поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
08.12.2009 Җәмгыять

МИН НИЧЕК "ЧЕРЕП БАЙЫЙ" ЯЗЫП КАЛДЫМ

Беркөн без яшәгән йортның подъезд ишегенә ябыштырылган белдерүгә юлыктым. "Требуется помощник руководителя, администратор. Работа в офисе. Возможно совмещение. Оплата 13-27 тыс. рублей", – дигәннәр.

"Безгә җитәкче ярдәмчесе кирәк"

 

Чылтыратып, белдерүдә әйтелгәнчә, Радик Маликович дигән кешене сорадым. Тавышына караганда 30 яшьләр тирәсендәге ир-ат булырга тиеш. Бик итәгатьле генә сөйләште. Югары белемле юрист икәнлегемне әйткәч: "Бигрәк тә яхшы", – дип хуплады. "Эш нидән гыйбарәт?" – дигән соравыма: "Офиста утырып эшли торган эш, гражданнар кабул итәчәксез, клиентлар белән килешүләр төзиячәксез. Теләгән вакытта килә, теләгән вакытта китә аласыз", – дип җавап бирде, Тукай урамындагы офисларына чакырды. Билгеләнгән сәгатьтә офисларына барып керсәм, монда миннән тыш тагын алтмышлап кеше җыелган. Теркәлү уздырганнан соң, безне берәм-берәм кабинетка чакырып кертә башладылар. Радик Маликович дигәннәре эшнең асылын аңлатып вакланмады, алдагы көндә телефоннан әйткән сүзләрне кабатлады. "Кичен сәгать тугызлардан соң чылтыратып белешегез, эшкә алынуыгыз-алынмавыгыз турында шунда әйтермен", – диде.

 

Кичен чылтыраткач, булачак җитәкчем минем кастинг аша узуым турында әйтеп куандырды. "Иртәгә паспортыгыз һәм 3х4 зурлыгындагы ике фотосурәтегезне алып килегез. Эшкә керешкәнче дүрт көн лекцияләр тыңларга кирәк булыр. Ярты ай эшләгәнегез өчен (ул вакытта айның уртасы җиткән иде) 15 мең сум хезмәт хакы алырсыз, икенче айда акчагыз күбрәк булыр", – диде. Икенче көнне паспорт, фотосурәтләремне алып, эшкә киттем. Фотомны ябыштырып пропуск эшләп бирделәр. Шул пропуск белән көн саен билгеләнгән сәгатькә лекция тыңларга йөрисе.

 

 "Балда, майда йөзәрсез"

 

 Беренче көнне "Икътисади план" дигән темага лекция тыңладык. Мин эшлисе җир "TIENS" (тәрҗемәсе – оча торган арыслан) дип аталган кытай компаниясе булып чыкты. Лекция укучы ир-ат сәгать ярым буе компаниянең малда-майда йөрүе, монда эшкә килүчеләрнең тиз арада череп баеп китәчәге турында тукыды. Барыбызга да карьера үсеше вәгъдә итте.

 

Лекциядән соң мине булачак җитәкчем эзләп тапты. Өйгә эш һәм берничә китап, фильм яздырылган диск бирде. Шул әйберләр өчен, кире тапшырганда кайтарып бирү шарты белән, 500 сум акча алып калды.

 

Икенче көнне тагын икътисад планын өйрәнүгә багышланган лекция тыңладык. Өченче көнне – карьера, дүртенче көнне көнкүреш товарлары темасын күтәрделәр. Имеш, башка җирдә үз эшеңне башлап җибәрү өчен бик күп акча кирәк. Ә монда, янәсе, офистан чыкмыйча да миллионер буласың. Санаулы гына вакыт эчендә баеп киткән бәндәләр, берәм-берәм чыгып, безнең каршыда нотык тотты. Аларны тын да алмыйча авызларын ачып тыңлап утыручыларга карыйм: әйтерсең лә, зомбилаштыру бара. Минем исә, җил куып йөрергә вакытым юк, тизрәк эшкә керешәсем килә. Ә конкрет эш турында бер кәлимә сүз әйтүче юк. Сүз гел шул яхталар, чит ил банкларында сакланучы акчалар, мал-мөлкәт тирәсендә әйләнә.

