поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
23.04.2017 Милләт

V Татар хатын-кызлары форумында мөһим темалар күтәрелде

Җыенда Татарстан дәүләт советы рәисе урынбасары Римма Ратникова, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров, «Казан Кирмәне» музей-тыюлыгы мөдире Зилә Вәлиева катнаштылар.

Россиянең бөтен төбәкләреннән, чит илләрдән килгән 400ләп делегат арасында Самараның “Ак калфак” оешмасы рәисе Разия ханым Әюпова, директоры Гөлфия Кәримова, мәдәният бүлеге җитәкчесе Айсылу Әбдиева, “Алтын инә” милли кием тегү ательесы хуҗасы Гөл¬нара Насыйрова, оешма әгъзасы Алия Канюкаева, Гали авылының “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Илһамия Кәримова, аның урынбасары Кәүсәр Шәйхетдинова, оешма әгъзасы Гөлшат Низамова һәм “Бердәмлек” газетасы хәбәрчесе Эльмира Шәвәлива да бар иде.



Ике көнгә исәпләнгән җыенның беренче көнендә кунакларны автобусларга утыртып, Татарстанның төрле районнарына җибәрделәр. Самаралыларның бер өлеше - Биектауга, икенчесе Яшел Үзән (Зеленодольск) районына юнәлде. Әйтергә кирәк, Татарстаннан читтә яшәүче хатын-кызларны биредә бик тә кызыклы һәм гыйбрәтле очрашулар көтә иде. Татарстанның cоциаль мәсьәләләр буенча министр урынбасары Гөлшат Сафина җитәкчелегендә Яшел Үзән ягына баручыларның беренче тукталышы Исаково авылы янындагы этнография музее булды. Аның хуҗалары Миңнедамир һәм Рамилә Камалтдиновлар 10 ел буе музейны үз теләкләре һәм  үз куллары белән төзиләр. Матур гына өе, келәте, мал сарае, җил тегермәне, балчык чүлмәкләрен яндырып чыныктыру миче, туку станогы, такта ярдыру һәм күпер ясау җайланмалары булган йортны хәлле крестьян хуҗалыгы дип атарга була. Бу шулай да.

Хуҗалар биредә “Уйнагыз, гармуннар” фесивальләре, милли туйлар үткәреп, экскурсиягә килүчеләргә билетлар сатып, матур гына яшәп яталар. Шуларны карап йөргәндә артыбыздан ияргән сарык белән бәти безне автобуска кадәр озатып куйдылар, ә юлга кузгалгач, бик эшлекле кыяфәт белән йорт капкасына кереп югалдылар. Күп хатын-кызлар үз авылларына, яшьлекләренә кайткандай булып, хисләнеп:  “Тал бөресе”н сузып җибәргәннәр иде, һавада җылы яклардан кайтып килүче киек казларны күреп, җырны алыштырдылар:
Киек казлар китә
                       каңгылдашып,
Ямансулап кала күңелләр,
Казлар кайтыр, ләкин кире
                               кайтмас,
Без кичергән матур бу көннәр”, - дип, татар иленнән читтә яшәүчеләр үзләрен дә шушы казлар белән чагыштырып, моңсуланып алдылар. 

Ә юлыбыз дәвам итә. Менә мәгърифәтче, галим булып танылган Каюм Насыйриның туган авылы Югары Шырданга килеп җиттек. Күренекле милләттәшебезне туган якларында онытмыйлар. Авыл халкы аның исеме биреләчәк 1902 елда төзелгән иске мәчетне торгызу белән шөгыльләнә. Моңа аларны шушында туып үскән, зур дәрәҗәләргә ирешеп, галимнең мирасын барлау белән шөгыльләнә башлаган Асия Гобәйдуллина рухландырган. Авылда бары ике тарихи һәйкәл - Каюм коесы (Насыйровлар гаиләсе коесы) һәм Каюм Насыйри акчасына салынган шушы мәчет бинасы сакланган. Аның язмышы илебездәге күп дин йортларының язмышын кабатлап, 1934 елга кадәр генә мәчет булып хезмәт иткән. Манарасын сүткәч, 1972 елга кадәр биредә башлангыч мәктәп эшли. Аннан аны күчереп салып, китапханә, медпункт, канцелярия урнаштыралар. 2013 елда бу бинаны сак¬лап калу йөзеннән кабат мәчет итеп торгызу тәкъдиме кертелә. Хәзерге вакытта ул инде 85 процентка әзер.

