поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
07.12.2009 Мәдәният

БАКЫЙ САГЫШ

Кулымда – шагыйрә Бикә Рәхимованың "Мәрхәмәт" шигырьләр җыентыгы һәм яңа гына дөнья күргән "Бакый сагыш" китабы. Үзенчәлекле лирик-фәлсәфи шигырьләр, татарның бәгырендә юшкын булып утырган шәхесләр язмышы кемне генә битараф калдырыр икән?! Әйе, Бикә Рәхимова шигърияттә үз сүзен әйтүче генә түгел, ә кыю публицист та, оста тәрҗемәче дә. Ә балалар дөньясы аның иҗатында үзе бер урынны алып тора. Әдипнең "Кырмыскалар өендә", "Урман радиосы", "Җайдак малай", "Чулпанга бәллү" җыентыклары сабыйларга яхшы таныш. Шушы көннәрдә шагыйрә саллы иҗатына югары бәя алды – әдәбияттагы казанышлары өчен Абдулла Алиш премиясенә лаек булды.

– Бикә ханым, яңа гына табадан төшкән "Бакый сагыш" исемле китабыгызны укып чыккан идем. Бу китап дөньясында сәяхәт иткәннән соң мин сезне тәнкыйтьче буларак та ачтым бит әле.

 

– Тәнкыйтьче үк түгелдер, бәлки... "Бакый сагыш"та мин бик тә хөрмәт иткән каләм ияләребезнең иҗатлары хакындагы, шәхес буларак, уйларымны укучыларым белән уртаклашасым килде. Алар арасында Гамил Афзал, Нурихан Фәттах, Аяз Гыйләҗев, Тәүфыйк Әйди, Фәез Зөлкарнәй кебек бу дөньядан бакыйлыкка күчкәннәр белән бергә, бүгенге талантлы замандашларыбыз да бар. Минем теләгем – бары аларның иҗатына хас булган үзенчәлекләрне күрсәтү. Ә тәнкыйть дигәнне мин, үземчә, өметле каләм иясенең, бигрәк тә яшьләрнең иҗатларында кимчелекле якларын күрсәтеп, аларга үсәргә, камилләшергә ярдәм итү дип аңлыйм. Тәнкыйтьтән түбән нәрсәләр дә була, билгеле. Кайберәүләр моны бүгенге көндәгечә ыгы-зыгы куптаруга кайтарып калдыра.

 

– "Бакый сагыш" китабыгызда совет елларыннан алып бүгенге көнгә кадәр булган татар мәктәпләренең язмышы хакында да борчылып язасыз. Соңгы егерме елда иркен сулап алган идек, хәзерге көндә ана телебездә уку-укыту торышы белән әллә ни мактана алмыйбыз.

 

– 1990 елларда татар халкы күкрәген киереп, киң итеп сулый башлаган иде бит. Татар гимназияләре, мәктәпләре ачылды, бу уку йортларына укучыларны конкурс белән генә алдылар. Менә шул еллар белән бүгенгене чагыштырсак, яшәешебез мактанырлык түгел. Дөрес, татар тарихында һәрвакыт күтәрелеш һәм түбәнгә тәгәрәү чорлары булган. 1905 елгы революциядән соң татар янә җилкәсен киереп баса. Ул вакытта газета-журналлар чыга башлый. Бу ирек 1930 елларга кадәр бара. Бүген тарихта янә үзгәреш башланды. Кызганыч, безнең файдага түгел. Бу хәлдә мин барыбер халкыбыз бирешмәскә тиештер дип уйлыйм. Шулкадәр дә аумакай һәм куркак булмыйлар бит инде. Үз сүзеңне җиткерү өчен үтемле итеп әйтә белергә генә кирәк. Теләсә нәрсә булсын, гаризаңны татарча яз да, баламны татар мәктәбенә бирәм, диген. Бөтенебез бер булып, шул гамәлне җиренә җиткереп башкарып чыксак, татар мәктәпләрен саклап калыр идек. Татар телендә югары белем алуга да ирешер идек. Шәһәрләрдә дә соңгы егерме ел эчендә үзебезнең милли мохит барлыкка килә башлаган иде бит, хәзер исә янәдән кычкырып еларга кала...

 

– Китапның исеме "Бакый сагыш" дип атала. Бу әлеге дә баягы безнең татар сагышына ишарәдер инде...

