|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
03.05.2017 Шоу-бизнес
Дилә Нигъмәтуллинаны кызын калдырып киткән өчен сүгәләрКүптән түгел Дилә Нигъмәтуллина "Инстаграм"да: "Эш буенча, очрашуларга барасы булса, Сәфинәне өйдә берүзен бикләп калдырам", - дип язган иде. Җырчының аккаунтына язылучыларга бу ошамады, алар Диләне сүгәргә тотынды. - Элек бала караучыбыз бар иде, хәзер аның кирәген тапмыйм. Аннары, мин баланы көн буена калдырып китмим бит. Ул балалар бакчасына йөри. Ял көне, мәсәлән, тиз генә барып киләсе җир булса - барам. "Əни мин синең белән бармыйм инде, өйдә генә калыйм әле", - дип үзе әйтә. Əмма мондый очраклар бик сирәк була. Берүзе генә калганда, ул телефонда уйнап, мультфильм гына карап утырмый. Үзенчә өйне җыештырып куя, үз киемнәрен төреп шкафына куя. Ул белемгә омтылучан бала: аңа китаплар кызык, һәрвакыт нәрсәгә дә булса өйрәнәсе килә. Үзегез беләсез, хәзер бөтен эш телефонда. Озак вакыт интернетта утырсам, Сәфинә: "Əни, җитәр, телефоныңны алып куй һәм минем белән шөгыльлән", - ди.
Азалия ИСМӘГЫЙЛЕВА |
Иң күп укылган
|