|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
05.05.2017 Җәмгыять
Симез милиционерларны эштән куганнарТаҗикстан милициясендә артык килограммнарга каршы авыр көрәш кампаниясе бара. Авыр, чөнки килограммнар бирешми. Ябыга алмаган 10 симез хезмәткәр эшеннән куылган. Калганнар һаман ябыга... Таҗикстанның Эчке эшләр министрылыгы матбугат хезмәте билгеләп үтүенчә, инде бер елдан артык хокук саклау органнарында хезмәт итүчеләр атнасына 3 тапкыр 5 км дистанция йөгереп, башка төрле бик күп физик күнегүләр ясый. Бу халыкара авырлык һәм буй стандартларына туры килү өчен махсус эшләнә. Ел башыннан бирле ябыга алмаган 10 кешегә эш урыны белән саубуллашырга туры килгән. Калганнары һаман ябыга, дип яза news.tj
--- |
Иң күп укылган
|