 

– Әйе, бу чыннан да, шулай. Татар сагышлы. Аның моңына мәңгелек сагыш сыйган. Иң аянычлысы – татар үзенең милли холкы аркасында бик нык моңланырлык-сагышланырлык гамәлләр кыла да ... аннан инде "рәхәтләнеп" сагышланып-моңланып яши. Аннан, бу китапка исем кую атаклы рәссамыбыз һәм сынчыбыз Бакый ага Урманче турындагы мәкалә белән дә бәйле, билгеле. Мәкаләнең исеме "Бакый сагыш". Белүебезчә, "бакый" сүзе "мәңгелек" дигәнне аңлата. Мәкаләдә бөегебезнең "Сагыш" һәм "Сөембикә" сыннары турында уйлану, ул әсәрләрнең үзенчәлеген билгеләү омтылышы бар... Сөембикә ханбикәбез – шулай ук безнең мәңгелек сагышыбыз.

 

– Белүемчә, сез төрекчәдән бик күп шигырьләр, хикәяләр тәрҗемә иткән шагыйрә. Әмма моның өчен әлеге телне камил белергә кирәк. Сез төрек телен махсус өйрәнгән идегезме?

 

– 1990 елларда татарларга иркен сулыш алыр өчен юл ачылган иде. Менә шул вакыт Истанбулда курсларда укып кайттым. Ул елларда төрек дөньясы белән дә бераз таныштым. Бик күп классик шагыйрьләрнең, язучыларның шигырьләрен, хикәяләрен тәрҗемә иттем. Алар барысы да безнең татар вакытлы матбугатында дөнья күрде. Хәзер менә китап итеп чыгарасы гына калды инде.

 

– Элек район, авылларга язучыларның эзе дә суынып торганы юк иде. Дөресен әйтергә кирәк, соңгы елларда авыл укучысы әдип белән аралашудан мәхрүм. Моны яшьләрнең китап укымавы белән бәйләп аңлатучылар да бар. Һәрвакыт укучылар белән аралашучы шагыйрә буларак, бу хакта нәрсә әйтерсез?

 

– Мин язучыларны бөтенләй үк йөрми, укучылар белән аралашмый димәс идем. Безнең Язучылар берлеге бу мәсьәләдә бөтен мөмкинчелекләрдән файдалана. Таяк ике башлы дигәндәй, социализм вакытында әдәбият һәм сәнгать – хакимиятнең идеологик коралы иде. Шуңа күрә язучылар һәрвакыт күз уңында тотылды. Халык арасында булу әдипнең бурычы саналды. Шул ук вакытта бу хәл иҗат кешесенә тышау кидерү дә иде. Бүген исә әдипләрне тышауламыйлар да, әмма гонорар түләү дә ай-һай... Китапны алучы аз, чөнки татар мәктәпләре әкренләп ябыла. Гомумән, татар уку йортлары гөрләп тормаса, китап сату бөтенләй бармаячак. Дөрес, татар язучысы китап сатып баю турында һич тә уйламый. Эш анда түгел. Әмма әдип яңадан-яңа китапларын бастырып чыгарыр өчен, әлеге җыентыкларның 30 меңләп тираж белән дөнья күрүе шарт. Аннан кергән акча икенче китап чыгару өчен мая булырга мөмкин. Татар язучысы яңа җыентыгын фәкать укучыга җиткерү өчен генә хыяллана. Хәтта кайбер татар кешеләре дә, мин китап укымыйм, шигырь яратмыйм, дип сөйлә­нәләр икән, алар кызганыч, абзардагы терлек-туар да гәҗит-журнал, китап укымый, күши генә...

 

– Сезнең сүзгә куәт, әйе, китап чыгару бер хәл, язучы әлеге җыентыкларны өендә саклап ята алмый ич әле. Автор китабын үзе сатарга, гонорарын үзе эшләргә тиеш. Китап сату системасы бездә бөтенләй юк бугай инде ул.

 

– Революциягә кадәр булган елларга кире әйләнеп кайттык без. Ул заманнарда татар китапларын махсус кешеләр сатып йөргән. Чанага яисә арбага китап төяп, өйдән-өйгә йөрү татар халкында чыннан да булган. Бу бер караганда дөрес сәясәт. Ижауда яшәүче, җилкәсендә китап ташыган Фәнүс Газизуллинны 1990 еллардан бирле беләм. Хәер, аны татар дөньясында белмәгән кеше сирәктер. Шул якта яшәүче милләттәшләребезгә вагон-вагон китап ташыгандыр ул, мөгаен. Фәнүс бүген дә бу миссиясен дәвам итә. Татар китапларын тарату системасы бездә булдырылмаган әле. Аның өчен милли малтабар булу зарур. Китапны товар итеп сата белергә кирәк. Шул вакытта гына татар китабының кадере була.

