|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
21.04.2017 Ир белән хатын
"Кайчандыр сау-сәламәт яшьтәшләремнән кимсенә идем - хәзер мин бәхетле"ДЦП белән авыручы балалар турында еш язабыз. Сабыйлары белән бергә ничек интеккәннәрен әти-әниләре үзләре генә белә. Әмма ничек тә авырлыкларны җиңәргә, баласын аякка бастырырга тырышалар. Казанда яшәүче Гөлназ Баһаутдинованың әти-әнисе дә кулларын салындырмаган, кызларын савыктыру өчен көчләрен кызганмаган. Үҗәтлек, сабырлыклары юкка чыкмаган – Гөлназ буй җитеп, гаилә корган. Ире Рафис та – ДЦП диагнозлы ир-егет. “Булачак ирем белән Казандагы 4 нче мәктәп-интернатта укыганда таныштык. Әмма мин монда озак укымадым. Нигәдер бу мәктәпне үз итә алмадым. Шуңа күрә укуымны тәмамламыйча китеп бардым. Әмма араларыбыз өзелмәде. Насыйп булгач, Рафис белән барыбер бергә булдык, – дип сөйли Гөлназ. – Ул көйләр яза. Ә мин фортепьянода уйнарга яратам. Моң да якынайтты безне. Дуслашып йөри торгач, Рафисны бик яратканымны аңладым. Ул да мине яратканын, миннән башка яши алмаганын яшерми иде. Очрашып йөри торгач гаилә корырга булдык. 2014 елның декабрь ае иде”.
Гөлгенә ШИҺАПОВА |
Иң күп укылган
|