поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
06.12.2009 Авыл

ИТЕК САТЫП АЛУЧЫЛАР АРТТЫ

Кукмара элек-электән киез итекләре белән дан тота. Монда бу төр аяк киемен фабрикада гына түгел, ә кулдан да җитештереп саталар. Чөнки районда итек басу белән генә шөгыльләнүче авыллар да бар. Туембаш әнә шундыйлардан. Биредә җирле халык гомер-гомергә итек басу эшеннән аерылмаган. Кечкенәдән үк балаларны бу эшчәнлек серләренә өйрәтәләр икән. Колхоз гөрләп торган чорда туембашлылар итек басу белән эштән соң яшертен шөгыльләнгән, кайберәүләр өчен ул хобби гына булган. Бүген исә бу Туембаш халкының төп табыш чыганагына әйләнгән.

Туембаш авыл җирлеге үз эченә ике: Туембаш һәм Чуллы авылларын берләштерә. Беренчесендә – 174, икенчесендә 75 хуҗалык исәпләнә. Ике авылга барлыгы 110 хуҗалык итек басу белән шөгыльләнә.

 

Авылга килеп кергәндә сәгать телләре көндезге унберне күрсәтә иде. Урамда ник бер кеше булсын! Гаҗәпләнүемне күреп, авыл җирлеге башлыгы: “Аптырама, бу вакытта бөтенесе итек өендә эш белән мәшгуль. Шуңа урамда йөрүчене очрату кыен. Бездә халык тырыш, ә эчүчеләр гомумән юк”, – диде. 

 

Туембашта хезмәт сөючән кешеләр яшәгәнлеге әллә кайдан күренеп тора. Шундый зур, биек, бизәкләп эшләнгән матур йортларны ялкау халык җиткезә аламыни?! Араларында ник бер искесе күренсен, барысы да төзек. Өйләренә карап кына да сәүдә итүдән никадәр табыш алганнарын чамаларга мөмкин.

 

Итекчеләр һәм аларның эшчәнлеге белән танышу өчен Фәрит абый Гарипов йортына юнәлдек. Ул бу эш белән 50 елга якын шөгыльләнә икән.  

 

Хуҗа кешенең итек калыплаган вакытына туры килдек. Иң беренче күзем аның күлмәк җиңнәрен сызганган кулларына төште. Әйтерсең Фәрит абый аларны беләгенә кадәр дегеткә тыгып алган. Тырнак араларына кереп тулган кара, бактың исә, югач та бетми икән. Әллә кайдан аның итек басканы турында кычкырып тора. Тормыш иптәше Саимә апа да янында иде. Ул йон түшәп торучы икән.

 

Фәрит абый сүзен итек басканда кулланыла торган җиһазлар белән таныштырудан башлады:

 

– Биредәге станокларны үзем ясадым. Монысында итекләрне шомартам. Бу азакка табарак эшләнә торган эш. Элегрәк аны кул белән башкара идем. Хәзер электр ярдәмендә инде. Бусы 70 литр су сыйдырышлы, түшәлгән итекләрне кайната торган казан...

 

Фәрит абый, эше тыгыз булуга карамастан, безнең белән сөйләшү өчен алтындай кыйммәт вакытын кызганмады. Аның сүзләренчә, итек басканда һәркем тәҗрибәсенә таяна һәм һәр кешенең үз эш алымнары була.

 

Итек басар өчен йонны килограммын 35-40 сумнан Башкортостан, Пермь, Курган якларыннан килеп саталар яисә итеккә алыштырып бирәләр икән. Кул астында техникасы булганнар якын-тирә районнарга үзләре дә чыгып җыя.

 

– Сатып алган йон кул белән чүптән чистартыла. Аннары аны машинада теттерәбез. (Туембашта 5 хуҗалыкта йон тетү машинасы бар. Алар исә бары тик шул эш белән генә шөгыльләнә – С.Б.) Тетелгән йоннан итек түшибез, ягъни формага салабыз. Ир-атларныкын Саимә апаң үзе эшли. Хатын-кызларныкын Кукмарада акча түләп түшәтәбез. Аның бер пары 65 сумга төшә. Ә ирләрнеке, ялгышмасам, 75 сум. Түшәлгән итекләрне, буталмас өчен тамга салып, казанда кайнатам. Бу вакытта аларның керләре чыга, кечерәяләр. Аннан соң станда басам. Монда үлчәмнәрен күз уңында тотам. Басканнарын яңадан 20 минут буяуда кайнатам. Аны килограммын 300 сумнан Чабаксардан алып килеп саталар. Буягач, шомартып, агачтан эшләнгән калыплар белән үлчәмнәрен билгелим. (Авылда махсус калыплар гына ясаучы кеше дә бар – С.Б.) Кич белән мичкә ягып, итекләрне киптерергә куям. Башта 3 сәгать янмасын дип караштырып торам, аннан төнгә калдырам. Иртә белән итекләр инде әзер була.

 

Читтән караганда җиңел, кызык тоелса да, чынлыкта авыр һәм бик пычрак эш ул, – дип сөйли Фәрит абый.

 

Итек басу белән шөгыльләнүченең махсус итек өе була. Ул ике өлештән тора. Аның беренчесе чистарак – итек түшәү өчен, ә икенчесе пычрак – анда басу, кайнату, шомарту кебек эшләр башкарыла. Соңгысында мич, җиһазлар, эш кораллары урын ала. 

