24.04.2017 Дин
Өч мәртәбә талак әйтсә...
Үзәккә үткән, җанга тигән нәрсә бу. ТР Диния нәзарәте баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев атна башында уздырылган VII мөселман корылтаенда талак мәсьәләсен әнә шулай бәяләде. Укылган никахларыбызның яртысы диярлек таркала, бик зур күрсәткеч бит бу, дип аһ орды ул анда.
Корылтай тәмамланганнан соң, бу хәлнең сәбәпләре нәрсәдә, талакларны киметү өчен ниләр эшләргә уйлыйсыз, дип хәзрәткә мөрәҗәгать иттек.
– Минемчә, талаклар күбәюнең беренче һәм төп сәбәбе – ашыгычлык, чыдамлык җитмәү. Икенче зур сәбәп – икенче хатын дигән нәрсә. Үзебезнең татар кызлары мөселман бит дип үзбәкләргә, таҗикларга кияүгә чыга, никах укыта. Тик аларның байтагы бу мәсьәләгә шактый җиңел карый. Ир дигәннәре озак тормый, хатыннарын ташлап, илләренә кайтып китә. Болары йә бала белән, йә ялгызы гына кала. Шалтыратып карыйлар – тегеләре талак та бирми, гаиләне тоту-асрау өчен акча да җибәрми. Никах килешүе дә төзелмәгән.
Үзебезнекеләрне дә мактап булмый. Намаз укый, тәртипле кешедер дип хатын-кызларыбыз, икенче хатынлыкка риза булып, кияүгә чыга. Тегесе өченчегә өйләнә, монысына һаман талак бирми. Беренче хатыны белән ЗАГСта кушылган булса, ЗАГС яки суд аша аерылыша. Иң зур тәртипсезлек, буталчыклык – икенче хатын мәсьәләсендә. Кызларыбыз да кияүгә чыгуга җиңел карый. Аннары йә ошамый, йә холкыбыз туры килми дип аерылмакчы була. Әмма хәнәфи мәзһәбендә алай ансат кына аерыла алмыйсың. Шуның өчен никах килешүе дигән нәрсәне кулланылышка кертергә вакыт. Никах килешүе төзегез яки килен шарт куйсын дисәк, гомумән: “Без бит намаз укучылар, без риза”, – дип имамнарны сүгеп ташларга да мөмкиннәр.
Тагын бер бик җайсыз нәрсә – өч тапкыр талак дип әйтеп ташлаулары. Югыйсә аерылыр өчен бер талак җитә. Өч күрем вакыты үткәч, хатын ирекле була, никах укытып, икенче кешегә кияүгә чыга яки иренә кире кайта ала. Шушы вакыт эчендә килешә алалар икән, никах яңарту да кирәкми. Ә инде ире өч мәртәбә талак дип әйтә икән, хатыны башка кешегә кияүгә чыгып аерылмыйча, кире иренә кайта алмый. Уйнап әйтелгәнме, юкмы, ул сүз авыздан чыккан икән, барыбер талак санала. Кызулык белән өч талак әйтәләр дә, бервакыт кушыласылары килә... Менә шушындый ике зур проблема бар: кызулык белән өч талак әйтү һәм икенче хатын мәсьәләсе. Шуңа күрә дә Габделхак хәзрәт Саматов, никах ирләрнең – телен, хатын-кызларның аягын бәйли, дип әйтә торган иде. Мәһәр мәсьәләсе дә бик җитди. Пәйгамбәребез мәһәрне чикләргә кушмаган. Менә гарәпләрдә мәһәр бик зур. Әмма ул берьюлы бирелсен дигән сүз юк. Әйтик, кызның әтисе егеткә, никахта кызыма илле мең сум бирәсең, никахтан соң биш ел эчендә тагын илле мең сум бирәсең, алай-болай аерсаң, биш йөз мең яки бер миллион сум бирәсең, дип шарт куйса, болай тиз генә талак әйтергә ашыкмаслар иде. Чыннан да, каршыбызга килүчеләр еш кына, кызулык белән әйткәнмен инде, дип аклана. Ә менә талак дип әйткәч, бер миллион сум бирәсе барлыгын белсә, ашыгып әйтер идеме ул?! Беренчедән, никах укыганда имамнар яшьләргә аңлатып җиткерми. Мин үзем мәһәр итеп нәрсә биреләчәген, икенче хатын алган сурәттә нинди шартлар куелганын дәфтәргә язып куям. Бездә бит шулхәтле кызу: әйдә, син никах укы, диләр. Урамнан берәр бабай табып та укытырга мөмкиннәр. Әнә ике атна элек газетагызда Рәшит Фәтхрахманов, теләсә кайсы кеше алдым-бирдем ясый ала, дип язып чыкты. Алдым-бирдем ясаган кешене талак вакытында чакыртып, җавап бирдертеп булмый бит. Гаилә бозылса, кем җавап бирә?! Никахның мәһәре, шартлары сөйләшенгәнме?
