• 30.09 Бер көн! Зәйнәп Фәрхетдинова концерты, Казан - Боз сарае. Башлана 17:00.
  • 04.10 Эльвира Сафина иҗат кичәсе. Филармония. 18.30
  • 13.10 Ришат Төхватуллинның "Егет моңы" исемле концерты, Уникс. Башлана 18:30.
  • 15.10-16.10 В Москве состоится 4-я Международная бизнес-платформа по аутсорсингу для текстильной промышленности BEE-TOGETHER.ru
  • 20.10 Әнвәр Нургалиев концерты. УНИКС. Башлана 18.30
  • 25.10-27.01 16-я специализированная выставка «ДорТрансЭкспо». «Казанская ярмарка»
  • 02.11-04.11 Гүзәл Уразова-Илдар Хәкимов. Эксклюзив программа концертлары.УНИКС
  • 22.11-25.11 Российский Форум Маркетинга 2017. г. Москва, ул. Веткина, д.4, Ювелирный Дом «Эстет».
  • 25.11 Elvin Greyның 3D-шоулы концерты, Казан - Боз сарае. Башлана 19:00.
Туган көннәр
  • 25 Сентябрь Рахмай Хисмәтуллин (1934-2004)
  • 25 Сентябрь Марат Гатин
  • 26 Сентябрь Мидхәт Миншин (1936-2009)
  • 27 Сентябрь Рамил Вәҗиев
  • 27 Сентябрь Сәрия Сабурская
  • 28 Сентябрь Габдулла Сәгыйтов (1909-1943)
  • 28 Сентябрь Рәшит Зәкиев
  • 28 Сентябрь Әхмәтһади Максуди (1868-1941)
  • 29 Сентябрь Рәйсә Борһаниева
  • 29 Сентябрь Лилия Муллагалиева
  • Детская коляска и кровать с матрас. 89375858979
  • Кыз балага диван сатыла. Бер дә кулланылмаган. Җыела-җәелә торган. 89375211905. Казань.
  • Продается КАМАЗ 5320. Объем двигателя (куб. см): 10850.00 Мощность двигателя л/с: 210.00 Год выпуска: 1989. Телефон 89172506902
  • Зимняя шипованная резина на дисках 4 шт. от Матиза. Б/у один сезон. тел.89520421225
  • Эш эзлим (идән юарга). Казаннан. Декрет ялында утырам. Югары белемем бар. Татарча, русча иркен сөйләшәм. Начар гадәтләрем юк. Совет районынан эш булса, әйбәтрәк булыр иде. 89625485476. Ләйсән.
  • Чиста Альп токымлы кәҗә бәтиләре сөт өчен асрау шарты белән. 1.5 айлык. 500 сум. Тел.89274120094
  • Яхшы хәлдә сакланган Матиз машинасы сатып алам. Машинаны Питрәчкә алып килеп күрсәтергә кирәк булачак 89172521918-Раил
  • Братья-Касимов Мавлютова базары янында малосемейкага уземэә иптәш эзлим бергә торырга, булмәдә бөтен уңайлыклар бар. 11 мең сум мин узем егет 89372867775
  • Продаётся 2-х спальная кровать с подъемным механизмом в очень хорошем состоянии, Казань, 89050255044
  • Продается однокомнатная с мебелью, частично остается техника, 31 кв.м. на 15 этаже 17 ти этажного дома, очень хороший вариант для студентов, от центра пять минут, ост А. Кутуя, заезжай и живи, тел. 89274254498

 

 

 
Архив
 
27.04.2017 Медицина

Татарстан районнарында медицина ярдәме күрсәтүнең сыйфаты (РЕЙТИНГ)

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы 2008 елдан бирле районнарда сәламәтлек саклау системасына бәя бирә. Биредә күп кенә күрсәткечләр (сабыйлар үлеме, медицина ярдәменең күләме һәм бәясе, яман шеш авыруларының таралышы һәм пациентларның медицина ярдәменең сыйфатын ничек бәяләве) исәпкә алына.

