поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
19.04.2017 Мәдәният

Эльмира Галимова: «Мин бу юлның алабута-кычытканнарын таптап үттем инде...»

Эльмира Галимова дигән фикерен кистереп һәм дәлилләп әйтә белгән актив кызның, популяр музыка өлкәсендә дә, классик музыкада да бердәй иҗат итүче талантлы композиторның халык күз алдына чыккан тормышын күзәтеп торсам да, очрашып сөйләшкәнем булмады. Берничә тапкыр җыенып та, күрешү барып чыкмаганы истә.

Эльмира үзе мине һәрчак концертларына булсынмы, үзе катнашындагы башка чарагамы – чакыра торды. Димәк, аңа минем фикернең әһәмияте булган инде.

 
Эльмира белән бу әңгәмә – аның 24 апрельдә Татар филармониясенең Концерт залында узачак иҗат бәйрәме – театраль тамаша алдыннан, оештыру эшләре белән чапканда туктап торган чагын туры китереп сөйләшү.
 
-Мин синең зур иҗатчы икәнлегеңне, югары музыкаль даирәләрдәге дәрәҗәңне беләм. Инде бихисап популяр җырлар язган, зур классик музыкаль полотнолар тудырган, дистәгә якын спектакльгә музыкаль бизәлеш ясаган композитор булсаң да, беркайчан да синең һавалылыгыңның шаһиты булганым, я булмаса «йолдыз» булып масаеп йөрүең турында беркемнән дә ишеткәнем юк. Үзеңнең камил шәхес булып формалашып җитүеңә үзең дә, мин ышанган кебек, ышанасыңмы?
 
- Бу концертымны әзерләгәндә дә уйландым, мин бик иртә җырлар яза башлаганмын икән – 9 яшьтә үк. Башта күңел таләбе белән язган булсам, соңрак инде әсәрләрне төрле жанрларда иҗат итү өчен укырга кирәк булды. Әти-әни дә чын оста булыр өчен укырга, профессиягә җентекләп әзерләнеп килергә кирәклеген әйтеп тордылар. Зур сәхнәгә, зур иҗатка килүнең барлык киртәләрен, тиешле пунктларын уздык.
 
- Без дип сөйләшкәндә син кемнәрне күз алдында тотасың?
 
- Әти әниемне күз алдында тотам.

- Алар музыкага ни кадәр якын?
 
- Алар музыкантлар түгел. Ләкин мине музыка юнәлешендә үстерү өчен бик күп тырыштылар. Үзем, композитор булып, музыка дөньясында кайнасам да, кызым белән алар минем белән шөгыльләнгән кадәр шөгыльләнә алмыйм. Фән белән дә, музыка язу белән дә шөгыльләнгәч, туктаусыз эшләп торгач, бәлки вакытым да азрак каладыр инде.
 
- Сез сәхнәгә бик матур дуэтлар белән чыкан идегез – син һәм ирең Илнар Гәрәев. Хәзер Илнар сәхнәдә бөтенләй күренми.
 
- Илнар хәзер башка өлкәдә эшли. Иҗат, бигрәк тә шоу-бизнес өлкәсендә киртәләр, авырлыклар, төрле эчке сәясәтләр күп. Кайчак 3 тиен алыр өчен 5 тиен бирергә кирәк. Мин холкым буенча – көрәшче. Кайчак төшенкелеккә бирелсәм дә, барыбер максатыма ирешмичә туктамыйм, егылсам да – торып алга барам. Илнар көчен сәхнә өчен сарыф итәргә теләмәде, башка эш белән шөгыльләнергә карар кылды. «Илнар кая югалды, җырлавын сагынабыз», диючеләр күп, шунлыктан сәхнәгә кайту турында өйдә еш кына сөйләшүләр алып барабыз. Калганы инде киләчәк кулында.
 
- Матур гына тавышлы җырчы егет иде ул.
 
- Күңеленә хуш килгән җирләргә барып җырлый ул, төрле концертларда катнаша. Ләкин үз концертларын, гастрольләр оештырып йөрергә әлегә теләми.
 
- Андый эшләр белән шөгыльләнер өчен син дә артык җитди композитор инде.
 
