• 25.05 "Супер кияу" Г.Кариев театры премьерасы. 18.30.
  • 25.05 Кариев театры. "Супер кияү" ("Алты кызга бер кияү") (Т.Миңнуллин). Комедия. 18.30
  • 28.05 "Аршин мал алан". Музыкаль комедия. Оренбур Татар театры бинасында.
Туган көннәр
  • 25 Май Мәсгут Гайнетдинов
  • 25 Май Рөстәм Зәкуан
  • 25 Май Илгизәр Хәсәнов
  • 25 Май Гөлүсә Закирова
  • 25 Май Илфир Якупов
  • 25 Май Миргазыян Юныс
  • 25 Май Госман Исхакый
  • 25 Май Әлфия Айдарская
  • 26 Май Марс Тукаев
  • 26 Май Мәдинә Нурулла
  • Продается жилой дом на тихой спокойной улице. Состоит из 2х комнат. Общая площадь дома - 42,8 кв. м. Проведены все необходимые коммуникации(газ, свет, вода), есть надворные постройки, баня, колодец. За домом живописная поляна, озеро. Подходящее место разведения пчел. Подъездные пути асфальт до дома. Документы готовы. Камско-Устьинский район.тел.89674628716
  • Бер бозаулаган тана ите сатыла. Бәясе 290 сум. Минзәлә районы Урыс авылы телефон 8-905-372-46-08
  • Яңа өйләнешкән яшь пар Казанның Совет һәм Вахитов районнарында 8-10 мең сумга гостинка эзли. Чисталык һәм вакытында түләү гарантияләнә. Риелтор һәм агентлыклар борчымасын. тел.: 89377703861
  • Квартирага тәртипле, чиста бер татар кызын эзлим. 89093070197 Алия.
  • Туй күлмәге сатам. Бик матур, бик яхшы хәлдә. Чиста , догалы кыз кигән күлмәк. Үз хакы 25 мең, сатам 10 меңгә. Размеры 44. Тел. 8917 2900255
  • Сатыла мунча. тел.89375757158
  • Шәҗәрәгезне төзим. Телефоным: 8–917–874–16–40. Тongekuk@gmail.com Дамир.
  • Казанда, Восстание һәм Декабристлар урамы кисешендә урнашкан бинада 5 м кв. урын арендага бирелә. Бина эчендәге күршеләр - матурлык салоны, оптика. Урын ателье, вак ремонт эшләре һ.б. өчен бик уңай. Бу районда халык агымы да зур. Тулырак мәгълүмат 89600430099 тел. буенча.
  • Балтач районынын Биктәш авылында, яхшы хәлдә сакланган йорт сатыла ,18 сутый җире бар. Су, газ кергән. Мунча, абзарлар бар. Бәясе килешү буенча. 89195067826 яки 89127247275
  • Актаныш районы, Яңа Әлем авылында йорт сатыла. Бәясе килешү буенча. 8 927 044 25 80

 

 

 
Архив
 

               

21.04.2017 Әдәбият

Тургай картаямы икән? (ХИКӘЯ)

Шәйхәттәр бабай җәй көннәрендә, урамга чыгып, үзләренең капка баганасына сөялеп торырга ярата. Үткән-сүткән кешеләр, аңа сәлам биреп: “Нихәл, бабасы?” – дип китәләр, ә телгә үткенрәкләр: “Аумасын дип әйтәсеңмени, Шәйхәттәр бабай, капка баганасын терәп торасыңмыни? Колхоз трутдин түлиме соң аудармый тотып торган өчен?” – дип, карт кешенең кәефе китәсен-китмисен дә искәрмичә, шаяртып узгалыйлар.

