• 18.02 Премьера. «Разговор с душой. За гранью» (реж. Марат Башаров). Мәскәү. Crocus City Hall.
Туган көннәр
  • 18 Февраль Раушания Юкачева
  • 18 Февраль Фуад Халитов (1909-1981)
  • 18 Февраль Флера Зыятдинова (1947-2011)
  • 18 Февраль Бибрас Натхо
  • 18 Февраль Константин Глазачев
  • 19 Февраль Рәфыйк Мөхәммәтшин
  • 19 Февраль Райнур Шакиров
  • 20 Февраль Булат Бәйрәмов
  • 20 Февраль Булат Сруров
  • 21 Февраль Аммар Аль-Анси
  • Сниму 1к квартиру, не больше 10.000р. 89053778848. Звонок.
  • Натяжной потолок урнаштырабыз. Килеп улчәү, консультация бушлай, светильниклар да куябыз. Казан, Казан арты районнары. 89046768348
  • Казанда бүлмә сатыла. Җиһазлары белән. Бүлмәгә су кергән һәм чыккан. Ремонтланган. Т.89196307461
  • Вопрос юристу 89625751843.
  • Казань Сдаю 2х комнатную квартиру в Авиастроительном районе. т.89655808912
  • Актаныш. Приора машинасы 2008 елгы сатыла. 89625704993
  • Мунча ташына 2 билет. 900 сум. 22 февральгә 8-93-77-73-48-73
  • Казан янында М.Кабан авылында 6 сутый җир сатыла. Татар мөселман гаиләләренә өстенлек бирәбез, чөнки күршеләр шундыйлардан. 1200 000 89172286263
  • Продается дом в Кайбицком районе в селе Кушманы. Общая площадь 64,3 кв.м.(жилая 54,5 кв.м.), полностью готовый к проживанию. Есть газ, свет, вода, приусадебные построения. Красивая природа. Собственник. Недорого. Тел.: 89276760691
  • Кайбыч районы Кошман авылында яшәргә яраклы йорт сатыла. Кыйммәт тугел. 89276760691

 

 

 

 
Архив
 

               

19.04.2017 Экология

Табигать шаяруы: 19 апрель - Лениногорскида 10 см кар яткан! (ФОТО)

«Уянып чыксам иртән, бөтен җир ап-ак булган…” Бу шигырь декабрьдә генә түгел, Лениногорск халкы өчен нәкъ менә бүген актуаль. Синоптикларның юраганы юш килде, республиканың көньяк-көнчыгыш халкы иртәсен кар көрәүдән башлады. Азнакай, Әлмәт, Бөгелмә, Баулы районнарыннан язның “беренче кар”ын “смс” итеп юлладылар.

Лениногорскиның Иштирәк авылында кар үз нормасын аеруча да үтәгән. Биредә җиргә 10 см кар яткан!
 
–Гаҗәп хәлләр бездә, бүген кар яуды шул, – ди Иске Иштирәк авыл җирлеге башлыгы Нашат Мәҗитов. –Кичә кичтән һава торышы бик матур калды. Җиле дә, салкыны да булмады. Бүген иртәнге биштә исә буранлап кар ява башлады. Иртәнге 7дә 10 см булып җиргә ятты инде. Инде хәзер бураны басылса да, һаман явып тора. Һава температурасы -3 градус, салкынча. Тамчы да таммый, кар нәкъ кышкы кебек ята.
 
Авыл халкы инде машиналарын җәйгә “киендергән” булган. Вакытсыз яуган кар артык мәшәкать тудырмагае.
 
–Юллар начар, бозлавык. Әле менә Лениногорскига көчкә килдем. Җәйге резинага күчкән идем, бик сак кына кайтасы була инде.
 
–Безгә җәй Казанга караганда ике атнага соңрак килә. Әле халык бакчага чыкмаган иде, яшелчәләргә зыян килде, дип әйтә алмыйм. Әмма сукмаклар төшкән иде, күп җирдә кышкы кар эреп бетмәсә дә, яз исе килә иде. Бүген һавага кабат кыш исе  таралды, – диде ул.
 
 Нашат әфәнде соңгы елларда апрель-майда кар явуын хәтерләми.
 
–1965 елда, 9 сыйныфта укыганда 9 май бәйрәменә әбиләргә сандали киеп барган идем. Итек киеп кайттым, – дип көлә ул.
 
Синоптиклар әле 21 апрельгә кадәр кар яву ихтималын әйтә. Иртәгә, 20 апрельдә исә республика территориясенә циклонның үзәк өлеше керә. Көчле кар явуга әзер булырга кирәк. Ул соңрак юеш карга, яңгырга әйләнергә мөмкин. Юлларда бозлавык саклана.
 
 
 
 
 
Ә сезнең якларда кар яудымы? Күпме? Безгә дә хәбәр итегез!

Чулпан ШАКИРОВА
Интертат.ру
№ --- | 19.04.2017
Интертат.ру печать

 
comments powered by HyperComments

Фикерләр

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
ТНВ
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Туган як
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Яңарыш
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Идел
Gong-TV
Бөтендөнья татар яшьләре форумы
Себерке
Өмет
Диләфрүз
Татарстан Язучылар берлеге
comments powered by HyperComments