поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
04.12.2009 Җәмгыять

КҮҢЕЛ КҮЗЕҢ КҮРМӘСӘ...

"Алтын мөнбәр" мөселман фильмнары фестивале быел да зур кызыксыну уятты. Килгән кунакларның, бигрәк тә мәскәүлеләрнең, берсе дә үпкәләп, гаеп итеп китмәгәндер. Китмәслек итеп тырышылган иде. Ләкин...

Ах, шул ләкин булмасын иде. Бар шул, бар. Быелгы фестивальгә бик каты "вирус" кертелгән. Ул астан гына, күренмичә генә ашап, яшәп ятачак. Бик матур, бик кирәкле иде бит бу фестиваль. Ул үзенең "Мусульманин", "Ми" для мамы" дигән фильмнары белән күңелгә кереп калды.

 

Быел да фестиваль Иранның "Свет в тумане" дигән фильмы белән башланып китте. Ул – яшь режиссер Панәхбәрхода Резаның тулы метражлы беренче киносы. Һәм бу фильм күп кенә фестивальләрдә катнашырга өлгергән. Үзе бик гади. Анда бары тик әтиле-кызлы ике генә кеше яши. Шушы коточкыч хәерче, дөньядан шактый ерак бер авылда ата белән бала мөнәсәбәте күрсәтелә. Яңгыр да томан, томан да караңгылык. Шушы эчпошыргыч халәттә ата хакы дигән мөнәсәбәт күңелләрне яктырта, җылыта. Кызның әтисе аягын юу күренеше шул дәрәҗәдә эшләнгән, бәхетнең иң югары биеклегенә күтәрелгән ки, матур, бик матур күренеш бу. Ә синең әтиеңнең аягын юганың бармы, булдымы? Минем юк, йөрәгемне үкенеч чеметеп алды. Бу фильм нәкъ менә шушы фестивальне оештыручыларның, фатиха бирүчеләрнең берсе – Россия мөфтиләр шурасы рәисе, Мәскәү җәмигъ мәчетенең олуг имам-хатыйбы Равил Гайнетдин күрергә теләгәнчә: монда намаз укымыйлар, гыйбадәт тә кылмыйлар. Ләкин ул башыннан ахырынача мөселман фильмы.

 

Шул ук көнне Вера Глаголеваның "Одна война" дигән фильмын карадык. Анда 1945 елгы май ае тасвирлана. Вакыйга төньяктагы кечкенә бер утрауда бара. Һәм шактый гына без белмәгән, сөйләргә, язарга ярамаган хәлләр күрсәтелә. Фашист басып алган җирләрдә басып алучылардан бала тапкан хатыннарны утрауга сөргәннәр. Болар да җиңү көтә. НКВД майоры килә, бурычы – хатыннарны төрмәгә, балаларны детдомнарга урнаштыру. Коточкыч хәлләр, Россия дәүләтенең үз халкына шәфкатьсезлеге, миһербансызлыгы оста күрсәтелә. Режиссеры шактый тәҗрибәле, киноларда 50 ләп роль уйнарга өлгерсә дә, "Одна война" аның беренче фильмы дип аңладым. Ул бу фильмга гомере буена әзерләнгәндер. Бик яхшы булган. Әле Бөек Җиңүнең 65 еллыгына әллә нинди бүләкләр алып бетерер.

 

Тик бер сорау тынгылык бирми: "Одна война"ның мөселман фильмнарына нинди катнашы бар соң? Дөрес, монда бер-ике җөмлә бар-барын, бусы да теге мин әйтергә теләгән "вирус" түгелме икән? Утраудагы бу бичара хатыннар төнлә белән качарга уйлый. Аларны алырга катер килергә тиеш. Ләкин аяксыз бер ир көймә таба. Качалар. Утрау артында – сазлыклар, алар артында, урман эчендә кешеләр бар ди. Анда беркем керә дә алмый ди. Берме-икеме ел элек бер кешене күргән булганнар ди. Староверлар диме соң шунда? Котылу юлы шунда булырга мөмкин бит. Олылар да, балалар да бик яхшы уйный. Ләкин ул урыс киносы, алар характерын, алар рухын ача. Үткән елларда берәү: "Мөселман киносы нәрсә белән аерыла?" – дигән сорауга анда "эчмиләр һәм басышмыйлар" дигән иде. Бу кинода алар бар. Шулай да ул беренче урынны алды.