 

Сырны кем урлады?

 

Өйгә биреп җибәргән китапларның берсен дә ахырына кадәр укып бетерә алмадым. Барысының да эчтәлеге, әлеге дә баягы тагы шул бизнес башлап җибәрү, капитал туплау турында. “Кто украл мой сыр?” дигән 15-20 битле сары тышлы китапның эчтәлеген бер-ике биткә сыйдырырга булыр иде. Китапта җир астында яшәүче ике кечкенә кеше белән ике тычканның сыр саклана торган склад эзләүләре тасвирлана. Бу мескеннәр, тирләп-пешеп, җир асты лабиринтларында сыр склады эзләп йөриләр. Ниһаять, тычканнар да, кешеләр дә сыр складын табу бәхетенә ирешәләр. Кешеләр берничә ел берни эшләмичә шул сыр белән тукланып яши торгач, сыр аның беткәнен сизми дә калалар. Ә тычканнар исә, складларын гел тикшереп-карап торалар, сыр запасы кими башлауга, монысы беткәнче дип, икенче урынны эзләргә керешәләр. Ә кешеләр исә, сырның "төбенә төшкәч": “Сырны кем урлады?” – дип тавыш куптара. Бер тәгам ризыклары калмагач кына, шыңшый-шыңшый сыр эзләргә мәҗбүр була бу ике мәхлук. Берсенең түземлеге калмыйча, кулын селтәп кире кайтып китә. Икенчесе исә, йөри торгач, сыр склады таба. Ахырдан автор шундый нәтиҗә ясаган: янәсе, бернинди авырлык алдында да туктап калырга ярамый, максатка ирешүнең башка юлларын эзләргә кирәк. Әһә, минәйтәм, бу – "бүрене аяклары туендыра", дигән сүз түгелме соң?! Безне, мөгаен, биштәр асып товар сатырга әзерлиләрдер, дим. Шигемне җитәкчемә җиткердем. “Сез нәрсә, нишләп алай булсын!” – дип мине юатырга тотынды. Ләкин без фәкыйрегез мине – сакаллы сабыйны, төп башына утыртырга җыенганнарын аңлап алган идем инде.

 

Имәндә икән чикләвек

 

Чыннан да, минем ише ачык авызларны төп башына утыртуга корылган компания булып чыкты бу.

 

Соңгы лекциядә ипләп кенә нәрсәнең нәрсә икәнлеге ачыклана башлады. Мин торып басып сораулар яудырырга тотындым: “Ник алдан ук дөресен әйтмичә кешеләрне алдап йөртәсез? – дим. –“OrifLame”, “Mary kay” кебек пирамидага корылган сату компанияләре эшләү системаларын яшереп-нитеп тормыйлар бит. “Җитәкче ярдәмчесе кирәк” дигән белдерүләр белән дә алдап маташмыйлар, турыдан-туры дистрибютер кирәк, диләр". "Ык-мык" килделәр, ә җитәкче дигәнем исә, тегеләрнең гайбәтләрен сатарга тотынмасынмы. Тетмәләрен тетте! 

Мондагы эш принцибының асылы нидә дисезме? “Оча торган арыслан” компаниясенә әгъза булып кереп, электрон номер алу өчен (анысы интернет аша товарга заказ бирү, баллар җыелып бару өчен кирәк, имеш) моннан 3 мең сумлык товар сатып алырга кирәк. Аннан соң “тулы канлы” дистрибютер булу өчен әле тагын 12 мең сумлык товар сатып аласы. Болар – мәҗбүри гамәлләр. Ә товарларның ниндиләре генә юк! Витаминнар, БАДлар, җир йөзендәге теләсә нинди чирдән тиз арада дәвалау үзлегенә ия дарулар, медицина әсбапләре, һ.б., һ.б. Лекциягә җыелган халык каршында кан басымы күтәрелсә – төшерә, төшсә – күтәрә, йөрәк-кан тамырлары системасын, тагын әллә кайсы җирләрне дәвалый торган медицина җиһазы белән мактандылар. Ләкин, кайсы гына товарны алма, янына якын килерлек түгел – искитмәле кыйммәт. Мәсәлән, бу компания сата торган "Биокальций" 970 сум тора, ә үзебездә эшләнгән "Глюканат кальция" – 9 сум 60 тиен. "Кальций ГУБАО" дип аталган "Оча торган арыслан" БАДы– 1750 сум, ә үзебездә җитештерелгән шундый ук БАД 100 сум. Аерманы чамалагансыздыр. Шунысы кызык – аларның составлвры әз генә дә аерылмый.