- Әйе, шулай. Концерт куям дип, Казаннан ерак чыгып китә дә алмыйм, гел ниндидер җитди командировкалар, фестивальләр, фәнни чаралар килеп чыгып тора. 24 апрельдә Филармониядә иҗат кичәмне үткәрәм дә, 25е инде Астанага, төрки илләрнең хатын - кыз композиторлары фестиваленә китәм. Татарстаннан мин бердәнбер вәкил. Астанада, Зур Концерт залында Камера оркестры белән безнең зур концертыбыз булачак. Бу да минем өчен бик зур җаваплылык һәм горурлык. Чын күңелемнән әйтәм, әгәр эстрада юнәлешендә генә эшләсәм дә, туктаусыз гастрольләргә йөри алмас идем. Йөрүчеләргә Алла ярдәм бирсен.
 
- Сиңа кадәр актив иҗат иткән хатын-кыз композиторларыбыздан Резеда Ахиярова, Луиза Батыркаевалар бар. Кайбер җитди фестивальләргә берүзеңнең генә сайлануыңны алар ничек кабул итәләр икән?
 
- Без аралашып торабыз. Резеда Зәкиевна миңа карата бик җылы, аналарча мөнәсәбәттә. Ул мина үзе «Яшьләр арасында әле дә ярый син бар», - ди. Һәр өлкәдә буыннар алмашуы – ул бит табигый. Әлбәттә, өлкәнрәк композиторлар моны бик яхшы аңлыйлар. Оркестр белән эш итәрлек, җитди музыка язарлык композиторлар болай да бармак белән генә санарлык.
 
- Шулай инде, җитди композиторларны берәмләп кенә үстереп була шул, аның өчен күп тырышлык кирәк. Бу процессның тукталып торган чаклары да булмады түгел. Хәзер дә бу юнәлештә ду кубып эшләгәннәр күп түгел. Сине осталыкка өйрәткән мөгаллимнәр кемнәр, Эльмира?
 
- Казан музыка училищесында музыкаль теория бүлеген тәмамладым, шул ук вакытта вокал бүлегендә Разия Узбәковада укыдым. Консерваториядә минем педагогларым өчәү булды. Күпкырлы иҗат итә алуым белән мин шул бәхетле очракка рәхмәтле. Рәшит Фагимович Кәлимуллиннан - камера-инстументаль әсәрләр язу осталыгына өйрәндем, Борис Николаевич Трубин мине әсәрнең төгәл формасы, тамашачы кабул итәрлек калыбы нинди булырга тиешлегенә өйрәтте. Алмаз Закирович Монасыйпов – симфонист, миңа ел ярымда инструментларның тавышларын бердәм ишетеп, тавышларның төсмерләрен бер тулы картинага туплау осталыгын төшендерде. Аның киңәшләре белән мин инде аннары инструментларның тавышларын эчке тоемлау белән тоеп, инструментсыз яза башладым. Хәзер мин теләсә кайда утырып, инструментсыз да, музыка яза алам.
 
- Кызың белән шөгыльләнергә, чынлап та, вакытың аз каладыр, шөгылең, профессияң белән шулкадәр мавыкансың син. Фанатларча дияр идем, хәтта. «Музыка анасы» дип атасаң да ялгыш булмас....
 
- Кызымның иҗат юнәлешен сайлавына мин үзем каршы идем, гәрчә кызымда сәләт булса да. Ләкин әти белән әни «Син дөрес эшләмисең, иҗат белән шөгыльләнсен!» дип мине үгетлиләр.
 
- Сине тыңлыйм да – сокланам әти-әниеңә. Алар үзләре нинди һөнәр ияләре соң?
 
- Әти гомер буе автобус йөртте, әни ЖКХ өлкәсендә икътисад бүлеге мөдире булды. Ләкин безнең нәселдә иҗат кешеләре аз түгел. Әниемнең әнисе ягыннан туганнарыбыз – шагыйрләр Гөлшат апа Зәйнашева һәм Мөдәррис Әгъләмовлар. Хәзер мин Зәй районында Мөдәррис абыйның туган авылында мәктәптә аның музеен ачу артыннан йөрим, көзгә әзер дә булыр инде, экспонатлар да җыйдык, портретын да ясаттык, техник җайланмалар алдык. Район җитәкчеләре дә, якташлар да ярдәм итәләр, Язучылар берлеге дә хәерхак. Ләкин бу эшне башлап җибәрергә һәм җиренә җиткереп эшләргә миңа иҗатташ коллегам Филүс Фазылович Хисаметдиновка зур рәхмәтемне белдерәм. Ул үзе бу турыда бер кемгә дә әйтми, пиар өчен эшләмибез бу эшне. Авыл мәктәбенә Мөдәррис абыйның исемен бирдерү буенча да кирәкле документлар җыела. Мин үзем дә Мөдәрис абый белән туганлык җепләре турында быел гына серне чиштем, музей ачу турында уйлагач.
 
