|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
28.04.2017 Интернет
"Матбугат.ру"cыз яши алмыйм, бетерегез тизрәк вирусны!"Әнә шулай дип шалтыратты безгә бер укучыбыз. Дөресен генә әйткәндә, вируска зарланып шалтыратучылар, язучылар күп булды бу арада. Ничә көн инде "Матбугат.ру"ны вирус җәфалый. 9 ел эшләү дәверендә бу беренче шундый очрак. Вируслар булмады түгел, әмма алар "дәвалана" иде. Әмма бу юлы хәлләр җитдирәк. Шулай да бу вирус сезнең компьютерга зыян китермәс, борчылмагыз. Шунысы гына бар. Сайтны Яндекс яки Гуглдан җыеп ачсаң, Сбербанк дип язылган реклама чыга һәм "Матбугат" ачылмый. Шул ук вакытта браузерда адресны кулдан җыйсагыз, сайт нормаль эшли. Смартфон һәм телефоннардан керүчеләр дә уңайсызлык кичерергә мөмкин. Чөнки сайт белән параллель рәвештә (яки сайт урынына) башка сайт ачыла. Нишләтәсең, "Матбугат.ру" - зур проект. Сайт популяррак булган саен аңа атакалар да ешрак һәм көчлерәк була. Әлеге минутларда вируска каршы эшләр алып барыла. Мәсьәләне хәл итү юлы инде табылды. Сайт сезгә уңайсызлыклар тудырган булса, гафу итәрсез. Шулай ук безгә шалтыратучы һәм язучы укучыларыбызга битараф булмаганнары өчен рәхмәтебезне белдерәбез!
--- |
Иң күп укылган
|