|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
19.04.2017 Криминал
Татарстанда бер пенсионер авылдашының йортын шартлатканТатарстан Республикасы буенча Тикшерү комитеты әлеге факт буенча җинаять эше кузгаткан. Бу хәл якшәмбе көнне 16 апрельдә кичке дүртенчеләрдә Спас районы Ким бистәсендә була. 61 яшьлек пенсионер үзара мөнәсәбәтләре начар булу аркасында танышының йорты янкормасына РГД-5 гранатасы ыргыта. Нәтиҗәдә йорт хуҗасын күпсанлы кыйпылчык җәрәхәтләре белән хастаханәгә алып китәләр. Гаепле дип фаразланучы пенсионер аек булмаган хәлдә тоткарлана. Җинаять урынында гранатаның боҗрасы табып алына. Ә шикле ирдән 10 ау мылтыгы патроны табыла. Зыян күрүчене ярдәм күрсәткәннән соң кайтарып җибәрәләр. Якын арада тикшерү органы пенсионерны кулга алу турында ходатайство белән судка мөрәҗәгать итәчәк, дип хәбәр итә Әлмәт таңнары.
--- |
Иң күп укылган
|