01.05.2017 Дин
Татарстанда хәләлне каян аласы? Бәясе ничек?
Хәләл ашамлыкка өстенлек бирүчеләр күбәя. Аның белән мөселманнар гына түгел, бүтән динне тотучылар да кызыксына. Кибеткә кергәч, иттән әзерләнгән сый алыр өчен азык төргәкләреннән “Хәләл” тамгасын эзлибез. Тамга бар икән, димәк, “Хәләл” комитеты тикшерүе узган. Шулай булгач, шикләнмичә ашарга мөмкин. Ә нинди була соң ул хәләл ризык?
Белгечләр менә болайрак аңлата: ул ит ризыгы икән, малны үстергәндә аның сыйфатлы, табигый азык ашавы мөһим. Бу кошчылык фабрикаларындагы тавыкларга да кагыла. Йомырканы хәләл дип тамгалау да шуннан килеп чыккан. Дөрес итеп, мөселманча чала белү – үзе бер хезмәт. Бисмилла әйтеп, бөтен шартын китереп кул белән чалынган малның итен саклау, пешерү, тәкъдим итүнең дә кагыйдәләре бар. Аны дуңгыз ите янәшәсендә һәм бер үк савытларда сакларга ярамый. Пешерергә әзерләнгәндә дә такта, пычак, савыт-саба аерым булырга тиеш.
Россия мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе президенты Айдар Шаһимәрданов сүзләренә караганда, Татарстан хастаханәләрендә авыруларга ашарга әзерләгәндә хәләл азык кына кулланыла һәм Казандагы барлык ясле-бакча, мәктәпләрдә дә балаларга тулысынча хәләл ризык кына ашаталар. Майдан, йомыркадан башлап, иткә, сосискага кадәр... “Бисмилла әйтеп, күтәренке кәеф белән пешергән аш кешегә яхшы энергия бирә һәм аның файдасы күбрәк, – ди Айдар Шаһимәрданов. – Шуңа күрә хәләл ризык әзерләүче җәмәгать туклану урыннарында биш вакыт намаз укучы, шәригать кануннарын белүче кешеләр күбрәк эшли”.
Бу хакта тиз туклану өчен татар хәләл ризыклары челтәрен оештыручыларның берсе – Солтан Сафин белән дә сөйләштек. Аның әлеге кәсепкә алынуына ел ярым тирәсе генә. Эшкә керешкәнче корган уй-ниятләрен вакыт узгач үзгәртергә туры килгән. “Баштарак, хезмәткәрләрнең барысы да мөселман булачак, татарча, русча, инглизчә сөйләшүчеләрне генә алачакбыз, дип уйладык. Тик андыйларны табу бер дә җиңел түгел икән. Дөрес, мөселман булмаган һәм бүтән милләт вәкилләре арасында да аш-суга һәвәс кешеләр аз түгел. Шулай да хәләл ризык әзерләргә теләсә кемне куеп булмый, сайлыйбыз”.
Бәяләргә тукталсак, хәләл ризык кыйбатрак йөри. Чөнки ул консервантсыз, синтетик кушылмасыз табигый чималдан гына әзерләнергә тиеш. Ә сату нокталарындагы бер җитештерүченең хәләл тавык ите белән икенчесенең бәясе нишләп аерыла? Монда ниндидер югары технологияләр, стандартлар турында сүз бармый, бәяне эшмәкәрләр куя. Шуңа күрә, кыйммәткәрәк алсам, отам дип уйлау – шулай ук ялгыш фикер. Җитештерүчеләр, сатучылар куйган бәяләрне чагыштырырга һәм сайларга өйрәнергә кирәк.
– Хәләл ит ризыклары әзерләүче кафе ачып җибәргәч, безгә кемнәр йөрүе белән кызыксындык, – ди Руслан Хәйретдинов. – Мөселманнар, студентлар, эшмәкәрләр... Хәмерсез, кальянсыз да кешене туклану оешмасына җәлеп итеп булуын аңладык. Дин кануннары буенча яшәүчеләр генә түгел, сәламәтлеген кайгыртучылар да хәләл ризык ашый.
Яңадан-яңа клиентлар өстәлеп торсын өчен, әлбәттә, ризыгың тәмле дә, сыйфатлы да булырга тиеш. Кеше чисталык-пөхтәлеккә дә игътибар итми калмый. Әгәр ашау йөрәккә ятышлы түгел икән, анда бүтән керәсе килмәячәк һәм бу хакта таныш-белешләргә дә сөйлисең. Руслан Хәйретдинов эшен хәләл кулинария ачудан башлаган. Халык ит ризыклары сорый башлагач, яңа җиһазлар сатып алганнар, эшне шул өлкәгә көйләгәннәр. Моның өчен кафены ит белән даими тәэмин итеп торырга кирәк. Малны үзләре үстермиләр, авыл-районнардагы фермерлардан, аерым хуҗалыклардан алып кайталар икән. Авылларда малны мөселманча чала белүчеләр элек тә бар иде, ул традиция дәвам итә. Татарстандагы эшкуарларга ул яктан җиңелрәк.
Краснодар өлкәсендә хәләл кафе тотучыларның андый мөмкинлеге булмагач, үзләре кечкенә ферма ачканнар. Ә бездә җитештерелгән хәләл ризыкларны Мәскәүгә, Самарага, Төмәнгә һәм Россиянең башка төбәкләренә җибәрәләр. Татарның милли ризыкларына, хәләл азыкка ихтыяҗ бик зур, диләр. Солтан Сафин аңлатуынча, “Хәләл” комитеты сертификатын алу өчен төрле дәрәҗәдәге сыйфат контролен үтәргә туры килә. Сыйфатлы иттән тыш, ризыкны әзерләү процессына нык әһәмият бирелә. Без бу мәсьәләгә киләчәктә яңадан әйләнеп кайтачакбыз әле.