Мөдәрис абый минем барлыгым турында белмәде дә, чөнки мин Чаллыда туып үстем, аралашырга мөмкинлек булмады. Иҗатчылар шаукымы безнең гаиләдә бик көчле. Шуңа күрә әниләрнең кызым Индираны иҗат юнәлешендә үстерү теләкләре бар. Чынлыкта, аңа инде авыр да булмас, мин бу юлның алабута-кычытканнарын таптап үттем, үземә музыка сәнгатендә юл ярдым. Кызымда актерлык сәләте көчле, җырлый да. Минем кичәмдә дә җырлаячак.
 
- Илнарның хәзерге эше гаилә туйдырырлыкмы?
 
- Мин акчага бик фәлсәфи карыйм. Байлык минем өчен беркайчан да беренче урында булмады. Әбием: «Егетең булса – акыллы булсын, тыныч холыклы булсын, фикере төпле булсын», - ди иде. Акча бер айлык ул, ләкин хәзер акча заманасы – монысы фәлсәфәнең икенче ягы инде. Заманага яраклашып яши белергә дә кирәк. Хезмәт хакы бар кешедә дә аз инде ул, ләкин җан тынычлыгы булса — бар булганы җитә дип яшим мин.
 
- Булачак иҗат кичәң нинди вакыйга уңаеннан, кемнәр катнаша, нинди әсәрләр яңгыраячак?
 
-Бу концертым мине композитор буларак төрле яклап ачып бирер дип уйлыйм. Программада берничә классик әсәрем яңгыраячак, тамашачы  яратып өлгергән эстрада җырлары булачак. Мин бик күп театрлар белән эшлим, спектакльләргә музыка язам. Г.Кариев исемендәге, К.Тинчурин исемендәге, Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә драма театрлары спеектакльләрдән җырлы өзекләрен күрсәтәчәкләр.
 
Концертта минем 10, 14, 16 яшьтә язган җырларым да яңгыраячак.
 
- 10 яшьтә язганы ни турында инде җырның?
 
- Илсөяр Иксанова шигыренә язылган мәхәббәт турында җыр. Аннан мине беркавым мәхәббәт турында язган өчен «кечкенә әле син» дип орыштылар да, язмый да тордым бераз.
 
Илнар белән җырлаган дуэтларны да җырлаячакбыз, яңа җырларым да була. Программаны бик җентекләп әзерләдек. Барсы да яхшы булыр дип уйлыйм.
 
- Мин бүген әдәбият, сәнгать өлкәсендәге яшьләргә карыйм да – сөенәм. Сез берләшеп, бер йодрык булып иҗат итүне кабат кайтарасыз кебек. Шагыйрьләр, язучылар арасында да, композиторлар, җырчылар арасында да менә дигән егетләр һәм кызлар бар. Төрледән-төрле проектлар барлыкка килеп тора.
 
- Чыннан да безнең буын иҗатчылар белән бер йодрык булып берләшеп киләбез. Шәхсән минем Рүзәл Мөхәммәтшинның сүзләренә язган матур романсым бар. Рүзәл белән «Калеб»тә танышып дуслашкан идек. Соңрак Муса Җәлил премиясен дә бергә алдык. Алга таба бәлки әле классик әсәрләр дә язарбыз. Хәзер инде аралашырга мөмкинлекләр дә күбрәк – интернет, социаль челтәрләр бар...
 
- Хезмәт хакы турында сөйләштек бит, әйт инде – хезмәт хакын кайдан аласың?
 
-Татарстан Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында театр һәм музыка бүлеге мөдире булып эшлим. Аңа кадәр Казан камера оркестры «La Primavera» да башкарма директор идем. Анда әле дә чакыралар, ләкин, бала да укыгач, ике эшне бергә алып барып булмый инде.
 
- Биредә эшең тынычрактыр?
 