 

Берәү: "Шөшле биреп без алдык, алдаладык татарны", – дип әйткән ди. Болар да: "Мөселманнарны кызык иттек әле", – дип кайтып киткәннәрдер инде. Мәскәүгә тәлинкә тотарга бигрәкләр дә өйрәнеп җиттек. Ә тегеләргә шул гына кирәк тә: "тиле дигән саен тигәнәк буе сикерәләр". Шул дәрәҗәдә кызыклар: бер дә чик, чама дигәнне белмиләр. Күрегез әле: безнекеләр Россия кинематографистлар берлеге рәисе Никита Михалковны фестивальгә китертә алуларына, әй, сөенделәр. Ул исә Казан Ратушасында "Россия кинематографиясендә милли мәдәниятләр берлеге һәм төрлелеге" дигән "түгәрәк өстәл" дә уздырды. Бернинди чакырусыз, хәер, Никита чакыргандыр, Казанга килгән философ һәм язучы Виктор Гросников "Православ мәдәнияте нигезләре" китабын Татарстан мәктәпләрендә укытырга тәкъдим итте. Китапны Ислам университеты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшинга биреп: "Татарстан бу китапны укытучы беренче төбәк булсын иде", – диде. Кунак булсаң, тыйнак булу тиеш тә соң, уйларга баш, акыл кирәк, бу бит әле кунак та түгел, Н.Михалковка ияреп килгән кеше генә. "Вирус"ның иң куркынычы менә шул булды, зур эш эшләп, чукындырабыз татарны, дип кайтып киткәннәрдер.

 

Татар фильмнары турында да үз фикеремне әйтәсем килә. Мин аларга һич кенә дә тел тидерергә җыенмыйм. Һәр икесе дә татар киносы гына түгел, мөселманныкы да. Рамил Төхвәтуллинның "Бөркетләр"е фестивальгә кертелгән иде. Монда безнең иң яхшы артистларыбыз Ренат Таҗетдинов, Равил Шәрәфиев, Әзһәр Шакиров, Зөлфирә Зарипова, Нариман Гарифуллин уйный. Кино менә шулар белән ота. Ул аларны күздә тотып язылгандыр да. Фильм туйдырмый, ардырмый, 80 минут бара. Рамил эшен бик авырдан башлады. Аның "Зөләйха" киносы да начар түгел иде. Үзебезгә калса, булмый бит безнең, акчалары да бик булмагандыр. Равил Шәрәфиевнең: "Мондый гонорарга мин башка кинога төшмим", – дигән сүзләре җитәкчеләрне сискәндерергә тиештер инде югыйсә.

 

Киноларга иҗат әһелләре, язучылар, артистлар, журналистлар бик аз йөрде. Югыйсә тема табарга мөмкинлекләр бик зур иде. Нигә әле нәкъ менә шул милләтне яктыртучы йолдызларыбыз "щепкинчылар"ның һәрберсе турында яртышар сәгатьлек сериал эшләмәскә? Кайда, кайсы илдә, кайсы театрда, кайсы халыкта күрелгән хәл бу?! Бер төркем, бер сыйныф шәкертләр 40 елдан артык армый-талмый артист булып яшәсеннәр әле. Әйе, әйе, алар артист булып эшләмиләр, алар яшиләр. Һәрберсенең үз сагышы, үз язмышы, беребез дә мәңгелеккә килмәгән, без китәсе капкалар каерылып ачып куелган, төшереп калырга иде. Соңыннан без үкенергә дә, еларга да оста.