Каюм Насыйриның авылдашлары кунакларны җирле куе катык һәм өчпочмаклар белән сыйлап, автобуска кадәр озатып, хушлаштылар. Ләкин Каюм Насыйри темасы шуның белән тәмамланмады. 700 кеше яшәүче шактый зур Олы Ачасыр авылында да безне Каюм Насыйри музее көтә иде. Мәгърифәтченең туган авылы тарала башлагач, 7 километр ераклыктагы Олы Ачасырда архитектура-этнография комплексы булдырылып, Каюм Насыйриның шәхси әйберләре дә шунда күчерелә. XIX гасыр ахыры - ХХ гасыр башында яшәгән урта хәлле крестьян тормыш-көнкүрешен сурәтләгән бу йортта Каюм Насыйриның үз куллары белән ясаган диван, секретер, сәке һәм күпсанлы китаплары саклана. Сүз уңаеннан, күптән түгел Татарстанда Каюм Насыйриның татар халык ашлары турындагы китабы кабат басылып чыккан. Димәк, йөз ел элек яшәгән мәгърифәтченең рецептлары бүген дә көн кадагында.

Юлчыларның уңай тәэсирләре Яшел Үзән шәһәренең  “Чишмә” һәм “Киләчәк” дип аталган татар балалары бакчасында тагын да тулыланды. Биредә бер өлешебез балалар көче белән милләтләр дуслыгы темасына әзерләнгән кичә, икенчеләребез "бишек туе" йоласын карадылар. Бу матур шәһәрнең 3 санлы гимназиясендә дә гореф-гадәтләребезне, җыр-биюләребезне, телебезне саклау өчен бик күп эшләнә икән. Бер гимназиядә генә әллә ничә музей бар - “Күренекле кешеләр музее”нда Яшел Үзән районыннан чыккан галимнәр, артистлар, язучылар турында мәгълүматлар тупланган. Икенче бер бүлмә диварлары бу мәктәпнең элеккеге директорлары, яхшы укытучылары һәм укучыларының рәсемнәре белән бизәлгән.

Гимназия буенча сәяхәт актлар залында тәмамланды. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисенең беренче урынбасары Данис Шакиров бу якларның күренекле хатын-кызларын - җирле “Ак калфак” оешмасы рәисе Тәзкирә  Шәйхуллинаны, Зеленодольск шәһәрен беренче мәртәбә Яшел Үзән дип атаган зыялы хатын Луиза Кашапованы, татар балалары бакчалары мөдирләрен һәм мәктәп директорларын Рәхмәт хатлары белән бүләкләгәннән соң, гимназия укучылары бик матур концерт куйдылар. Ахырда кунаклар ашханәдә  милли ашлар белән сыйланганда җырлашып та алдылар, танышып та беттеләр. Автобусыбыз  Казанга килеп җиткәндә күп тәрәзәләрдә утлар сүнгән иде инде...

Корылтайның икенче көне Тинчурин исемендәге театр бинасында уздырылган пленар утырыштан башланып китте. «Ак калфак» татар хатын-кызлары оешмасы рәисе Кадрия Идрисова урыннардагы җитәкчеләргә кыюрак булырга, өлкә, шәһәр, район җитәкчеләре, эшмәкәрләр белән элемтәләр урнаштырырга, бу эшне башкара алмаган очракта, рәислек итүне җитәкче булып эшләү тәҗрибәсе булган башка кешегә тапшырырга кирәк,  дип чыгыш ясады.

Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров исә татар гаиләләрендә балалар күп булырга тиеш, дип белдерде. Пермь крае Барда районы гимназиясе директоры Нурия Исмәгыйлева  чыгышыннан соң ул: “Башкарылган эшләрегез күркәм, әмма Бардада балалар аз туа. Статистика кимү ягында. Балалар булмаса, без эшләгән эшләр барысы да бушка. Һәр гаиләдә бишәр бала үстерү максатын куярга тиешбез”, - дип әйтте.

