поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
05.05.2017 Матбугат

“Туган як” газетасын оештыручы Рифат Ибраһимов вафат

Чирек гасырдан артык милләттәш-якташларыбызның рухи дөньясында сөенечле горурлык булып торган “Туган як” газетасын оештыручы һәм күренекле Нижгар татарларының күләмле Биографик сүзлеге авторы буларак өлкә татар җәмәгатьчелеге тарихында тирән эз калдырган олуг шәхесебезне – Рифат Фатех улы Ибраһимовны югалттык.

Ул 82 яшенә 6 көн генә җитми безнең арадан китеп барды һәм 30 апрельдә туган авылы Шөбиле зиярәтләрендә җиргә куелды.

“Кешенең үлгәннән соң да 40 көнлек эше кала”, - дигән әйтем йөри безнең халыкта. Аны, әлбәттә, ике төрле аңларга була: бу күзәтүнең нигезендә мәрхүмнең кичәләрен оештыру яки аның эшләп бетмәгән хезмәте турында сүз барырга мөмкин. Безнең очракка икенчесе тәңгәл килә, чөнки Рифат Фатех улының эшләп бетмәгән ике эзлекле-иҗади хезмәте төгәлләнмичә калды – Нижгар татарларының Биографик сүзлегенең II нче томы һәм Нижгар татарларының диалектик сүзлеге. Әлбәттә, хәзер безнең алдагы бурыч – мәрхүм Рифат Фатеховичның рухын шатландырып, аның якты истәлегенә багышлап шушы китапларны чыгару.

Милләтпәрвәр шәхесебез 1935 елның 5 маенда Сергач районының Шөбиле авылындагы укытучылар гаиләсендә туа. 1954 елда Сергач педагогия училищесын, ә 1960 елда Казан педагогия институтын “с отличием” тәмамлый. Югары белемле укытучыны шул ук елда Пильна районы Сафаҗай мәктәбенә директор итеп билгелиләр. 9 ел эшләгәннән соң, аны Кызыл Октябрь район партия комитетының идеология бүлеген җитәкләргә чакыралар. 1982-1986 елларда Сергач шикәр заводының партия оешмасы секретаре булып эшли. Аннары Рифат Фатехович Сергач сәүдә предприятиеләре директоры вазифасын башкара һәм 1990 елда, нәкъ туган көнендә, җиң сызганып “Туган як” газетасын оештыру эшенә керешә. Ярты ел эчендә ул коллектив туплады, Сергач типографиясендә татар газетасын чыгару эшен җайлады, редакцияне кирәкле җиһазлар, ав¬томобиль һәм бина белән тәэмин итте. Аның җитәкчелегендә “Туган як” редакциясе төбәктә беренче булып үзенең компьютерлы нәшер итү комплексын булдырды, Кави Нәҗми, Һади Такташ премияләрен гамәлгә куйды.

Рифат Фатехович хезмәт юлының соңгы баскычында Нижгар мишәрләрен татар басмалы итте һәм шуның белән үзенең исемен алтын хәрефләрдән төбәк тарихына язып куйды. Аның халкыбыз файдасына куйган хезмәтен, якты истәлеген без күңелләребездә саклаячакбыз.

Ул чын иптәш, ышанычлы дус, баш хәрефтән Укытучы иде. Авыр туфрагы җиңел, караңгы кабере якты, мәңгелек йорты оҗмахта булсын!

Гомерлек пар канаты Клара Газизовнаның, бала-оныкларының тирән кайгыларын ихластан уртаклашабыз һәм хәлебездән килгән кадәр ярдәмебезне ышандырып калабыз. Хуш, Рифат Фатехович! Без сине онытмабыз.

Н.Субботин, О.Радаев, Р.Идрисов, Р.Айсин, И.Мөхәммәдияров, А.Аляутдинов, Ф.Арифуллин, М.Шәймәрдәнов, Р.Абдуллин, О.Әндәрҗанов, Н.Хәсәнов, Р.Ильясов, Х.Сөләйманов, Г.Хәсәнов, Ш.Мостафин, М.Салахетдинов, Ч.Азизов, К.Фәткуллин, Ш.Нуриманов, Р.Мусин, В.Камалетдинов, М.Хакимов, Ф.Каюмов, Ә.Камалетдинов, Н.Хафизов, Р.Салихҗанов, З.Ахмадуллина, А.Орлов, М.Юнисов, Г.Закиров, Т.Фәхретдинов, Т.Паламарчук, Н.Закирова, З.Сөләйманова, С.Адиатуллина, Н.Фатехова, Н.Зиганшина, Р.Җәфәрова һ.б.

 


---
Туган як
№ --- | 05.05.2017
Туган як печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»