 

"Бибинур" киносын кино итүче дә, утка керүче, суга төшүче дә шул "щепкинчы" Фирдәвес Әхтәмова бит әле. Никтер бу фильмны конкурска кертмәгәннәр. Янәсе, аны Канныга Франциягә алып баралар. Безнең сәнгать тирәсендәге түрәләр: "Европага чыгабыз", – дип үләләр инде. Ә Европага без кирәкме – анысын уйламыйлар.

 

Бу фильмны һичшиксез фестивальгә кертергә, беренче урынны бирергә кирәк иде, ул шуңа лаек иде. Бик кыйммәткә төшкән, диделәр. Татар киноларына һич тә тел-теш тидерәсем, гаеп эзлисем килми. Кино төшерергә бик күп акча кирәк, диләр. Акчасыз җирдә яһүдләр йөрми дә. Кайда соң үзебезнекеләр? 10-15 ел буена кадрлар әзерләү өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар иде. Ә безнекеләр акча бүлешүдән, акча сибешүдән уза алмадылар. "Исә Болгар җилләре" дигән фильм төшерәбез дигән булып та акчада коендылар. Бер авызың пешкәч, өребрәк кабасы да соң?!

 

Быелгы фестивальдә төрки халыкларның фильмнары бик нык читләштерелгән иде. Узган елларда башкортлар, казахлар, кыргызлар гаҗәп матур кинолар белән катнашканнар, сокландырганнар иде. Фестивальгә җыелган 400 гә якын фильм арасында аларның эшләре булмагандыр дип уйламыйм. Булгандыр, кертмәгәннәр генә.

 

Төркиядән төрекләр килгән иде. Никтер аларны да үзәккә, "Родина" тирәсенә якын китермәделәр. Бер киноларын да күрмәдем, күрдем дигән кешене дә ишетмәдем, матбугатта укымадым. Инде авыз тутырып әйтә алам: төрки-мөселманнар аралашмасын өчен дә "вирус" салынган иде. Прага, Чехословакия, Польшадан килгәннәр күп иде. Аралаштык, сөйләштек, татар халкының кунакчыллыгын сокланып сөйләделәр.

 

Быелгы фестивальдә миңа гаҗәп бер документаль фильм карау бәхете тиде. Ул фестивальдә катнашты, ләкин аны "Родина"ның 3 нче залында бер генә мәртәбә күрсәттеләр. Бик аз кеше карады, шуңадыр аның турында фикерләр дә булмады. Исеме үк үзенә тарта. "Семечки" дип атала. Безнеңчә көнбагыш булыр иде. Ләкин ул көнбагыш кына түгел, нәкъ менә семечка! Көнбагыш ул үсеп утыра, кояшка охшаган чәчәк ата. Кояш хәрәкәтенә карап башын бора. Бу фильмда сүз семечка турында бара. Аны авызда әвәлисең дә, шарт иттереп ярасың да орлыгын ашказанына тутырасың, кабыгын җиргә төкерәсең. Бу фильм Мордовиянең Белозерье авылы, аның кешеләре – көнбагыш үстерүчеләр, сатучылар турында. Бүгенге татар авылы, аның кара байлары, чабатасын түргә элгәннәр турында гаҗәп фильм. Урлашмаганнар, таламаганнар, эшләп баеганнар. Болар урамнарга асфальтны да үзләре җәя алалар. Ләкин менә 390 метр юлга асфальт җитмәгән. Шунда бер машина ыңгырашып ята. Өйләр хан сарае кебек, мәчетләре дә бар. Ә мәктәп?! Мәктәп юк шул, иске, Мәскәүдән акча көтәләр. Шунысы гаҗәп: телевизор карамыйлар, аракы эчмиләр. Ә балалар үзләре эреләр, йомрылар һәм бер-берсенә рәхимсезләр. Ә кайдан килсен соң ул мәрхәмәтлелек? 7 яшькә кадәр өйдә урысча, 7 яшьтән соң мәктәптә татарча сөйләшергә ярамый. Кыскасы, бар да бар, мәктәп юк, тел юк. Һавалану, тәкәбберлек, наданлык кычкырып тора.