Критерийлар (алар барлыгы - 40) берничә төп төркемгә (демография, икътисади активлык, учреждениеләр эшчәнлеге күрсәткече, халыкның медицина ярдәменең сыйфатына бәя бирүе) бүленә. Сәламәтлек саклау министрлыгы шуларга карап барлык дәүләт учреждениеләрен өйрәнә, нәтиҗәдә сәламәтлек саклау системасының сыйфаты буенча районнарның йомгаклау рейтингы әзерләнә. Тикшеренү мөмкин кадәр объектив булсын өчен, барлык районнар да халык санына карап бүленә. Татарстанда Казан һәм Чаллы кебек зур шәһәр округлары белән бергә, халкы 30 меңгә дә тулмаган районнар да бар. Моңа карап кына аларның мөмкинлекләре кимеми. Мисал өчен, узган ел нәтиҗәләре буенча, Чүпрәле районы сизелерлек алга киткән. Ул 38нче баскычтан 22нче урынга күтәрелгән. Рейтингны төзүчеләр районның нәрсә хисабына шундый ыргылыш ясавына җентекле аңлатма биргән.  

«Аналар арасында үлем очракларының күзәтелмәве, сабыйлар арасында һәм яман шештән үлүчеләр санының кимүе уңай нәтиҗәләргә ирешергә мөмкинлек бирде», - дип билгеләп үтелә документта.

Уңай моментлар белән бергә йомшак яклар да юк түгел. Районнарда халыкның табигый кимүе, сулыш органнары, туберкулез авыруларыннан үлүчеләр саны арту – әнә шундыйлардан. Критерийларның һәр төркеме буенча, муниципаль берәмлектә алга таба кайсы юнәлештә эшләргә кирәклеген белеп торсыннар өчен, районга тулы характеристика бирәләр. 



- Рейтинг районда үлем-китем дәрәҗәсенең ни өчен югары булуын, нинди авырулар киң таралуын, чирләрне кисәтүдә нәрсәгә игътибар итәргә кирәклеген белеп, башкарылган эшнең нәтиҗәләрен һәркем күреп торсын өчен кирәк, - ди Тукай Үзәк район хастаханәсе юрисконсульты Айваз Мохитов.

Узган ел нәтиҗәләре буенча Тукай районы икенче урынны алган, биредә медицина ярдәме күрсәтүнең дәрәҗәсе югары. Рейтингтагы урын, әлбәттә, ел саен үзгәреп торган, шулай да соңгы елларда аны сизелерлек яхшыртуга ирешкәннәр.

Кайбер районнар соңгы ике ел дәвамында медицина ярдәме күрсәтүнең сыйфатын яхшырткан, бу – рейтингта да чагылыш тапкан. Актаныш, Минзәлә, Әлки районнары – әнә шундыйлардан. 15 муниципаль берәмлек үз позицияләрен яхшырткан.

Эш күрсәткечләре кимүгә таба бара торган районнар да юк түгел. 15 муниципаль берәмлектә (Яңа Чишмә, Мөслим, Зәй һ.б.) шундый вәзгыять күзәтелә. Алар арасында Югары Ослан районы иң түбән урынны били.

- Бездә инде дистә еллар дәвамында үлүчеләр саны туучылардан артып китә. Үлем-китем дәрәҗәсенең югары булуы, нигездә, йөрәк-кан тамырлары, яман шеш авыруларыннан үлүчеләрнең артуына бәйле. Бу, үз чиратында, рейтингка сизелерлек йогынты ясый. Әлбәттә, без төрле чаралар күрәбез, күрсәткечләрне яхшырту юнәлешендә эшлибез, әмма моның нәтиҗәсе әллә ни күренми әле, алга таба хәрәкәт итүе бик катлаулы, - ди Югары Ослан Үзәк район хастаханәсе баш табибы Алексей Смирнов.

Күп кенә районнарда исемлекне төзегәндә сәламәтлек саклау системасын комплекслы төстә бәяләргә ярдәм итә торган күрсәткечләрнең исәпкә алынуын расладылар. Әмма бәхәсле урыннар да бар. Мисал өчен, Саба районы узган елда өченче һәм дүртенче баскычлар арасында урнашкан, бу да – югары күрсәткеч. Әмма Үзәк район хастаханәсенең баш табибы моңа әллә ни шатланмый, чөнки 2015 елда аларның районы рейтингта беренче урында булган. Сулыш органнары, яман шеш авыруларыннан, эшкә сәләтле кешеләр арасында миокард инфарктыннан үлүчеләрнең артуы күрсәткечләрнең түбәнәюенә китергән.

Юлия КОСОЛАПКИНА, sntat.ru

Юлия КОСОЛАПКИНА
Интертат.ру
№ --- | 27.04.2017
Интертат.ру печать

comments powered by HyperComments

Фикерләр

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
ТНВ
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Туган як
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Яңарыш
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Идел
Gong-TV
Бөтендөнья татар яшьләре форумы
Себерке
Өмет
Диләфрүз
Татарстан Язучылар берлеге
comments powered by HyperComments