поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
02.05.2017 Криминал

Татарстанда Интернет аша танышып кавышкан хатын егетенең әнисен балта белән чабып үтергән

Аксубай районының МЮД бистәсендә үтерелгән кеше – 76 яшьлек хатын-кызны үтереп, мәетен идән астына яшерүдә шикләнелгән 29 яшьлек хатын Чиләбедә тоткарланган мәете үзе яшәгән йортның идән астында табылган. Бу хакта "Авыл таңнары" газетасы яза.

"Бу турыда беренчеләрдән булып гомере өзелгән карчыкның кызы чаң суга – 18 март көнне ул әнисенең хәлен белергә килә, әмма капкада терәүгә юлыга, авылларда гадәттә, өйдә юклыкны искәртеп, агач таяк куеп калдыралар. Өй ишеге дә йозакка бикләнгән булып чыга, әмма сарайда һәм верандада ут яна. Куркуга төшкән хатын участок вәкиленә мөрәҗәгать итә. Әбине күршеләре соңгы тапкыр 15 март көнне күргәннәр, – дип аңлаткан иде март аенда полиция җитәкчесе урынбасары Владимир Семенов. – Өйне тикшергәндә, әби йоклаган карават тузылган була, бүлмәдә дә тәртипсезлек сизелә".
 
Көч кулланып үтерелгән хатын-кыз мәете үзе яшәгән бүлмәнең кулланылмый торган идән астында табыла. Өстәвенә идән астына төшә торган урын, беркайчан да ачылмаган сыман, келәм белән капланган була.
 
Оператив-тикшерү төркеме вакыйга урынында зыян күрүченең битендә якынча дүрт тапкыр кадалган-киселгән яралар булуын ачыклый. Тикшерү төркеменең якынча фаразларына караганда, яраларның канга охшаш куе кызыл төстәге таплар булган кухняда табылган балта белән ясалуы ихтимал.
 
Әлеге карчык 1967 елгы улы һәм аның 1988 елгы өйдәш хатыны белән бер йортта яшәгән була. Ир яшь хатын белән интернет аша таныша, 2016 елның ноябрендә хатын аның янына яшәргә килә, хәтта пропискага да керә. Лилия Нәбиева 1988 елның 4 гыйнварендә  Чита өлкәсендә туа, Ангарск шәһәрендә яшәгән була. Ир 9 март көнне, никахсыз хатынын әнисен карарга калдырып, акча эшләргә китә. Җинаятьнең төгәл кайсы көнне эшләнүе хакында әлегә мәгълүмат юк.
 
Мәет табылганнан соң, полиция хезмәткәрләре бу хатын-кызның җинаять кылуда катнашы булуына шикләнәләр. Һәм Лилия Нәбиеваны федераль эзләүгә бирәләр.
 
Әлеге хәлдән соң бер ай дәвамында “Раскольникова“ автостоп белән Чиләбегә барып җитә, тимер юл вокзалында “көньяк “ка билет алганда аны Чиләбенең полиция хезмәткәрләре тоткарлыйлар.
 
Пәнҗешәмбе көнне Лилия Набиева Россия полициянең Аксубай районы буенча бүлегенә китерелде – ул үз гаебен тулысынча таный һәм җинаять кылуына үкенә. Сорау алу барышында эшнең башка моментлары да ачыклана – хатын өлкән яшьтәге хатын-кызны үтереп кенә калмый, аның 70 мең сум акчасын да үзләштерә. Акчаларның бер өлешен “Раскольникова“ туздырган, калганы йолып алына. Җомга көнне Аксубай район суды тикшерү эшләре барган чорда шикләнүчене кулга алу турында карар чыгарды.


---
Интертат.ру
№ --- | 01.05.2017
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»