 

Берничә ел элек эшсез, ач калган ювелир безгә җиздән бик матур комганнар ясап китергәләде. Бер мең сум тора. Мин боларны Болгарга алып барам. Читтән килгән бик якын дуслар булса, бүләк тә итәм. Менә бер комган калды. Әллә кайдан балкып, кояш нурында ялтырап утыра. Киләләр дә карыйлар, киләләр дә карыйлар, мең сумны кыйммәтсенәләр инде дип уйлыйм. Ярыйсы ук туйдырдылар. 2 мең сум дия башладым. Алмыйлар, үзләре сорыйлар. 3 мең мәйтәм. Әйтерсең лә шуны гына көткәннәр. Белозерьелылар алып та китте. Шуннан соң 3 меңлек комганны бик сорадылар. Менә шундый характерлы татарлар яши анда. Туй күренешләре дә тетрәндергеч. Андагы танк кебек чит ил машиналарын монда "текә"ләрдә дә күреп булмый. Туйларны 10 метр озынлыктагы "Лимузин"нар белән төшерәләр. Байлык белән ярышалар. Фильмны Мәскәүдән Галина Леонтьева төшергән. Бу урыс ханымы шул дәрәҗәдә нечкә җирне ничек тоемлый алган. Баксаң, Ханты-Мансида туган икән. Күрәсең, урыс булмаган милләтләрнең фаҗигасен туган якларында да күргәндер. Бу фильм миңа бик ошады: ул без күрмәгәнне күргән, без эшли алмаганны эшләгән.

 

Бу – гаҗәеп документаль, тарихи, бүгенге проблемалар киносы. Бүген татарны төрлечә бетерергә тырышу бар. Кайдадыр җирен алалар, кайдадыр телен алмакчылар, кайдадыр кадап калдырмакчылар. Ләкин Белозерьеда туй төшкәндә залп белән һавага аталар. Янәшә утырган ханым:

 

– Ник аталар? – диде.

 

– Мәскәү ишетсен өчен, – дидем.

 

– Нәрсәне?

 

– Йөрәк тавышларын.

 

Мәскәү чукрак: үзеннән башканы күрмәскә дә, ишетмәскә дә тырыша.

 

Мордовия татарлары үзләре турында бер сәгатьлек кино төшертүгә ирешкәннәр икән, туктап калмаслар.

 

Бүген яшьләребез "Татар теле Рәсәйдә икенче дәүләт теле булырга тиеш" дигән максат белән имза җыярга алынган икән, чит төбәкләрдәге татарларыбыз моны күтәреп алырга тиеш. "Көнбагыш" фильмы афәтләрнең, фаҗигаләрнең башлангычын кисәтә.

 

Моннан биш ел элек мөселман ­фильмнары фестивале бик матур башланган, аның нигезенә дөньякүләм кызыклы идеяләр салынган иде. Ләкин ул бозыла башлады, чит илләрнең мөселман киносы төшерүчеләре болай булса, килмибез диде.

 

Ярый әле шундый чакта, Ибраһим пәйгамбәрне яндырган утны сүндерергә томшыгы белән су ташучы кош кебек Әлмирә апа Әдиятуллина бар:

 

– Киләсез, бала, ничек инде килмисез, сез дә килмәгәч, фестиваль буламыни? – диде ул гарәпләргә.

 

Бу фестиваль Казанда туды, Казанда үсте, ул шунда яшәргә тиеш, тик кыйбласы дөрес булырга тиеш аның.


Шәехҗан Фәния ХУҖАХМӘТ
Ватаным Татарстан
№ 242-243 | 04.12.2009
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»