|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
02.05.2017 Дин
Төнге намаздан кайтып килүче имамны ерткычларча кыйнап, машинасын яндырганнарПенза өлкәсе мөселманнары Россиянең югары мөфтие, Россия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте башлыгы Тәлгать Тәҗетдиннән үзләрен яклауны сорый. РИА Новости хәбәр иткәнчә, бу үтенеч белән алар апрель азагында Бестянка авылында имам Ислам Давыдовны билгесез затлар ерткычларча кыйнаганнан соң чыккан. "Төнге намаздан соң Кузнецк районының Бестянка авылындагы үз йортына кайтып җиткән Пенза өлкәсенең Үзәк диния нәзарәте имам-ахунына һөҗүм ясала. Өч җинаятьче, сәбәбен дә аңлатып тормастан, бита ярдәмендә имамны башына сугып ега. Аннан аяк һәм бита белән кыйный башлыйлар", — диелә Тәҗетдин исеменә язылган хатта. Бу мәгълүмат Үзәк диния нәзарәтенең сайтында басылган.
--- |
Иң күп укылган
|