Бу сүзләрдән соң трибунага чыккан Похвистнево районы Гали авылының “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Илһамия Кәримова үз авылында демография хәлләренең бик яхшы булуын билгеләп үтте. Шулай ук үткән көзне зур итеп уздырылган «Каз өмәсе», өлкә «Ак калфак» оешмасының башка эшләре турында сөйләде.

Төмән өлкәсенең «Социаль эшмәкәрләр» җәмгыяте директоры Әлфия Кәбирова «Әбием» дип аталган проект белән таныштырды. «Балалары эш эзләп башка регионнарга киткән, ирләре вафат булган әбиләр үзләрен кая куярга белмичә йөриләр иде. Безнең оешма аларны берләштерде, эшләүчеләрнең балаларын мәктәптән алып кайтырга, кичкә кадәр алар белән утырырга алынгач, дәртләнеп киттеләр», - дип сөйләде.

Шундый чыгышлар күп булды булуын. Ләкин бәйрәмнәр һәм фестивальләр, җыр-бию кичәләре, мастер-класслар үткәрү белән мавыгып китеп,  телне саклауның иң үтемле чарасы булган милли мәгариф темасы күтәрелмәде. Бәлки Татарстанда бу проблема тормыйдыр да. Әнә бит татар бакчаларын, татар гимназияләрен күреп йөрдек. Ә регионнарга нишләргә?  Авыллар бетә, алар белән бергә милли мәктәпләр дә ябыла, халык шәһәрләргә күченә, татар балалары рус мохитында яши,  рус, инглиз теле грамматикаларын, әдәбиятын су кебек эчә, ә үз телен белми. Әлбәттә, галим Искәндәр Гыйлаҗев сөйләгәнчә, балаларны татар теленә гаиләдә дә өйрәтеп буладыр. Ләкин ул балалар инде югары зәвыклы шагыйрьләр, язучылар, татар теле белгечләре булып җитешә алмаячак.

Зур мөнбәрдән бала тудыру кирәклеге турында әйтелгән икән, татарлар, әлбәттә, тырышыр, балалар да туар. Ә менә алар мәктәпкә барганчы татар телендә укыту мәсьәләсе хәл ителерме? Әллә безнең балалар, теге киек казлар кебек, үз телебездә уку өчен Татарстанга барып йөрергә тиеш булырлармы?

Телне саклаудан кала башка проблемаларыбыз да байтак. Яшьләребез руслаша, кыз-егетләребезгә элек хас булган сафлык хисе җуела бара, никахлашып яшәү кичектерелә, ә хатын балага узгач, зур проб-лемалар башлана. Мисал артыннан ерак барырга да түгел, җыен кунакларының һәрберсенә таратылган “Сөембикә” журналының 4нче саны безгә юл күрсәтеп тора сыман. Анда Мәдинә Афзалованың “Туасы җаннар хакына”, “Чүплектәге... бәбиләр” дип аталган ике мәкаләсе ярылып ята. Автор бөтен гаиләләрнең дә "образцово-показательный", булып бетә алмавы, кайберләренә ярдәм дә кирәк булуы турында яза. Мәдинә ханым авырга калган яшь кызларның ата-анасы белән сөйләшү, килештереп булмаган очракта, бала табучыга һәм нарасыена яшәү урыны булдыру, акча, кием-салым, шул ук памперслар белән ярдәм итү, эшкә өйрәтү тәҗрибәсе белән уртаклашкан. “Ак калфак” оешмаларының энергиясен дә шундый хәйрия эшләренә юнәлтсәк, эшебез нәтиҗәлерәк булмасмы икән? Ә татар оешмалары ярдәме белән яшь ананың тормышы түгәрәкләнгәч, ул үзе дә бишек җырларын көйли башлаячак...

