поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
06.12.2009 Җәмгыять

ФАТИР ОТТЫМ!

Фатир оттым! Юк ла инде, лотереега түгел, социаль ипотека белән. Әллә сөенергә, әллә көенергә, белмим. Ник дисезме? Хәзер башыннан ук сөйлим.

Без ирем һәм кызым белән бер бүлмәле фатирда яшибез. Аны хәләл җефетем өйләнешкәнче ук алып куйган иде. Шулай тормышыбызга шөкер кылып яшәп ятканда, дусларыбыз социаль ипотека буенча өч бүлмәле фатир алып куйды. Ул вакытта балабыз кечкенә, фатир ыгы-зыгысы белән йөрисе дә килмәгән, күрәсең. Дусларыбыз бәхетенә сөендек тә, бер бүлмәлесе дә җитә дип торак шартларын яхшыртмаска уйладык. Ни дисәң дә, мәшәкатьле эш бит ул, мең төрле кәгазь җыясы, озын-озын чиратлар торасы... Безгә тиеш тә түгел, безнең ташламалы бәядән фатир алырга хокукыбыз юктыр дип уйладык. Әнә, кеше әле фәлән бәягә “снимать” та итеп тора. Безнең үзебезнеке. Теге дусларыбыз белән очрашкан саен алар безне дә бәхетне сынап карарга кыстады. “Социаль ипотека бик отышлы, мондый арзан бәядән мәңге фатир ала алмаячаксыз, тиздән бу программа төгәлләнәчәк, ашыгыгыз”, – дип үгетли башлады. Аларның үгете тәэсирендәме, әллә балалар киләчәген кайгыртыпмы, без дә документлар җыярга булдык. Иң беренче эш итеп үзең яши торган район хакимиятенә барырга кирәк. Шунда юнәлдек. Кирәкле документлар исемлеген алыр өчен ярты көн чират торырга туры килде. Ул исемлекне күргәч, чәчләр тагын үрә торды. Элек яшәгән урыннардан белешмәләр, тагын әллә ниләр кирәк. Авылдан бөтен кирәкле документларны җыеп бетердек кенә, мин хастаханәгә эләктем. Кайбер документларның вакыты ике атнадан чыга, шуңа тагын бер кат шул ук кәгазьләрне җыярга туры килде.

 

Теркәү палатасы – сират күпере

 

Моннан бирле өч ел вакыт үтсә дә, аеруча теркәү палатасындагы мәшһәрләр бүгенгәчә онытылмый. Милек турындагы белешмә алуны чын мәгънәсендә сират күперен үтүгә тиңләп булыр иде, мөгаен. Барган көнеңдә, һичъюгы, заявка биреп калдырырга өлгерер өчен халык теркәү палатасы ишеге төбенә иртәнге җидедән үк килеп баса. Безнең баланы калдырыр урын юк, аны йокыдан уятып, ашатып-эчереп барып җиткәнче зур чират җыела. Кирәкле белешмәне алырга гариза бирер өчен дә кеше үзе кирәк, шуңа да безнең ишеләр монда буа буарлык (балаларын алып килүче). Һәркемнең үз хәле хәл, балаң белән тилмереп басып торсаң да, чиратын бирүче юк. Кемдер эшеннән сорап кына килгән, кемдер урын өстендә ятучы әтисен калдырып киткән. Кыскасы, ярты көн узгач, без гариза биреп калдыра алдык. Бер атнадан тагын килергә куштылар. Бу юлы милек турында белешмә бирәчәкләр. Әйтелгән вакытка килеп җиттек, тагын шул ук чират. Эчтә һава булмаганлыктан без кызым белән машинада көтеп торырга булдык. Ул арада кызым берничә тапкыр ашарга, пес итеп алырга, хәтта йокларга да өлгерде. Ниһаять, чират җитте дип ирем шалтыратты. Тиз генә кереп киттек. “Котылдык”, – дип шатлана-шатлана чыгып барганда, ни күрик, безнең ГАЗЕЛЬнең арттагы тәгәрмәчен салдырып яталар. Караклар безне күрсәләр дә, табышларын калдырып китмәделәр, ачык торган багажникларына салдылар да, элдерттеләр генә. Көпә-көндез, күз алдыбызда тәгәрмәчне салдырып киттеләр бит, әй. Кереп киткәнебезне генә көтеп торганнар, ярты көн буе каравыллаганнар инде безне, күрәсең. Башта бик борчылсак та, соңыннан тынычландык. Баш ярылып күз чыкмаган бит. Ә караклар янына иртәрәк барып җитсәк, башның ярылуы да бик мөмкин иде. Шулай тырыша торгач, барлык кирәкле документларны җыеп бетердек. Хәзер аларны тапшырасы, энә күзеннән үтәсе бар.

