поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
17.04.2017 Шоу-бизнес

Резеда Ганиуллина: «Әниемнең инсульт кичерүе минем Болгарда төшерелгән клибым белән бәйле түгел» (ФОТО)

Күптән түгел Уфада Нәфкать Нигъмәтуллин концертлары гөрләде. Тик быел Резеда Ганиуллинаның катнашмавы күп тамашачының кәефен төшерде. "Ник Резеда хәзер Нәфкать белән эшләми? Бүген ул нәрсә белән шөгыльләнә?" кебек укучыларыбызны кызыксындырган сораулар белән аңа мөрәҗәгать иттек.

- Нәфкать Нигъмәтуллин төркеменнән киттем, дип әйтү дөрес тә булмас. Без 2008 елдан бирле бергә эшләдек, халык артисты янәшәсендә сәхнә серләренә төшенү минем өчен зур мәртәбә булды. Һәрнәрсәнең үз вакыты. Хәзер аерым артист буларак эшлисем килә. Әлбәттә, Казанда тиздән булачак Нәфкать Нигъмәтуллин концертларында катнашам. Без дустанә мөнәсәбәтләрдә. Минем аның белән эшләмәвемдә бернинди дә криминал юк.



- Бүген нинди эшләр майтарасыз?
- Күптәннән үз студиямне ачасым килгән иде. Хәзер шуның белән мәшгүльмен, ремонт эшләре  бара. Алла боерса, апрельдә бию студиясе ачам. Башта шәрыкъ биюләре юнәлеше буенча эшлиячәкбез. Алга таба, Ходай кушса, студиядә барлык төр биюләрне дә үзләштереп булачак.

- Әниегез ни хәлдә?
- Инсульт булганнан соң 7 ай вакыт үтте. Ике тапкыр реабилитация курсын алды. Җитди операциядән соң, аякка басу процессы озак бара. Без, биш кызы, чиратлашып карыйбыз. Әле ул Рәфинә янында яши. Оптимистик рухны югалтмыйбыз, әнине аякка бастырдык. Таякка таянып әкеренләп йөри ала. Бу безнең өчен иң зур җиңүләрнең берсе. Янына логопед, массажистлар килә, бассейнга йөртәбез. Әлегә сөйләшми. Дөресерәге, сөйләшә, әмма кечкенә балалар кебек. Әмма без барыбер бирешмибез, бар да яхшы буласына ышанабыз. Аның безне аңлап, безнең янда елмаеп утыруы да зур бәхет. Ул үзе дә тормыш яратучы кеше, безнең концертларга да йөри, җыр китабына карап, үзенчә җырлый...

- Әниегезгә инсульт булуны күпләр Болгарда төшерелгән клип тарихы белән бәйләде.

- Юк, бу дөрес түгел. Әни клипны күрергә өлгермәде дә.



- Ул тарих ничек тәмамланды?
- Хәзер бар да яхшы. Кемне үпкәләткәнмен – алардан гафу үтендем. Ул бит ачу итеп эшләнгән эш түгел иде. Максатым – матур җирдә клип төшерү булды. Ул ыгы-зыгылар кәефне бик кырды, өстәвенә, әнинең хәле начарайды.
Ул клипны монтажлап, мәчет урынына башка фон куеп эшләргә тәкъдим иттеләр, әмма мин аны башка вариантта күз алдына да китерә алмыйм. Югыйсә, анда иң мөһиме – мин һәм минем биюләр.



- Кияүгә чыгарга җыенмыйсызмы?
- Андый планнар бар Һәм якын киләчәктә ул тормышка ашар дип уйлыйм. 


Азалия ИСМӘГЫЙЛЕВА
Шәһри Казан
№ --- | 28.03.2017
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»