Әллә капка баганасы елдан-ел үсә, калыная бара инде, әллә бабагыз кечерәя, юкара, соңгы берничә елда багана янында солы көлтәсе хәтле генә булып калды. Авылда аңардан картрак кеше юк дип сөйлиләр. Имеш, ул Әби патша заманасында ук солдатка алынып, бер чиләк аракыны ялгыз башы чөмереп бетереп, әллә кемнәрнең генә кара мунчаларын нигезе-ние белән авылның икенче башына күтәреп илтеп куйган... Анысы Әби патша заманасында  дигәннәре бик карт дип әйтүләре генә инде, билгеле. Ә мунчаны күтәреп илтеп куйган диюләренә ышанырга да була, яшь чагында ул яман көчле булган, дип сөйлиләр. Аның каравы, хәзер... Әллә чынлап та капка баганасы үскәннән-үсә, юанайганнан-юаная инде!..

Авылда тагын бер карт кеше бар. Анысы Гөлҗиһан әби... Шәйхәттәр белән бер чама дип сөйлиләр. Яшь чагында бик тә матур булган, имеш. “Гөлҗиһан әби, син авылда матурларның матуры булган, дип әйтәләр?!” – дигәч, әбиегез : “Ией, кызым, мин узганда, җәяүле җиргә ятып карар иде, атлы атыннан төшеп карар иде,– дип әйткән ди. – Хәзер генә ул мине күргән кеше куркып кала, теге вакытлары... иех!.. Саргаючылар күп булды минем өчен, берсе әле дә исән”,– дип әйткән, имеш.

Саргаючыларның берсен әлеге шул капка баганасын терәп  торучы Шәйхәттәр бабайга юрыйлар. Имеш, бусы җиткән егет, тегесе җиткән кыз чакта араларында нидер булган... Хәер, авыл телендә йөргәннең барысына да ышана китсәң...

Шулай да Шәйхәттәр бабагызның үзеннән сорап бакканнар. Картыгыз башта бик озак кына аңламаганга салышып торган, кабат-кабат сорагач кына көлеп җибәрергә иткән  сыман, иреннәрен кыймыл-кыймыл китергән дә: “Кхххм...” – дип куйган ди. Бу “кххм”ны булган иде, дип әйтте, дип баралар. “Чишмәгә су алырга килгән җирендә кочаклап үпкәч, көянтәсе белән җилкәгә кундырган иде: янәсе кеше алдында кулыңны икенче бик озайтмассың! Ә кич белән, мунча артында күрешкәндә, үзе куенга кереп утыра иде, соңгы әтәчләр кычкырганга чаклы кочактан чыкмый иде”,– дип әйтте дип баралар. Икенчеләр исә, бу “кхххм” карт кешенең тамак язып җибәрүе генә булды, безнең сорауны ул бөтенләй аңламады да, димәкче булалар. Белмәссең...

Аңламадымы икән, ай-һай... Шәйхәттәр бабагыз үткәннәрне бик яхшы хәтерли, гүя аның хәтере моннан күп еллар элек борып туктатылган  да шуннан бирле бер тапкыр да яңадан җибәрелмәгән. Авыл моннан әллә ничә еллар элек нинди булган булса, Шәйхәттәр бабай шул авылны гына белә кебек... Казан артистлары, концерт куярга килгәч, баганага сөялгән бабагызны күргәннәр дә:

– Клубыгыз кайсы урамда? – дип сораганнар.

Бабагыз:

–Мәчет каршында, – дип өйрәтеп җибәргән.

Авылда мәчетнең юклыгына инде утыз ел! Шәйхәттәрнең бөтен сөйләшүе шушы “мәчет каршында”га бик охшап тора. Фәләннәр коесы, фәләннәр тыкрыгы–аның гел әйтә торган сүзләре, ә ул кое инде күптән юк, колхоз авылга артезиан коесы казытканга әллә ни гомер, суны электр чыгара, ә фәләннәр  тыкрыгы урынында хәзер колхозның алма бакчасы... Ә  Шәйхәттәр бабай өчен аларның гүя берсе дә юк. Хәер, монда да кайберәүләр, ул мутлыгы белән генә шулай итә, аның белмәгәне юк, көне буе урамда сөялеп тора-тора бөтен  авылның нишләгәнен энәсеннән җебенә тикле белеп тора, аның саңгырау булып кылануы да мутлыктан гына, үзенә кирәкне бик ишетә ул, әнә теге вакытны... дип, моннан берничә еллар элек булган бер вакыйганы сөйләп бирәләр.