 

Икенче адым – хакимият

 

Район хакимиятендә документларны атнаның ике һәм нибары ярты көн генә кабул итәләр. Бер кеше кабул итү бүлмәсендә яртышар сәгать утыра. Шуңа бер тапкыр килүеңдә эләгә алуың икеле. Ә инде икенче көнне дә эләгә алмасаң, тагын бер атна көтәргә туры килә. Ул арада документларның вакыты тагын чыга... Инде бөтен нәрсәгә кул селтим генә дигәндә, ниһаять, керү бәхетенә ирешәсең. Кабул итәрләрме, юкмы? Энә өстендә утырган кебек, җавап көтәсең. “Сезнең документлар туры килеп бетми”, – ди күзлекле ханым. – Сезнең квадрат метрлар тиешледән артып китә. “Ничек инде?”, – дим мин аптырап. Хакимият вәкиле болай дип аңлата: “Ирегез исемендә 38 кв.м.мәйданлы фатир, сезнең исә авылда әти-әниегез йортында 17 кв.м. өлешегез бар. Сезгә, ирегезгә,балагызга 18,3 кв.м. мәйдан туры килә. Ә социаль ипотекага басар өчен ул 18 кв.метрдан артмаска тиеш”. Күңел төште, әлбәттә. Шулай да чыгып китәргә җыенган арада теге ханым безне янә үз янына чакырып алды. “Бер юлы бар инде аның, бик тә якын кешегезне пропискага кертсәгез, үткәрергә була. Тик белеп торыгыз, моны әле комиссия тикшерә, алар рөхсәт бирсә генә”, – димәсенме. Ятып калганчы, атып кал,диләр бит. Башка шунда ук иремнең сеңлесе килде. Ул Казанда югары уку йортында укып йөри, аңа да эшкә урнаша-нитә калса Казан пропискасы кирәк. Хәлебезгә кергән теге ханымга рәхмәт әйтеп чыгып киттек. Хәзер тагын кәгазь артыннан йөрисе, тагын шул ук юлларны үтәсе бар.

 

Кыскасы, безнең документларны алып калдылар. Үткәрсәләр бик яхшы, үткәрмәсәләр дә, артык борчылмаска уйлаштык та бу турыда оныттык. Аннан бирле ике-өч айлап вакыт узды. Казанда Сабан туе көне иде, кызым авырып китеп хастаханәгә эләктек. Кәеф юк, шулвакыт телефон чылтырый. “Бу администрациядән, сезнең документлар үтте, номерыгызны язып алыгыз”, – ди чыбыкның теге башындагы тавыш. Әй, шатландым инде! Хастаханәдән чыгуга, “Строим будущее” кооперативына килешү төзәргә киттек. Алга таба нишләргә кирәклеген белмәгәнгә, кооператив хезмәткәрләреннән кызыксынам. “Барысы да интернетта, шуннан карагыз”, – ди бер кыз дорфа гына. Кызык икән, ярый ла минем интернет бар, ә компьютерның кайдан кабызасын да белмәгән кешеләргә нишләргә?