 

 Интернеттан шушы компаниягә кагылышлы форумнарны укып чыктым. Авызы пешкән кешеләр “TIENS” кармагына эләкмәскә өндиләр, бер-берсенә эчләрен бушаталар. Төп башына утыручыларның географиясе киң. Кайда гына булмасын, шул ук система, шул ук сүзләр, шундый ук эчтәлекле белдерүләр...

 

Ярый, боларның кагыйдәсе буенча 12 мең сумлык товар алдың ди(шуның өчен сиңа 20 процент ташлама ясыйлар) . Аны бит әле сатасы да бар! Ул колак ишетмәгән, күз күрмәгән шикле товарны кем генә алыр икән? Биштәр асып товар тәкъдим итеп йөреп тә акча эшли алмаячаксың. 1 миллион сумлык товар алып сатып бетергән (монысы хыял гына, чөнки була торган хәл түгел) очракта да, кулыңа керемнең 20 проценты, ягъни 200 мең сум акча керәчәк. Бар товарыңны базарга чыгарып тезсәң дә, сатылып бетүе икеле. Минем аңлавымча, “TIENS” – бернинди дә чылбырлы маркетинг түгел, компания минем төсле яңа килгән кешеләр сатып алган (бер тапкыр гына сатып алу турында сүз бара!) товардан кергән акча хисабына яши. Монда эшли-нитә калсаң, теге сары тышлы китаптагы тычканнар җир астындагы лабиринт буйлап сыр эзләп йөргән төсле, алган товарыңны сата алмыйча тилмереп чабып йөрүеңне көт тә тор. Сатасың килмәсә, компания вәкилләре өйрәткәнчә, “астыңа” кешеләр җыясы. Беренчедән, аларның саны өчтән дә ким булмаска, икенчедән, аларның һәрберсе якынча 20 мең сумлык товар сатып алырга тиеш. Ул чакта алар алган товар акчасының 4 проценты синең кесәңә керә. Белдерүгә алданып килүчеләрнең саны 60-70ләп иде. Ә мондый лекцияләр исә, атна саен үткәрелә. Шул 60-70 кешенең 10 проценты гына (аена 30лап кеше дигән сүз) боларның салпы телләренә алданып 12шәр меңлек товар сатып алса да (әле компаниягә әгъза булып керү өчен түли торган 3 мең сумны исәпкә алмыйча!), компания кесәсенә 360 мең сум акча салып куя дигән сүз.

 

Компаниядә эшлисе килмәгән кешеләргә китаплар биргән вакытта җыеп алган 500 сум акчаларын кире тараттылар. Эшләргә теләк белдерүчеләр белән килешү төзеделәр. Мин ул көнне эшләргә теләгем булган кыяфәт чыгарып, акчамны алмый киттем. “Иртәгә киләм”, – дип вәгъдә бирдем. Икенче көнне, коридорда кизү торучы ир-атлар ишектән башым күренү белән: “Кая барасың, кем янына килдең?” – дип очып килеп җиттеләр. Үкчәгә басып диярлек арттан йөриләр. Мин алдагы көндә лекциядә утырган бүлмәгә башымны тыгып карадым. Анда яңа төркемне “эшкәртеп” маташалар иде. Чүт кенә минем “җитәкчем” булмый калган егетне чакырып чыгардылар. “Мин әлегә төгәл генә карарга килә алмадым, берничә көн уйлаганнан соң чылтыратып хәбәр итәрмен”, – дигән булып, 500 тәңкә акчамны алып чыгып киттем.

 

Хәзер алтын таулары вәгъдә иткән белдерүләр күземә чалынса, тизрәк ертып атам. Әз булса да кимрәк кеше алданыр дим.


Тәүфыйк ИСЛАМ
Татарстан яшьләре
№ 68 | 08.12.2009
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»