеп, пешеп чыга.
--- |
Иң күп укылган
|