|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
08.12.2009 Мәдәният
БҮГЕНГЕ ЗАМАН УКУЧЫСЫ БИК ТАЛӘПЧӘНЯшь шагыйрь Рифат Сәлахның бу арада бик сөенечле көннәре. Аның яңа гына икенче китабы басылып чыкты. Бу китап “Яшел ай” дип атала. Иртәгә, ягъни 9 декабрьдә, кичке сәгать 18.00да Камал театрының Кече залында “Яшел ай”ны тәкъдим итү кичәсе булачак. – Рифат, синең беренче китабың “Күңел бөртекләре” дип атала иде. Анысы белән чагыштырганда, “Яшел ай” эчтәлеге буенча гадирәк кебек...
– Чыннан да, “Яшел ай”да гади генә шигырьләр күп. Моның сәбәбе башкалары булмау түгел. Укучыларның гадәти, тормышчан шигырьләргә дә ихтыяҗы бар. Бу, әлбәттә, укучыны зәвыксыз дип әйтергә теләвем түгел. Бүгенге заман укчысы бик таләпчән.
– “Яшеллеккә күмелгән” бу китабың турында сөйлә әле... Син хәтта тышлыкта да яшел күлмәктән.
– Китап 3 бүлектән тора. Беренчесе – “Яшел ай нурында” дип атала. Икенчесе Яшел Агыйдел”, өченчесе – “Яшел Идел”. Һәр бүлек нәсер белән башланып китә. Китапның бизәлеш мөхәррире һәм рәссамы Ринат Хәсәншин. Миңа аның карашы ошады, миңа калса китап заманча килеп чыккан. Ә күлмәкне махсус шулай киеп төштем. Сер итеп кенә әйтәм, бу туганнан туган энемнең күлмәге. Үзе юкта сораусыз гына алып торган идем. (көлә)
– Ни өчен тәкъдим итү кичәсе оештырырга кирәк дигән фикергә килдең? Ул кичәдә кемнәр булачак?
– Һәр нәрсәдән шоу ясарга кирәк дип саныйм. Юкса, аңа кирәк кадәр игътибар җитеп бетмәү дә бар. Кичәдә “Шәрык” клубы яшьләре, “Әллүки” иҗат берләшмәсе, иҗатташ дусларым, җырчы Илназ Гарипов, "Рәхәт-лукум" төркеме, Нурзадә, кызларның хыялы Илназ Сафиуллин булыр дип уйлыйм.
– Белүемчә, син хәзер “Идел” журналында эшлисең. Анда күптән түгел генә шактый шау-шу булып алган иде бугай...
– «Идел»дә татар бүлеге мөхәррире булып эшлим. Шау-шу булгандыр бәлки. Мин шау-шу беткәч кенә килдем, шуңа ул нәрсәдә катнашмадым hәм катнаша да алмыйм. Дуслар яхшы кабул иттеләр. Дошманнар бардыр, ләкин мин аларны дошман дип санамыйм. Йөзгә бәреп начар суз әйтуче булмады диярлек. Остазларым исә, “Идел”гә киүемне уңай кабул иттеләр, гәрчә юрист булып җитмәвемә борчылсалар да. Юрист та булырмын, иншалла. Әлегә “Идел”дә сәяси-хокукый фикерләрдән торган яңа рубрика ачып җибәрергә ниятлим. Журнал аша укучыларның, көнкурештә килеп чыккан проблемаларына да җавап бирергә тырышырбыз.
– Китабыңны ни өчен нәкъ менә шулай атадың? Башка вариантларың да булгандыр бит?
– Беренчедән, яшел ай ул милләтебез символикасы. Икенчедән, тематикага да туры килә дип уйладым. Беренче вариантында мин китапны “Гыйбәдәт” дип атарга теләгән идем. Тик дәү әнием әлеге исемгә эчтәлек туры килергә тиеш дип, кире күндерде.
Лилия КАДЫЙРОВА |
Иң күп укылган
|