 

– Язучы китап сатып йөри икән, аның дәрәҗәсе төшә, дигән фикер белән килешәсезме?

 

– Юк. Әгәр ул үзенең дәрәҗәсе турында уйлый икән, халкым дип язып йөрмәсен дә, ә төгәлрәк итеп әйткәндә, минемчә, бүген ана телебезне саклап калу бурычының иң авыры язучы җилкәсенә төшә. Татар китабының язмышы, ни генә дисәк тә, халкыбызның үз кулында. Район, авыл җитәкчеләре: "Без татар китабын сатып алмыйбыз", – ди икән, алга таба татар китабына ясин чыгып куюыбыз да бик ихтимал, Ходай сакласын! Дәүләт җитәкчеләре киләчәктә бу хәлне аңлар дип ышанасы килә.

 

– Бүген заман икенче, яшьләр китап укып чиләнми, аның электрон вариантын интернет аша гына укый, диләр. Гомумән, электрон китаптагы романнар басмадагы әдәби әсәрне алыштыра аламы икән?

 

– Мин техникага каршы түгел, әлбәттә. Компьютерны да, башкасын да өйрәнергә кирәк. Ә шулай да алай сөйләүчеләрнең Л.Толстойның "Сугыш һәм дөнья" әсәрен, яисә Әмирхан Еникинең "Соңгы китабы"н компьютердан укып чыкканын карап торасы килә. Ул әсәрләрне "куян шулпасының шулпасы" ясап укысалар гына инде. Язма китапның алыштыргысыз булуына бер генә мисал китерәм. Элегрәк магнит ленталы түгәрәк кассеталар бар иде. Заманында аларда шулкадәр кыйммәтле чыганаклар саклана иде. Аларны соңыннан дүртпочмаклы кассеталар алыштырды. Бүген исә алары да юкка чыгып бара. Андагы мәгълүматлар кайда?.. Хәзерге көндә дисклар, кечкенә генә флешкаларга мәгълүматны сыйдырабыз, киләчәктә алмашка башкалары киләчәк. Әмма нинди генә чорларда да китап сакланып калды. Аны бер генә заман технологиясе дә алыштыра алмый. Китап хәтта янса да, аны аталап яндырсалар да, ул янып бетми, кайда булса да сакланып кала. Безнең яшьлектә файдаланылган "Романтика" исемле магнитофонны магнит ленталы түгәрәк кассеталарны тыңлар өчен янәдән беркем дә кабаттан чыгарып тормас шул инде. Алар җилгә очты. Ә менә ташка басылган сүзләр очып та китми, заман белән юкка да чыкмый.

 

– Бикә ханым, сез бит Казанда гына иҗат итмисез, ә Мәскәүгә барып рухланып кайтырга да өлгерәсез, оныкларны тәрбияләргә дә вакыт табасыз. Күптән түгел оныгыгыз Чулпанга атап хәтта "Чулпанга бәллү" китабын да чыгаргансыз икән.

 

– Әйе, оныкларым Чулпан белән Ильясны тәрбияләргә булышам. Икесе дә татарча сөйләшә. Гомумән, Мәскәүдәге милләттәшләребезнең, асылда, тулы канлы татар булып яшиселәре килә. Анда татар китаплары юк дип әйтеп булмый. Мәчетләрдә һәм Асадуллаев йортында әдәби китаплар сатыла, шунда ук зур китапханә эшли. Ә оныкларыма Татарстан китап нәшриятында һәм "Мәгариф" нәшриятында нәниләр өчен чыккан китапларны алып барам. Күптән түгел генә "Чулпанга бәллү" дип аталган китабым дөнья күрде. Чулпан инде мин язган җырларны да башкара башлады. Ильяс апасы җырлаганда рәхәтләнеп бии. Радио фондында мин язган әкиятләрнең язмалары бар. Аларны күчереп алып, оныкларга тыңлатабыз. Әйе, балаларны татар мохитендә тәрбияләргә тырышабыз. Алга таба Мәскәүдәге М. Җәлил исемендәге татар гимназиясендә укытырга исәп бар.

 

Фотода: Бикә Рәхимова һәм Равил Фәйзуллин (1979 ел). Фото Шамил Тимербулатовның шәхси сайтыннан алынды.


Алсу ХӘСӘНОВА
Ватаным Татарстан
№ 244 | 05.12.2009
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»