Бер тапкыр шулай, Шәйхәттәр абзагызны саңгырауга исәпләп, аның алдында колхоз рәисе Мөхип белән кырчылык бригадиры Салихҗан икәү авыл халкын сүгеп торалар икән: янәсе, ялкаулыкның чигенә чыктылар, үз тамакларын гына кайгырталар, колхоз эшенә йөрмиләр. Шәйхәттәр бабай баганага сөялгән килеш, барысын да ишетеп тора, имеш. Менә бервакыт Мөхипне: “Кил әле, улым, бирегә”,– дип кул изәп, үз янына чакырып китергән дә тотынган тегене ипләп кенә... Син авыл кешесенең тамагын туйдыр әүвәле башта, аннары ялкау дип әрләрсең, ничә ел инде трутдингә чыпчык туенырлык та ашлык бирмисез, әле дә рәхмәт әйтерлек безнең авыл кешеләренә, ачлы-туклы көннәр буе эшләп йөри...”

Мөхип бик зур кеше бит инде  авылда... Аңардан зуррак шул тау башында җил тегермәне генә бар. Ничә еллар инде авылга сыя алмыйча йөри, борын югары, район  башлыклары белән  әшнәлек зур... Аларга балны тәпәне-тәпәне белән генә биреп җибәрә. Алма бакчасында алма өлгергәч, “Волга” белән килеп, алманың яхшысын гына төяп китәләр... Итне, майны әйтәсе дә юк инде... Шушыларның барысын да әйбәтләп кенә тезеп чыккан Шәйхәттәр бабагыз рәис Мөхипкә. Мөхип, каршы бер сүз әйтә алмыйча, тыңлап тора ди шул. Шәйхәттәр бабагыз: “Мин багана төбендә генә басып торсам да, бияләй эчендә бармак кыймылдатканыгызга тикле сизеп торам, миннән яшерә алмассыз...” – дип әйткән ди. Шунда Мөхип әйтә, имеш: “Мае да, балы да әрәмгә китми. Шәйхәттәр бабай, курыкма. Шунсыз комбайннарга, тракторларга запчасть алып булмый,  май белән майлагач кына, запчасть шалт итеп кайтып керә, эшләр чиратсыз йөри башлый”,– дип акланырга тырышкан, ди. Менә әйт син шуннан соң бабагызны саңгырау дип... Шушы вакыйга булып узгач, Шәйхәттәргә сәлам биреп китүчеләр кинәт күбәйде, югыйсә ул барыбер ишетми дип, аның ягына карамыйча гына үтәләр иде.

Анысы, мутлыгы да бардыр, ләкин картлыгы да бар... Бу авыл аның күз алдында авыл булды. Ул малай чакта инеш башында барлыгы биш-алты йорт  кына иде. Әнә теге юан өянкеләр, башларында бүрек-бүрек карга оясы... юк иде бит. Аларны Шәйхәттәр бабагыз үзе утыртты. Тал чыбыгы кисеп алып кайтты да су буена төртте. Хәзер әнә карагыз аларга... Бишәү килеп кочакласаң да, колачың җитмәс... Гомер дигәнең... искән җил белән бер икән: үтте дә китте. Бүген бала-чага атасына әйләнеп картаеп баручыларның бишектә аяк бармакларын имеп яткан чакларын белә бит әле ул. Төпсез ыштан киеп, урамда чапкан чакларын... Имән бармакларыңны маңгаенда мөгез итеп куеп, Мөхипкә бер акаеп карасаң, чырый-чырый елап, өйләренә кереп кача торган иде, ә бүген район нәчәлникләрен майлап йөри, авыл халкы өстеннән дә зур башлык... Акаеп караганнан гына курыкмый инде хәзер, шулай да бер өркетергә кирәк иде үзен: юкса ансат эшләргә гел үз кардәшләрен генә утыртып бетергән –тегермәндә аныкылар, умарталыкта  аныкылар, китапханәдә тагын үз нәселе... Авыр эшкә якын да килмиләр...

