|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
24.04.2017 Мәдәният
Раил Садриев: «Дөньяда юмор булмаса кеше тугач та үлгән булыр иде»Татарстанның атказанган артисты Раил Садриевны белмәгән кеше сирәктер. Урысның «три в одном» дигәне кебек, Раилнең дә берьюлы артист, директор, администратор, режиссер, сәнгать җитәкчесе, фәйләсуф, юморист икәнлеген искә алсак, аны үзебезчә «берүзе унга тора» дип әйтеп буладыр. Чыннан да, бүген татарча кайсы телевизион каналны гына ачсаң да, кайсы радионы гына кабызсаң да, Раилне күрсәтәләр, сөйләтәләр. Кем әйтмешли, өйдәге үтүкне электрга тоташтырсаң, аннан да үзенең бераз карлыкканрак тавышы белән Раил Садриев көлдерер кебек. Бу әңгәмәбез 1 апрель, ягъни көлке көне алдыннан дөнья күрергә тиеш иде. Бүген татар дөньясында аннан да көчлерәк юмористны табып булмый. Әмма берничә тапкыр алдан килешеп куюга карамастан март аенда очрашып булмады. Ни өчен дигәндә, аның грамм да вакыты юк иде. Раил ике атна буена Буада бөтен Русия күләмендәге театр фестивале уздырып йөрде. Ул тәмамлануга Башкортстан якларына чыгып китте. Аны мин Башкортстаннан кайтканда гына «эләктерә алдым». Гаиләсе белән. – Син тормышта бик җитди күренәсең. Театрың да юмор яисә миниатюралар театры дип түгел, ә Буа дәүләт драма театры дип атала. Репертуарыгыз да гел юмордан гына тормыйдыр бит, җитди спектакльләр дә бардыр? – Раил, әле март аенда гына син 20 мең кеше яши торган Буада бөтен Русия күләмендә «Идел-Буа-Урал» дигән милли театрлар фестивале уздырдың. Әлбәттә, төп чыгымнарны республикабызның Мәдәният министрлыгы күтәргәндер. Әмма безнең халыкта «Ашаган белми, тураган белә» дигән әйтем бар бит. Синеңчә ничек, фестиваль барып чыкты дип саныйсыңмы? Аны алга таба да үткәрергә исәп бармы? Әлбәттә, фестивальне киләсе елга да уздырырга исәп бар. Бераз статусын зурайтып, географиясен киңәйтеп. Халыкара дәрәҗәгә җиткереп дип әйтүем. Быел да без Монголия артистларын чакырган идек. Техник сәбәпләр аркасында гына килә алмадылар. Ә киләсе елга Казахстан, Монголияне генә түгел, ә Әзербайҗан, Төркия, Финляндия кебек илләрдән дә аларның театрларын чакырырга исәп бар. – Инде дә Буа театрына кайтсак, ул йөз ел элек барлыкка килгән дип әйтәсең. Син моны тарихчы буларак казып чыгардыңмы, әллә бу факт Буада яңадан дәүләт театры оештыру өчен генә кирәк булдымы? Мин Буада яңадан дәүләт театры оештырырга хыялланып йөргәндә иң әүвәле шул театрларның тарихы белән кызыксындым. Чыннан да, Иделнең бу ягында, ә монда бит Яшел Үзән, Кайбыч, Буа, Апас, Кама Тамагы, Тәтеш, Чүпрәле кебек районнар, аларга өстәп тагын Чувашиянең, Ульян өлкәсенең йөзләгән татар авыллары бар, нигә бер профессиональ театр булмаска тиеш дип уйладым. Буаны икмәге, чөгендере, шикәре белән генә түгел, ә театры белән дә белә башладылар. Киләчәктә үзебезнең төбәкне тагын да күбрәк белсеннәр өчен тырышып йөрибез бит. – Бүген театрыгыз ни хәлдә? Башкалардагы кебек кадрларга, репертуарга кытлык сизеләме? Ә репертуарга кытлык юк дигән театр юктыр инде ул. – Син инде театрыгызда башка танылган режиссерлар чакыртып та байтак драма әсәрләре, комедияләр куйган кеше. Ә кайсы спектакльне куярга хыялланасың? – Раил, синең күпмедер дәрәҗәдә фәйләсүф икәнлегеңне беләм. Бик күңелле тема булмаса да, яшәү-үлем философиясен бераз дәвам итик инде. Чөнки әлеге тема тормышта да, әдәби әсәрләрдә, хәтта диндә дә бик үк ачылып бетми шикелле. Динне исә кешеләр үзләре уйлап чыгарган, Алланы да үзләре тудырган. Әйе, менә күз алдына китерик. Ходай Океан шикелле, ә адәм баласы шул океанда бер тамчы гына. Мин җиһанның законнарына ышанам. Чөнки беләм: кеше дөньяга килә, яши, китеп бара. Ә җан – мәңгелек. – Син инде тарихчы буларак та, артист буларак та байтак кына фәйләсүфләрнең әйткәннәре, язып калдырганнары белән таныш. Шулай да иң зур тәэсир ясаганы кем? Безнең татар халык иҗатында да, мәкаль-әйтемнәрдә дә яшәү фәлсәфәсен ача торган әйберләр күп. Мәсәлән, «Кеше михнәткә түзә, рәхәткә түзә алмый» дип ничек төгәл әйтелгән. Без бит алдагы буыннарга караганда рәхәтрәк яшәсәк тә һаман зарланабыз. Югыйсә сугыш булмаганга шатланырга гына кирәк. Әнә Фәнис абый Яруллин үзенең бер шигырендә: «Әрнемәгән, сызламаган җанда битарафлык җәя кочагын», – дип, бик дөрес яза. – Раил, инде реаль тормышка кайтып, гаиләң белән дә танышып китик. Хатыным белән менә 20 елдан артык инде Иванов ысулы белән чыныгабыз: бәкедә су коенабыз, чыклы үлән өстеннән яланаяк йөрибез. – Ничә сәгать йоклыйсың? – Синең кулда бүген күпме власть: театрыгызда директор да син үзең, администратор да, сәнгать җитәкчесе дә. Гомумән, син нинди җитәкче? – Шушы юнәлештә тагын да зуррак уңышлар сиңа!
Әңгәмәдәш – Атлас ГАФИЯТОВ |
Иң күп укылган
|