поиск новостей
  • 16.04 Ашина. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Хыялый. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Труффальдино — слуга двух господ» Кариев театры,18:30
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 16 Апрель
  • Илтөзәр Мөхәмәтгалиев - актер
  • Зәйнәп Камалова (1899-1977) - актриса
  • Юрий Балашов - журналист
  • Гөлшат Имамиева - җырчы
  • Рафил Әхмәтханов - көрәшче
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
03.05.2017 Шоу-бизнес

Данил Плужников: "Мин Казанны яратам!" (ВИДЕО)

Былтыр «Голос. Дети 3» проектында «Два орла» дигән җырны башкарган малайны күпләрегез хәтерлидер. Сочи егете Данил Плужников шушы көннәрдә Казанга чыгыш ясарга килде. «Ялкын» журналы корреспондентына җырчы егет белән әңгәмә кору бәхете дә тәтеде.

    Укый: 8нче сыйныфта, бары тик «5»леләргә

    Яраткан дәресләре: рус теле һәм рус әдәбияты

    Яраткан җырлары: «Два орла», «Я свободен», «Мама» һәм башкалар

    Уйный: синтезаторда


    Җиңүләре: Россия Президенты, Николай Островский исемендәге, «Филантроп», Краснодар крае губернаторы, Сочи шәһәре мэры премияләре лауреаты, «Шәһәр исеме» дәрәҗәсе тапшырылган.

– Данил, синең «Голос. Дети 3» проектында жиңеп чыгуыңа да бер ел вакыт узып киткән. Шушы вакыт эчендә тормышың никадәр үзгәрде?

– Шушы проекттан соң минем тормышым бик күпкә үзгәрде. Концертларда чыгыш ясарга чакыра башладылар, минем дөньям кызыклырак була башлады. Беренче чиратта, проект миңа әйтеп бетермәслек тәҗрибә бирде. Ә мондый практиканы башка беркайда да табып булмый.



– «Голос. Дети 3» сине рухи яктан да үзгәрттеме?


– Әйе, миндә үз-үземә ышаныч көче артты.

– «Голос»ка гариза җибәрү кемнең идеясе иде?

– Минем идея иде. Аны һәркем күтәреп алды. Вокал белән профессиональ рәвештә шөгыльләнүемә дә ике генә ел иде, шуңа без бераз курыктык. Чөнки анда чын профессионаллар – «акулалар» бит! Миңа иң мөһиме тыңлауларны («слепые прослушивания») узу иде. Ә аннан соң барысы да үзеннән-үзе барды.

– Тыңлаулар вакытында сәхнәдә басып торганда, сиңа кем борылып карар, дип уйладың?

– Дөресен генә әйткәндә, сәхнәдә басып торганда, күңелне әллә нинди сәер хисләр биләде. Чөнки кемгә җырлаганымны аңлавы бик авыр иде: сиңа арты белән торган кәнәфиләргә җырларгамы, әллә тамашачыгамы, әллә үзеңәме? Мораль яктан кыен булды. Соңгы күплетта миңа кемнең борылачагына инде барыбер иде. Шунда мин бер нәрсәгә дә игътибар итмичә җырлавымны дәвам иттем. Бәлки шул мизгел мине коткаргандыр да.

– Син инде сольный концертлар да бирә башлагансың икән. Алар кайда уза? Бу мөмкинлек проектта җиңү аркасында бирелдеме?

– Гомумән алганда, проектта катнашу тормышымны вакыйгаларга баетты. Әлегә минем бер генә сольный концертым узды. Адлер шәһәрендә оештырылган әлеге тамаша барысы бик яхшы үтте. Тамашачының мине шулай җылы кабул итәр, дип көтмәгән идем дә. Концертым позитив рухта узды. «Голос. Дети 3» проектында өченче урынны алган Таисия Подгорная да минем концертыма ямь өстәп, биш жыр жырлады. Хәзер без программаны яхшырту буенча эшлибез. Эшләребезне тәмамлагач, киләсе концертлар турында да уйлап карарга мөмкин.

– Дима Билан проектта синең остазың иде. Син аның белән хәзер дә элемтәдә торасыңмы?

– Дима – искиткеч кеше. Миңа аның белән эшләү бик ошады. Ул миңа даими рәвештә үзенең киңәшләрен бирә. Алар җырлау, вокалга гына кайтып калмый. Тормыштагы тәҗрибәсе белән дә уртаклаша ул.



– Үзеңнең концертларыңны куясың, бүген бер шәһәрдә, иртәгә икенче шәһәрдә чыгыш ясыйсың. Тәүлектә бит 24 сәгать кенә барысына да ничек өлгерәсең?


– Әлбәттә, кайвакытта авыр була инде. Ләкин бу тырышлык бушка китми, чөнки аның нәтиҗәсе күренә.

– Телләрне яраткач, димәк, китап укырга да яратасың.


– Әйе, күп кенә предметларны ярату белем бирә торган укытучыңа да бәйле. Чыннан да, бу предмет буенча укытучым белән укырга да кызыклы, тормыш турында сөйләшергә дә кызыклы. Яраткан жанрларым – детектив һәм фантастика. Шерлок Холмсны бик яратып укыйм.

– Синең иң зур хыялың нинди?

– Артист булу.

– Син бит әле җырлап кына калмыйсың, музыка да язасың…

– Минем шәхси тупланмада ике музыкаль әсәр. Аның беренчесе – «Хыялланырга вакыт» дип аталса, икенчесе – «Уйланулар», дип. Җыр язасы килү теләгем бик көчле. Әлегә бик барып чыкмый. Чөнки миңа рифма белән авыррак.

– Синең өчен музыка нәрсә ул?

– Музыка, гомумән алганда, иҗат – ул минем киләчәгем һәм хәзерге тормышым. Профессиямне дә шушы юнәлеш белән бәйлисем килә. 9нчы сыйныфны тәмамлагач, Мәскәүдәге берәр уку йортына керергә телим.

– Моңа кадәр Казанда булганың бар идеме?

–Белгород, Ярославль, Екатеринбург, Уфада чыгыш ясаганым бар. Казанга икенче тапкыр килүем. Узган юлы килгәндә, шәһәр белән таныштым. Мин Казанны яратам. Ул чисталыгы, заманчалыгы белән бераз Сочига охшаган.

Алинә МИННЕВӘЛИЕВА, Ялкын
 


---
Матбугат.ру
№ --- | 03.05.2017
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»