Хатын-кыз, гаиләне алып барырга, тормыш итәргә акча бирми, дип казыйдан талак ясавын сорый ала. Никах вакытында, гаиләне тоту өчен ир кеше шул кадәр акча бирәчәк дип сөйләшенмәгән, килешенмәгән икән, талак сорый алмый булып чыга. Кыйный, рәнҗетә икән, зыян салганлыгына белешмәсе булырга тиеш. Ошамый дип әйткәнгә генә аерып булмый, аңа нигез, дәлил кирәк. Яшисем килми дип ташлап кайтып киткән хатынны ире, гомумән, асрарга тиеш түгел. Үзе риза булып ташлап кайткан ич. Гаиләне карау, тәрбияләү мәсьәләсе алдан тикшерелергә тиеш. Без казыйлар белән бергә яшәү минимумы хәтле булса да акча биреп торырга тиеш дигән таләп куйдык. Югыйсә кыз баланың үзе үскән йорттагы кебек тәрбия күрсәтүләрен таләп итәргә дә хакы бар. Шуның өчен дә яшьләргә никахка кадәр боларның бөтенесен дә аңлатырга кирәк. Никахка хәтле яшьләр имам янына барып дәресләр алырга тиеш. Сиңа бүген юньле итеп мәһәр дә бирә алмаган кеше киләчәктә ярыйсы гына тормыш итәрлек акча таба алырмы соң?!
Хатын-кыз безгә килә дә, ирем өйләнә, мин аерылам, талак ясагыз, дип сорый. Шул чакта мин, никах укыганда, икенче хатын алмыйсың, дип шарт куйдыңмы соң, дип сорыйм. “Юк, куймадым”, – ди бу. Шулай булгач, аерылырга хакың юк, дип әйтәм. Шуңа күрә Габделхак хәзрәт Саматов: “Шәригатьтә иң катлаулы мәсьәлә – намаз һәм никах”, – дип әйтә иде.
Никах – кеше язмышы бит ул. Анда балалар, гаилә мәнфәгатьләре бар. Әйе, гарәп илләрендә алдым-бирдем ясыйлар. Әмма алар шәригать буенча яшәгән, ике якның да әти-әнисе шәригатьне, таләпләрне белә. Әти-әниләр алдан утырып, мәһәрен, гаиләне тоту шартларын сөйләшеп куйган була. Бездәге ата-аналар бернәрсә дә белми. Никах вакытында гына бары да матур. Шунысы да бар: никахларның күбесе хатын-кыз башлангычы белән таркала.
Соңгы вакытта аерылышулар шулкадәр күбәйде: мин инде телефон шылтыраса, талак мәсьәләсендә түгелме икән дип куркып торам. Үзебезнекеләр генә түгел, Башкортстаннан, Оренбург, Киров өлкәләреннән дә мөрәҗәгать итәләр. Анда казыйлар да юк, ахры. Бездә дә казыйлар күп түгел. Шуңа күрә без өлкәнрәк, тәҗрибәлерәк, белемлерәк имамнарга мүәхкәм, ягъни хөкем чыгаручы вазыйфасы биреп, әлеге эшчәнлеккә җәлеп итмәкче булабыз. Чөнки казыйларыбыз җитешә алмый. Хәзер никахлар озын гомерле булсын дип, ЗАГСлар белән сөйләшеп, мәчетләр каршында гаилә саклау үзәкләре булдырырга уйлыйбыз. Яшьләр шунда килеп танышыр, сөйләшер, гаилә корыр алдыннан имамнардан сабак алыр иде. Никахта нинди кием кияргә, табынга нинди ризык куярга дип сорыйлар. Болары – икенче, өченче мәсьәлә. Беренчесе – мәһәр, никах килешүе, шартлары, – дип сөйләде ул безгә.