- Тынычрак дип килгән идем дә, мин килгән җирдә тынычлык бетә ахрысы ул. Әле сентябрьдә генә яңа вазифа башкарырга дип, килгән идем, инде Институт тарафыннан Фатих Әмирханга багышланган конференция уздырылды. Театрның 110 еллыгына бик күп чит илләрдән кунаклар чакырып шулай ук бик зур фәнни-гамәли чара уздырдык. Әлеге чарага мин җитәкләгән бүлек җаваплы иде. Габдулла Тукай энциклопедиясенең презентациясе зур бәйрәм буларак Фәннәр академиясендә узды. Анда мин доклад белән чыгыш ясадым. Хәзер инде филология юнәлешен күздә тотып, Галимҗан Ибраһимов буенча конференциягә әзерлек бара. Кичәләр, конференцияләргә сценарийлар язып, чыгышлар ясап кайнап эшлибез шулай. Директорыбыз Ким Мөгаллимович Миңнуллин да безгә яңа максатлар куеп тора, ә иҗат эшендә бу бик мөһим.

- Фәнни статусың нинди?
 
- Сәнгать фәннәре кандидаты. 2014 елда «Пермь татарларының традицион музыкаль культурасы» дигән темага диссертация якладым.
 
-35 яшьлек ханым өчен шактый зур багаж. Ә ял итәргә вакыт каламы?
 
- Елга бер тапкыр, ни генә булмасын, мин диңгезгә барырга тиеш. Без ул сәяхәткә ел дәвамында әзерләнәбез. Анда инде көн дә иртүк яр буена төшеп аягымны суга тыгып утырырга яратам. Әле беркем булмаганда. Дулкыннарга карап утырып, ялдан тынычланып, ыгы-зыгылардан арынып кайтам. Диңгез буенда булмаганда, ялны яратмыйм мин. Графигым бер генә буш сәгать тә калмаслык итеп төзелә. Минем табигатемә шундый тизлек хас. Тик торсам авырый башлыйм.
 
Диктофон сүнгәч:
 
Училищеда укыганда Эльмира травма ала – борын сөяге сына. Озак еллар шул килеш йөри ул. Узган ел табиблар аңа операция кирәклеге, тагы да сузса, нәтиҗәнең начар булырга мөмкинлеген әйтәләр. Операцияне ясарга Германиянең Гамбург шәһәрендәге бер клиника алына. Акча туплангач, берүзе юлга чыгып китә Эльмира. «Операциядан соң кинәт хэле бик нык авырая «Әйтерсең җаным чыгып кире керде» - ди ул. Башына бер генә уй килә – үлсәм ничек алып кайтырлар. «Нигәдер ул мизгелдә гаиләм дә, туганнар да уйга килмәде», дип аптырый хәзер. Чит ил – озаклап назланып ятар җир түгел. Клиника бәяләре дә кыйммәт. Битендә операциядән соң шешенүе дә бетмәгән Эльмира аэропортта таможня уза алмый йөдәп бетә – кыяфәте белән паспорттагы сурәте тәңгәл түгел. Казанга кайтып керүгә, театрга спектакль өчен язарга вәгъдә итеп тә, язып өлгермәгән музыкасына утыра. Әнисе дә, беркем дә туктата алмый – вәгъдәне үтәргә кирәк, шулай булмаганда спектакльнең премьерасы өзелү алдында. Музыка языла да... Эльмира өзлегә шул. 8 ай буе югары температура белән интегә ул, инде гасабилана да башлый. «Беркөнне күңелемдә «прополис ярдәм итәчәк» дигән кинәт уй туды. Тиз генә аптекага чаптым, прополис алдым да борынга салдым. Ышанасыңмы, Зимфира апа, юкмы – өч көннән хәлем яхшырды», дип сөйләп утыра бу тынгысыз, гаҗәеп ачык күңелле, искиткеч талантлы кыз миңа. Мин аның көрәшче рухына, ниндидер әйтеп бетергесез ачык күңеленә шаклар катып, сокланып утырам. Берүзе батыраеп операциягә чыгып киткән чит илдәге хәлләре күз алдыма килә дә – тәннәр чымырдый. Ә ул: «И, минем күргәннәрдән биш китап язарлык, Зимфира апа»,- ди дә ... көлә.
 
Карап торсаң – бер авырлык күрмәгән, гел ак полосадан гына йөргән кебек үзе. Сокланмый нишлисең дә, «афәрин!» дими ни дисең бу кызга!

Зимфира ГЫЙЛЬМЕТДИНОВА
Матбугат.ру
№ --- | 19.04.2017
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»