поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
23.04.2017 Мәдәният

“Татар балалары җырлый” фестивале яңа сулыш алды

Самараның “Заря” мәдәният сараенда “Мирас” балалар һәм яшүсмерләр фестивале узды. Өлкә мәдәният министрлыгы, шәһәр администрациясе һәм өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте ярдәмендә өлкә татар милли-мәдәни автономиясе оештырган бу чарада барлыгы 200дән артык бала катнашты.

Алар Самара, Тольятти, Сызран шәһәрләреннән, өлкә районнарыннан һәм авылларыннан килгәннәр иде. Арада сәхнәгә әле беренче адымнарын ясаучы нәниләр дә, инде зур үрләр яуларга өлгергән балалар да бар.

Фестиваль башланыр алдыннан тамашачылар һәм килгән кунаклар Мәдәният йорты фойесында оештырылган күргәзмә белән таныштылар. Самараның 8 санлы сәнгать мәктәбендә шөгыльләнүче Камилә Минәхмәтованың да, рәсем ясау серләренә әле яңа гына төшенә башлаган биш яшьлек Сәидә Хөснуллинаның да эшләре соклану хисе уята. Самараның “Яктылык” татар мәктәбе укучылары чиккән кулъяулык¬ларны тамашачылар тотып-тотып карады. Ә бер бабай, Хәлил Гыйрфанов һәм Әмир Әһлиуллин агачтан ясаган ат сыннарын күреп: “Без үскәндә уенчыклар кибет киштәләрендә бүгенге кебек тезелеп тормый иде шул, әткәйләр безгә менә шундыйларны ясап бирәләр иде”, - дип оныгына күрсәтте.

Ниһаять, алып баручы Алия Галиуллина барысын да сәхнә янына чакырды һәм алты яшьлек Дания Кәримова “Яз килә!” җыры белән фестивальне ачып җибәрде. Аңардан соң сәхнәгә чыккан Азалия Низамова (Самараның “Яктылык” татар мәктәбе укучысы) татар милли ашамлыклары турында сөйләде, үзенең яраткан татлы ризыгы - “Талкыш кәләвә”не ясау серләре белән уртаклашты.  

Бу бәйрәмдә башкарылган 80гә якын номерның һәркайсы турында да язып бетереп булмас, әлбәттә. Балаларның барысы да сәләтле, чын артистлар диярсең. Шулай да кайберәүләре, аеруча иң кечкенәләре, дулкынлануларын яшерә алмый.

- Бу фестиваль күпме балаларга үзләрен табарга ярдәм итте.  Зур залда, күп тамашачылар алдында чыгыш ясарга, сәхнәдән курыкмаска өйрәнәләр, тәҗрибә туплыйлар, - дип сөйләгән иде чара алдыннан Камышлы районы администрациясенең мәдәният, спорт, туризм һәм яшьләр сәясәте идарәсе җитәкчесе Резеда Төхбәтшина. - Быел без бу фестивальгә аеруча тырышып әзерләндек. Яңа Усман авыл җирлеге башлыгы Айдар Зариповның матди ярдәме белән  балаларга аяк киемнәре сатып алынды. Район администрациясе “Серпантин” балалар коллективына махсус киемнәр тектерергә, 52 баланы бу чарага алып килер өчен автобуслар ялларга ярдәм итте. Бу районыбызда балаларның сәләтен үстерүгә зур әһәмият бирелүе турында сөйли.

Камышлы районыннан килгән балаларның чыгышлары чынлап та искитәрлек булды. “Нежность” коллективы чиккән сөлгеләр белән бик матур бию композициясен күрсәтсә, танылган “Ак каен” халык фольклор ансамбленең яшь буыны “Ярмәк вагы”на бастылар.  Балыклылы Алмаз Галиев та “Талларым” җырын чын артистларча бии-бии җырлады.

Фестивальнең икенче өлешендә кунакларны, балаларны өлкә мәдәният Министрлыгы департаментының консультанты Мария Пошехонова сәламләде, Самара башлыгы Олег Фурсов исеменнән шәһәр администрациясендә административ реформа департаментының милли-мәдәни үзәкләр эше буенча бүлек җитәкчесе Дмитрий Долганов тәбрикләде.

Аннан сәхнәдә кабат җыр-бию калейдоскопы әйләнә  башлады.

Вокал номинациясендә чыгыш ясаучылар арасыннан Фәрзәнә Мәхмүтова, Альмира Сәетова, Әлфия Хәйруллина һәм Эльвира Хәсәнованы да билгеләп үтми булмас. Аларның дөрес куелган тавышлары, үз-үзләрен сәхнәдә тотышлары искиткеч иде.

