|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
05.05.2017 Хәвеф-хәтәр
Татарстанда еланнар котыраЯр Чаллы һәм Круглое Поле бакча ширкәтләрендә, Тукай һәм Зәй районнарында еланнар активлаша башлаган. Бу хакта елан чагу буенча профилактикага багышланган пресс-конференциядә 2 нче шәһәр хастаханәсенең терапия бүлеге мөдире Ләйсән Ханова әйтеп узды. – Елан чаккан очракларда жгут салу киңәш ителми. Юкса, тукымаларда некроз башланырга мөмкин. Иң кулай эш: яраны бәйләп, сырхауханәләргә мөрәҗәгать итүгә йөрүчеләр – 2 нче шәһәр хастаханәләренә, так санлыга беркетелгәннәр – 5 нче шәһәр хастаханәләренә карый. Тукай районында яшәүчеләр көндезләрен Тукай Үзәк район хастаханәсенә, ә кичке сәгатьләрдә 2 нче яки 5 нче хастаханәгә мөрәҗәгать итә алалар. Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенең травпунктына барырга кирәкми. Анда елан чагудан дәвалау буенча хезмәт күрсәтелми, – дип сөйләде белгеч.
--- |
Иң күп укылган
|