|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
28.04.2017 Мәдәният
Резедә Ганиуллина GONGTV каналында уникаль проектта катнашты (ВИДЕО)Танылган биюче, “Кызлы йорт” музыкаль проекты солисткасы Резедә Ганиуллина GONGTV спорт һәм музыка каналында чыгучы “YOGA TIME” тапшыруында йога буенча махсус күнегүләр ярдәмендә билнең нәфислеген, сыгылмалыкны арттыру серләренә төшенде һәм артистларның күп кенә профессиональ чирләреннән арыну ысулларына өйрәнде. Тапшыруның алып баручысы, тәҗрибәле онлайн-инструктор Ләйсән Бикмуллина да Резедәнең шәрыкъ, һинд мәдәниятенә тартылуы, профессиональ дәрәҗәдә шул биюләрне башкаруы артистканың физик халәтендә уңай чагылыш тапкан дип бәяләп үтте. Резедә Ганиуллина үткән дәресләрнең видеоязмасын GONGTV спорт һәм музыка каналының рәсми сайтында карый аласыз.
Гөлшат МИНГАЗИЗОВА |
Иң күп укылган
|