|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
24.04.2017 Интернет
Раил Гатауллин безнең белән хушлашты. Хәзер ул башка Раил. 90 көндә 1 млн сум эшләмәкчеПрограммист, "Белем.ру" порталы җитәкчесе, соңгы ара шигырьләр язу белән мавыккан Раил Гатауллинга күптән түгел 40 яшь тулды. Шул уңайдан ул үзенең тормышы турында уйлана башлаган. Һәм болай булмый дип, үзгәрергә булган. "Иртәгәдән башлап мин инде мин түгел, ә башка Раилгә әверелә башлаячакмын! Хушыгыз!" - дип язган ул "Белем.ру"дагы блогында. Максаты - бизнеста зур үрләргә ирешү. 90 көн эчендә, ягъни 30 июльгә кадәр миллион сум акча эшләргә ниятли ул. Киләчәктә миллиардер булу мөмкинлеген дә карый: "Әгәр долларлы миллионер булсам, сүз бирәм - үз тәҗрибәмнән чыгып татарча бизнес-китап язып чыгачакмын. Типа - "Мин ничек миллиардер булдым?" дигән. Һәм бу китапны 100 якын дустыма автографым белән бүләк итәчәкмен", - ди. Берәүләр Раилнең бу максатына көлеп кенә карар. Икенчеләр зур батырлык дип кабул итәр. Ничек кенә булмасын, сез дә Раилнең уңышлары (ә, бәлки, уңышсызлыклары) белән хәбәрдар була аласыз. Үзенең блогына 90 көн эчендә 90 язма элеп бармакчы ул. Миллион эшләү юлында көн саен укучылары алдында хисап тотачак ул. Раил Гатауллин блогы монда: http://belem.ru/bloglar/Rail_Gataullin
--- |
Иң күп укылган
|