Кызыл Яр районы Угловой бистәсеннән килгән “Кондурчинка” коллективының бию¬ләре дә кайнар алкышларга күмелде. Татар һәм рус халыклары киемнәренә киенгән балалар “Әпипә” һәм “Калинка” көйләрен кушып, бик матур композиция күрсәттеләр.

- Бу безнекеләр! - дип, горурланып, сәхнәгә күрсәтә янәшәдә утырган Рамилә Низаметдинова. - Остазыбыз, клуб мөдире Любовь Ким безне шулай матур биергә өйрәтә. Минем дә сәхнәдә чыгыш ясыйсым килгән иде дә, әлегә бу биюне бик яхшы белмим шул. Икенче елга, һичшиксез, мин дә катнашачакмын! - диде.

Похвистнево районы Гали авылының “Шатлык” коллективы “Каз өмәсе” бәйрәменнән бик матур өзек алып килгән. Каз йолку, чистарту, көянтәләргә асып, җырлый-җырлый су буена төшеп юу, ә эш беткәч, егетләр-кызларның бергәләшеп күңел ачуы - барысы да бик матур итеп сәхнәгә куелган иде.

Бу номерларга карап: “Халык иҗатының киләчәге бар икән әле”, - дип  күңел сөенде.

Ә Кошки авылының нәни “йолдыз”чыгы - биш яшьлек Данис Сабирҗанов “Әбиемә” җыры белән иң көчле алкышларны урып алды.
Фестивальдә инструменталь жанрда чыгыш ясаучылар да бар иде. Дамир Әминов аккордеонда татар көйләрен уйнады, ә Франциядә үткән “Роза ветров” фестивлендә Гран-при яулаган Әмин Мусин балалайкада уйнап шаккатырды. Баянда татар көйләренә попурри уйнаган Айдар Хөсәеновка Казаннан килгән бабасы Фәрит тә ярдәм итте. Чарада Татарстан Республикасыннан килгән башка махсус кунаклар - “Салават” театры артисты Илфат Шәехов улы Әмир белән баянда уйнап күрсәттеләр, ә әниле-кызлы Эмилия һәм Эльвира Кашаповалар бик матур җыр башкардылар.

Тольяттидан җырчылар күп килсә (Ләйлә Еналиева, Алсу Әюпова, Диләрә Усманова), сызранлылар оста биючеләре белән мактана алдылар. “Задоринка”, “Мозаика” коллективлары, Рамил Кирибаев, Вероника Строева сәхнәне “ду” китерделәр. Нефтегорск районы Утевка авылыннан килгән “Сказка” һәм Кинель районы Усть-Кинель бистәсенең "Карамелька" ансамбльләре алардан бер генә дә калышмадылар.

Самарада үткән бер генә милли-мәдәни чара да “Яктылык” мәктәбенең сәләтле балаларыннан башка узмый. Бу юлы тамашачыларга икенче сыйныф укучылары “Дуслык җыры”н, ә “Йолдыз” бию театрында шөгыльләнүче нәниләр шаян “Закарпатье” биюен бүләк иттеләр.
Шушы матур концерт номерлары белән хозурланып, алардан чын ләззәт алып утырганда дүрт сәгать вакыт үткәне сизелми дә калды.
Балалар һәм яшүсмерләр иҗаты фестивале яшь артистлар башкаруында “Туган тел“ җыры, матур шарлар фейер¬веркы белән төгәлләнде. Оештыручылар фестивальдә  катнашучыларга дипломнар һәм бүләкләр дә әзерләгәннәр иде.

- Бу чараны үткәрергә матди ярдәм күрсәткән милли оешмаларга, эшкуарлар Әнвәр Горлановка, Рамил Әюповка, Җәмил Вәлиуллинга, Самара шәһәре¬нең Революционная урамындагы 142 йортта урнашкан “Кулинария” кибетенә рәхмәт бел¬дерәбез. Чараны оештыруда һәм аны шулай күркәм уздыруда Искәндәр Сәетовның роле бик зур. “Татар балалары җырлый” дигән исем астында егерме елдан артык  үткәрелеп, быел яңа исем алган бу фестивальгә ул яңа сулыш өрде. Бөтен өлкә талантларын туплап, яңа форматта концерт программасын төзеде, сценарийны да үзе язды, - дип сөйләде “Бердәмлек” газетасына өлкә милли-мәдәни автономиясенең башкарма директоры Шамил Галимов. Ә без “Мирас” фестиваленең киләчәге өметле булсын дигән теләктә калабыз.

 


Алия АРСЛАНОВА
Бердәмлек
№ --- | 23.04.2017
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»