|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
18.04.2017 Җәмгыять
Ахырзаман: 90 яшьлек бабай җенесен алыштырган (ФОТО)Бөекбританиядә Икенче бөтендөнья сугышы ветераны, 90 яшьлек бабай җенесен алыштырган. Питер Дэвис исемен документларда Патриция дип берничә ел элек үк үзгәрткән булган, хәзер инде менә операция өстәленә үк яткан. Ул кечкенәдән үк үзенең бүтән малайларга охшамаганын сизгән, аның кызлар кебек киенәсе, бизәнәсе-ясанасы килгән. 18е тулгач, 1945 ел башында сугышка алынган, сугыш тәмамлангач Африка илләрендә хәрби хезмәттә йөргән. Армиядән кайткач өйләнгән. Гаиләсе ныклы булган. 60 яшенә җиткәч кенә Питер хатынына үзенең сере турында сөйләгән, хатыны аның хәленә кергән. Бары тик берничә ел элек хатыны үлгәч кенә ул исемен һәм җенесен алыштырырга карар иткән, дип яза Саба таңнары.
--- |
Иң күп укылган
|