 

Көн саен яңа закон

 

Өч бүлмәле фатир откан дуслар турында әйткән идем бит әле, менә алар да безнең кебек өчәү, 70 кв.метрын да ташламалы бәядән алдылар. 16мы, 17ме меңнән. Без алай ала алмыйбыз икән. Яңа чыккан закон нигезендә гаиләнең һәр әгъзасына 18 кв.метр гына ташламалы бәядән тиешле. Зуррак фатир алырга теләүчеләр нормадан тыш бәядән түли. Көн саен фатир алмаштырып йөреп булмый дип без дә өч бүлмәлегә басасы иттек. Ике банктан ссуда алып беренчел кертем керттек. Күп керткән саен, оту мөмкинлеге зуррак дип аңлаттылар. (Теге дусларыбыз 120 мең генә кертеп тә өч ай эчендә фатирлы булдылар) Без дә тиз генә отарбыз да, яңа фатирга күчеп, бер бүлмәлесен “снимать” итәргә биреп, ссудаларны түләп барырбыз дип уйладык. Бәндә меңне, Ходай берне багышлый диләр. Алдан план корып куярга ярамый икән, аны бер авыз пешкәч кенә аңлыйсың. Шөкер, аена 20 меңгә якын ссуда түләсәк тә, ачтан үлмәдек. Ирем көне-төне эшләде. Минем бюджетта эшләгән акча юлга, балалар бакчасына түләргә генә китеп барды.

 

Өч ел вакыт үтеп тә китте, ул вакыт эчендә безгә тагын бер тапкыр документлар җыйдырттылар. Берәр нәрсә үзгәрмәгән микән дип тикшерәләр икән. Өч ел эчендә конкурслар әллә ни күп булмады. Ялгышмасам, ике-өч конкурста катнаштык. Аларында да сукырларча, ягъни уйнатыла торган йортның кайда урнашканы билгесез, беркетмәдә төзелеш адресы гына күрсәтелгән. Шулай да башка чара юк, ниндие эләгә шунысына риза буласың инде.

 

2009 елның ноябрь аенда зур конкурс булды. Монысында отмасак акчаларны кире алып, соц.ипотекадан чыгарга уйлаган идек инде. Чөнки хәзер фатир бәяләре болай да төште. Банклар да ипотека процентларын күп куймый. Үзең теләгәнен сайлап алып та була.

 

Конкурста катнашу өчен беркетмәләрне элеккеге кебек кулдан тутырырга ярамый, интернетта гына заявка калдырасың. Ә коопреативның сайтына ансат кына керәм димә. Төннәр буе саклап утырсаң гына. Әле ярый өйдә интернет бар. Конкурска йомгак 15 ноябрьдә ясалырга тиеш. Тик әлеге дә баягы интернетларына кереп булмый. Ә беләсе килә. Шулай итеп кооперативка юл тоттык. Мондагы халык, мондагы халык. Конкурста җиңү-җиңмәүне бер бүлмәдә әйтәләр. Бәясе – 60 сум. Мондый вакытта акча жәл мени? Кыскасы, бу конкурста без оттык. Хәзер безгә янә администрациягә барасы икән. Перерегистрация үтәргә. Без аны өченче тапкыр үтәбез инде. Әгәр дә безнең бу фатирга хокукыбыз юк дип тапсалар, аны бездән кире аласылар икән. Бу этапка җиткәч, кул селтәп булмый, ничек тә түзәргә туры килә. Ярты көн чиратта торганнан соң документлар исемлеген тоттырдылар. Теркәү палатасында өч ел эчендә бер нәрсә дә үзгәрмәгән икән. Һаман шул ук этеш-төртеш һәм усал хезмәткәрләр. Андагы хәлләрне язып тормыйм. Кыскасы, документларны әзерләп бетергәч, тагын хакимияткә киттек. Монда безне ис китәрлек яңалык көтә иде. 2009 елның март аенда яңа закон чыккан. Шуның нигезендә без хәзер откан фатирыбызның бөтен квадрат метрын 30 меңнән түләргә тиеш булабыз (ташламалы бәя 23100сум). Баксаң, әгәр дә кешенең милеге булса, шул милекнең квадрат метры социаль ипотекага откан фатирың мәйданыннан чигерелә икән. Шунысына шаккатам, нишләп аны безгә алданрак әйтмәделәр? Күпме сынаулар узып, бу өлешенә килеп җиткәч беркем дә баш тартмый, билгеле.

 

Мин шундый нәтиҗәгә килдем: социаль ипотеканың әллә ни өстенлеге юк. Көн саен үзгәреп торган законнарга да ышаныч юк. Фатир бәясен түләп кенә бетердем дигәндә, тагын бер нәрсә уйлап тапсалар, аптырамагыз...


Айсылу БАРИЕВА
Интертат.ру
№ | 04.12.2009
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»