Бүген Шәйхәттәрнең күңеле нишләптер гел егет чагына кайтып төшә дә тора. Кояш та бүтән иде, дип әйтерләр, ди, картлар. Юк, кояш шушы ук иде, тургайлар да шушылар ук, сандугачлар да... Гөлҗиһан белән булды, һай, булды... Әнә теге йөгереп үтеп баручы кызчык та картаермы икән? Аны да сөячәкләр бит, кочакка кысачаклар. Кояш күрмәс, ә ай күреп торыр. Ай дигәнең Гөлҗиһан белән Шәйхәттәрне дә гел күреп торды...

 Ай белән тургай картаймый, алар гел булачак, ә менә Шәйхәттәр юк инде. Гөлҗиһан да юк, бик күптән юк... Теге, йортлары мәктәп катын-

дагы Гөлҗиһан карчык, дисезме? Сүз ул бетәшкән карчык хакында түгел. Юк, бөтенләй башка Гөлҗиһан... Кочакка кыскач,  сөлек булып  бөтерелә иде. Мулла, тәкбир әйтә-әйтә, Шәйхәттәрне ут эченә озатмаган булса, Шәйхәттәр фронтларда озак югалып йөрмәгән булса, кем белсен... Колчак килә, дигәч, Шәйхәттәр авылдан чыгып качты. Күрше урыс авылының Чтипан карт базарга печән алып бара икән, рәхмәт төшсен, печән астына кереп посарга рөхсәт итте. Шул килеш кызыллар ягына фиут Шәйхәттәрең... Гөлҗиһан да ул әйләнеп кайтканчы фиут... Ашыкты.  Тургай күпме яши икән? Колхоз башлангач, ике ат җитәкләп, колхозга барып керде. Мөхип ул вакытта юл тузанында ыштансыз уйнап утыра иде. Хәзер бостон кия, йортның менә дигәнен торгызды...

Кешеләр капка баганасына сөялгән Шәйхәттәргә сәлам биреп узалар. “Вәгаләйкем” дип кала бабагыз, авыз эченнән генә. Кая ашыгып баралар соң бу кешеләр, көрәкләр күтәреп? Булды, һай, булды... Мулла тәкбир әйтеп сугышка озатмаган булса... ашыкты Гөлҗиһан... “Вәгаләйкем” дип кала бабагыз. Вәгаләйкем! Кая баралар көрәкләр күтәреп?”

Мөхип тарантаска утырып, авылдан чыгып бара. Дәшми генә узармы, дәшәрме?

–Шәйхәттәр бабай, замандашың Гөлҗиһан әби үлде бит, кабер казышырга бармыйсыңмы?

Тарантас чабып узды... Әллә капка баганасы кинәт бик каты үсеп китте!..Шәйхәттәр бабагыз идән себеркесе хәтле генә булып күренә... Мөхипкә бер җавап та кайтармады.. Тарантастан соң урамда тузан болыты эленеп калган иде. Кара болыт бик озак тарала алмыйча торды. Бабагызның күзләре урамнан узучыларны таный алмый..

– Ашыкты... Тагын ашыкты...– дип пышылдый иде аның иреннәре.

Ибраһим Гази хикәясе.

---
Матбугат.ру
№ --- | 21.04.2017
Матбугат.ру печать

Фикерләр

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Туган як
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Яңарыш
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Идел
Gong-TV
Бөтендөнья татар яшьләре форумы