Матур-матур калфаклар кигән хатын-кызлар җыенында яулык мәсьәләсе турында да сүз катучы булмады. Татарстанның «Мөслимә» иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Әлмирә Әдиятуллина «Азатлык» радиосы хәбәрчесенә: «Сүз татар теле, чәй эчү, май язу, орчык туе оештыру, шәл бәйләү турында барды. Әхлак, әдәп турында бер сүз булмады. Чын татарча, мөселманча әссәламүгаләйкүм дип сә¬лам бирүчене дә күрмәдем сәхнәдән. Әхлак аша гына татар телен дә, гореф-гадәтләрне дә саклап була. Моны исәпкә алучы гына юк. Мордовиядәге татар мөслимәләре кыйналганда безнең оешма кайда гына язмады, кайда гына чыгыш ясамады. Бу бит нәкъ татар хатын-кызларын җәберләү булды, аларның хокукларын кысу иде. Бу кабатланмасын өчен, көч тупларга кирәк, хокукый яктан әзер булырга тиешбез. Бу җыеннар да мөслимәләр яклы булып мөрәҗәгатьләр кабул итәргә тиеш иде», - дип сөйләгән.

Пленар утырыш ахырында лаеклы хатын-кызларыбызны бүләкләү тантанасы уздырылды. Иң зур бүләк - Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре исеме, Самараның «Ялкынлы яшьлек» ансамбленең алыштыргысыз җырчысы, «Ак калфак» өлкә оеш¬масының мәдәният бүлеге мөдире Айсылу Әбдиевага бирелде. Без синең белән горурланабыз, Айсылу!

Шулай ук Россия һәм чит илләрдә яшәүче һәм «Ак калфак» оешмаларында бик күп файдалы эшләр башкарып килүче күпсанлы хатын-кызларга Татарстан хөкүмәте,  Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты исеменнән Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары, Муса Җәлилнең 110 еллыгына чыгарылган медальләр тапшырылды.

Пленар утырышны тәмамлап, Ринат Зиннур улы да: «Бишек җырларын өйрәнү, алъяпкыч-калфаклар тегү, чигү һәм бәйләү, бишек туйла¬ры, килен төшерү йолалары кебек эшләр телебезне, гореф-гадәтләребезне саклау чаралары гына, - дип белдерде. - Быел Бөтендөнья татар конгрессының 25 еллыгын билгеләп үтәбез. Шул уңайдан 25 майда Парижның Марс кырында Бөтендөнья Сабан туе үткәрәчәкбез», - дип, барыбызны да шунда чакырды. 

Көннең икенче яртысында хатын-кызлар Казан Ратушасында «Калфак туе» дип аталган бик матур чарада катнаштылар. Ял концерты да бишек җырларыннан башланып китте.  Казанның «Мирас» балалар ансамбле Самара өлкәсе Иске Ярмәк авылының борынгы чигү өлгеләре буенча эшләнгән милли күлмәкләрдән чыгып, вакка бии башлагач, Самара делегациясе зур горурлык хисе кичерде. Бөтен дөньяга сибелеп яшәгән татарлар «Ярмәк вагы»н күрәләр, беләләр икән, Самарада егерме ел буе «Яктылык» татар мәктәбе эшли икән, шәһәр уртасындагы парк¬та өлкә Сабан туйлары оештырып торабыз икән, Җәмигъ мәчетеннән азан тавышы ишетелә икән, димәк безнең өлкәдә милли эшләр тиешле дәрәҗәдә оештырылган, дип әйтергә була. Ләкин, Ринат Зиннур улы әйтмешли, иҗтимагый оешмалар эше "тавык та чүп¬ләп бетерә алмаслык". Аларның барысын да башкарып чыгу өчен яшьләр гайрәте, бай эшкуарларның хәйрия акчалары кирәк. Әнә, өлкә «Дуслык» татар иҗади-иҗтимагый оешмасы президенты Фәхретдин Канюкаевның җайлы һәм тизйөрешле «Тойота»сына утырып, Казаннарны әйләнеп кайттык бит әле. Аңа һәм аның кебек милли җанлы башка эшкуарларыбызга Аллаһының рәхмәте яусын иде.


Эльмира ШӘВӘЛИЕВА
Бердәмлек
№ --- | 23.04.2017
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»