 

– Итек түшәү җиңелме, бу һөнәргә кемнән өйрәндегез? – дип кызыксынам Саимә ападан.

 

– Авыр хезмәт. Беренче эшләп караудан ук килеп чыкмый. Шактый маңгай тире түгәргә кирәк.

 

Бу эшкә кияүгә чыккач, 23 яшемдә әниемнән өйрәндем. Ул гомере буе фабрикада итек түшәүче булып эшләде. Хәзер кызлар моңа яшьтән үк өйрәнә. Итек түшәү буенча 40 ел хезмәт стажым бар, – дип көлә ул. 

 

Гариповлар итек басу эшенә гаилә корып, берничә ел яшәгәч керешәләр. Лаеклы ялга чыкканчы, бер көн дә колхоз эшеннән калмый, кичләрен итек баса алар. Шул акчага өч бала үстереп аякка бастыралар, югары белем бирәләр. Кечкенә уллары гаилә корып, үзләре янында төпләнеп калган. Гаилә башлыгы малайларын да яшьтән үк итек басу серләренә өйрәткән. 

 

Инде лаеклы ялга чыккач та бу шөгыленнән аерыла алмый Фәрит абый.

 

– Азрак булса да, балаларга ярдәмем тияр. Хәзер тормыш алып бару җиңел түгел. Эшлим дип торганда эше дә юк бит. Элеккеге еллар белән чагыштырганда, итек сатып алучылар артты. Бер эшкә дә бүленмәгәндә Саимә апаң белән көнгә ике пар басабыз. Ләкин артыгын булдыра алмыйбыз, картлык барыбер үзенекен итә икән.  Өйдәге эшләрне башкарасы, оныкларны карыйсы булмаса, бәлки, күбрәк тә эшләп булыр иде, – ди ул.

 

Сатып алучылар аеруча кул белән басылган итекне ярата икән. Чөнки ул фабриканыкыннан җыйнаклыгы, йомшаклыгы, формасы буенча матуррак булуы белән аерыла. Шуңа күрә андый итекләргә сорау зур, диләр. 

 

Авылда итек белән сату итәргә йөрүче сирәк. Итекчеләр товарларын алыпсатарларга, ирләрнекен – 500, хатын-кызларныкын – 400, ирләр катасын – 400, хатын-кызларныкын 300 сумнан биреп җибәрә. Туембашта басылган киез итекләрне Свердловск, Сарапул, Пермь якларына алып китәләр икән.

 

Гариповлардан берничә йорт аркылы гына торучы Фәния апа һәм Хәләф абый Мотыйгуллиннар да итек басу белән 35 еллап шөгыльләнә. Аларның да итек өйләре белән танышып чыктык. Мотыйгуллиннар “фабрикасы” Гариповларныкыннан бераз аерыла. Хәләф абыйның итек өендә үзе ясаган җиһазлар гына урын алган. Аның кул эшләрен сүз белән генә аңлату мөмкин түгел. Гаилә башлыгының агач эшенә дә маһирлыгы әнә шуннан күренә. Ул 6-7 ел элек итекнең тигезлеген үлчәүче җайланма, сатып алган йонны чүптән арындыручы һәм бу эштә кулланыла торган тагын берничә станок уйлап чыгарган. Аннан күреп, кайбер итекчеләр дә шундый ук җиһазлар булдырганнар. Үлчәмнәрне билгели торган калыпларны да Хәләф абый үзе ясаган.

 

Киңәш сорап килүчеләргә һәрвакыт ярдәм итәргә әзер ул. Аеруча яшьләрне итек басу серләренә бик теләп өйрәтә, аларда кызыксыну уянуын күреп сөенә икән. Хәләф абый итек басу шөгыленең буыннан-буынга дәвам итүен тели.    

 

Мотыйгуллиннар Гариповлардан аермалы буларак, ак итек тә басалар. Ә бусы инде тагын да мәшәкатьлерәк. Карасыннан бәясе 50 сумга гына артык булган әлеге итекне басу өчен шактый азапланасы. Ул бөтен итекченең дә кулыннан килми.

 

– Аны агарту өчен берничә мәртәбә кайнатырга кирәк. Ирләрнең бер пар итегенә 1 кило да 800 грамм, ә хатын-кызларныкына 1 кило да 300 грамм йон китә, – ди Фәния апа.

 

Ә 1 килограмм йон теттерү 14 сум тора икән. 

 

Әгәр йонга, теттерү, түшәтү, буяу өчен киткән акчаны, түккән хезмәтеңнең бәясен саный башласаң, киез итекнең хакын кыйммәт дип әйтеп булмый.

 

Итек басу сезонлы эш. Ул ноябрь ахырыннан февраль азагына кадәр дәвам итә. Җирдә кар булмаса да, туембашлылар бу шөгыльләренә керешкән инде. Беренче итекләре дә әзер. Кыш җылы килер, товарыбыз сатылмый калыр дип кайгырмыйлар. Чөнки алыпсатарлар алар җитештергән итекләрне Себер якларына ук алып китә. Сорап килүчеләр дә шактый икән. Эшләп кенә өлгер.

 

Бүген Туембашта баш та күтәрми итек басалар. Кайбер авыллардагы кебек эш юк дип зар елап утырмыйлар. Җирле халык итек сатып кергән акчага көн күрә. Туембашлыларның тырышлыгына сокланып “Булдыралар” дими ни дисең!


Сиринә БӘДРЕТДИНОВА
Ирек мәйданы
№ 23 | 04.12.2009
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»