поиск новостей
  • 16.04 Ашина. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Хыялый. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Труффальдино — слуга двух господ» Кариев театры,18:30
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 16 Апрель
  • Илтөзәр Мөхәмәтгалиев - актер
  • Зәйнәп Камалова (1899-1977) - актриса
  • Юрий Балашов - журналист
  • Гөлшат Имамиева - җырчы
  • Рафил Әхмәтханов - көрәшче
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
05.05.2017 Милләт

Рбишчада мөнәҗәтләр укыдылар

Милли район буенча оештырылган отчет концертлар һәр авылның үзенчәлеген чагылдырып үтте. Мәсәлән, башка авыллардан аермалы буларак, Зур Рбишча мәдәният йорты дирекциясе Мигъраҗ кичәсе уңаеннан авылның баш мәчете белән берлектә шундый чараны гадәти җыр һәм биюләр белән түгел, ә мөнәҗәтләр уку конкурсы буларак оештырды.

Зур һәм Кече Рбишча авылларының намазга баскан ак яулыклы әбиләре, мәдрәсә шәкертләре һәм мәктәп укучылары өч категориягә бүленеп, бу өлкәдә белемнәрен һәм сәләтләрен күрсәттеләр.

Гомере буе Зур Рбишча урта мәктәбендә белем биргән, ә бүген шушы чараны алып баручы Хава апа Абдуллина барча катнашу¬чыларны һәм кунакларны - район мәдәният бүлеге вәкилләре Фәрит Абдрахманов белән Гөлнара Га-ниеваны, Зур Рбишча авылы башлыгы Наил Хөсәиновны, бе¬ренче мәчет имамы Мөнир хәзрәт Баһаутдиновны, мөәзине Мансур Шәрәфетдиновны, авылның та¬нылган шагыйрәсе Нуриям апа За¬кированы һәм мәдәният йорты ди-ректоры Таһир Нуреевны сәламләп, микрофонны Мөнир хәзрәткә тап¬шырды. дин әһеле халыкны изге кичә белән тәбрикләп, конкурска хәер-фатихасын бирде.

Беренчеләрдән Кече һәм Зур Рбишчаның ак әбиләре дания апа Сабирова белән Назыймә апа дау¬това моңлы көйгә салып, бер-бер артлы үзләренең мөнәҗәтләрен суздылар. Аннары мәдрәсә шәкертләре Рамилә Зиннәтуллина, Наҗия Измайлова, Әнисә Хайрет¬динова, Нурсәнә Нуреева, Энҗе Сибгатуллина һәм Камилә Аб¬дулкадирова кунаклар алдына чыктылар. Алар мөнәҗәтләр уку-га керешер алдыннан, үзләренә дини белем алуда терәк булган Мөнир хәзрәт Баһаутдинов, Ман¬сур Шәрәфетдинов һәм остазлары Дамир хәзрәт Каюмов исемнәренә рәхмәт юлладылар. Соңгы төркемдә Зур Рбишча урта мәктәбе укучылары Хайретдинова “Әссәламәгаләйкум” шигыре белән куандырды, мөнәҗәтләр уку буен¬ча өлкә конкурсында диплом яулап кайткан Карина Закирова башта мөнәҗәт әйтте, аннары “Аллаһыга шөкер кылам” шигырен сөйләде. Бертуган Илнара һәм диляра Рах¬матуллиналар “Бер Аллам, Сиңа ышанам” җырын җырладылар һәм чиратлашып Коръәннән сүрәләр ятладылар.

Ахырда район вәкиле Фәрит Аб¬драхманов авылларда үткәрелгән отчет концертларының әһәмиятен аңлатты, Хава апа тормыш турын¬да шигырь сөйләде. Мөнәҗәтләр уку конкурсына нәтиҗә ясап, оеш¬тыручылар һәр чыгышка югары бәя бирделәр һәм барча актив катна¬шучыларны кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләделәр.


Ришат РАМАЗАНОВ
Туган як
№ --- | 05.05.2017
Туган як печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»