поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
17.04.2017 Җәмгыять

82 яшьлек әби 162 мең сумга кредит алып, чак 18 яшьлек­ чагына кайтмый калган

Олы яшьтәге танышым Рафыйк абыйны очраткан идем. Хәлләрен сорашкач: “Менә чак кына яшәрмичә калдым әле, – диде ул. – Яшәртү даруы бирмәк­челәр иде. Башта, 30 яшь­кә кире кайтсаң, ничек әйбәт булачак, дип уйладым. 18-20 яшьлек­кә әй­ләнсәң дә начар түгел... Ә менә 5 яшьлек малай ясап куйсалар, эш харап, мин әйтәм. Мине карарга әни дә юк, әти дә юк...”

Рафыйк абый, шулай итеп, тәкъдимне уен-көлкегә борган. Ә 82 яшьлек Мәэмүнә түтине әлеге процедурага кы­зыксынуы китергән. Барган да 162 мең сумга кредит рәсмиләштереп куйган. 11 мең сум пенсиягә яшәүче кар­чык өенә кайткач кына аңына килгән. Башын чайкап, киңәшергә күршеләренә чап­кан. Тегеләр карчыкны кызганып, шикаять язып бир­гән. Росздравнадзорның Татарстандагы идарәсе җи­тәкчесе урынбасары Любовь Шәйхетдинова әйтүен­чә, 2015-2016 елларда идарәгә кайбер медицина хезмәт­ләреннән зарланып шикаять язучылар берничә тапкыр арткан.

Эшкуарлар халыкны үзләренә китерү өчен нинди генә чарага бармый. Бушлай медицина хезмәте күрсәтә­без яки зур ташлама ясыйбыз, диләр. Паспорт белән медицина иминияте полисын алып килергә онытма, дип тә кисәтәләр. Танылган шәхесләрдән, әйтик, Елена Малышева җитәкчеле­ген­дәге үзәктән дип шалтыратучылар да бар. Шикаятьләр­нең берсе дә тикшерелми калмый. Ул үзәкләрнең байтагы медицина эшчәнлеге өчен лицензия алган. Аны еш кына косметология, диетология, мануаль терапия, йөрәк-кан тамырлары хирургиясе буенча рәсмиләш­терә­ләр икән.

Тик хезмәтләре генә күп вакыт медицинаныкыннан көнкүреш тармагына күчеп куя. Мәсәлән, белгечкә сырхау авырткан буыныннан зар­ланып килә,  нәрсә борчуын сөйли. Табиб җентекләп сораштырган була һәм: “Сезгә тиз арада  сәламәт яшәү рәвеше алып бара башларга кирәк”, – ди һәм ябыктыру ысуллары тәкъдим итә. Любовь Николаевна әйтү­енчә, ул дәваларның медицинага катнашы булмаска да мөмкин. Иң куркынычы: кеше үзенең төп чиреннән дәваланмыйча, бүтән төрле чаралар куллануга күчә. Алар аңа кирәкме, юкмы, ул хакта уйлап тормый. Бездә элек-электән табибка ышану бар. Ул әйтте икән, димәк, дөрес. Соңыннан гына файдасын тапмадым, дип сөйләп йө­рер­гә яратабыз.  Ябыгу, артык килограммнардан котылу беркемгә дә комачауламый анысы. Тик менә шунысы начар: акча алган фирма авырткан буынны дәвалауга үзеннән тамчы да өлеш керт­ми.

Роспотребнадзор идарә­се­нә дә: “Косметологик фирмаларга телефоннан шалтыратып, яшәрергә, ябыгырга, чәч үстерергә дип чакырганнар иде. Кызыктым да бардым, ләкин... өметем акланмады, акчамны суга салдым”, – дигән шикаятьләр керә икән. “Без кисәтеп торабыз, лә­кин кеше һаман да процедураларга йөрүен дәвам итә”, –  ди Роспотребнадзор ида­рәсе белгече Ирина Әх­мәтшина. Әлеге җәтмәгә күб­рәк аз керемле кешеләр, пенсионерлар, декрет ялында өйдә утыручы хатын-кызлар эләгә. Алар кесәлә­рендә тиешле сумма булмаганлыктан, якын-тирәдәге банктан югары процент белән акча алып, аны медицина оешмасына тапшырып кайтып китә.  Акчаны банкка кире кайтарырга кирәк бит әле. Авыр хәл­дәге кешедән сораштыра башлагач: “Психологик басым булды, ниш­ләгәнемне үзем дә аңламый­ча калдым”, –  дип җавап би­рәләр икән. Беркатлы адәм­нәрне кайберсе ачык чырай, татлы тел белән юмаласа, икенчеләре хуш исле чәй эчертеп алдый.

Олы яшьтәге әби шундый оешмаларның берсендә 180 мең сум акча калдырып кайта. Нәрсә алган дисезме – матрас җәймәсе, мендәр һәм тезгә кия торган тасма... “Фир­­маның документларын карадык, әбигә саткан товар­ларның берсе дә медицина җиһазына керми иде, көн­күреш әйберләре генә.  Ә шалтырату өчен телефон номерларын каян алалар? Бүген мәгълүмат базасын булдыру авыр түгел шул. Телефон номерын кулга төшергәч, чираттагы кор­банга шалтыраталар. Кемдер каршы килә, тыңлап та тормый. Квота, махсус программа буенча, бушлай дип сөйләгәч, ышанып куючылар да була. Яннарына килеп кү­ренгәч, йөз төрле чир табалар – йөрәгең какшаган, бавырың эштән чыккан, ашказаны асты бизең авырлык белән эшли, дип әйткәч, мес­кен әби-бабай исән калу өчен соңгы акчасын түләргә дә ризалаша, килешү төзи. Ирина Әхмәт­шина аңлату­ынча, килешү­не теләсә кайчан туктатып, акчаны кире кайтарырга була. Эш судка барып җит­мәсен өчен, га­дәттә, фирмалар да каршы килми. Мо­ның өчен башта ул фирмага барып, әлеге хез­мәтләрдән, товарлардан баш тарту турында гариза язарга кирәк.
 
Аннары банкка ба­расың. Банкка бәйлелек­тән, андагы процентлардан котылу өчен бу эшне тизрәк баш­карсаң яхшырак. Узган ел шундый хәсрәт фирмалардан 4 миллион сумнан артык акча кире кайтарылган. Беребезгә дә болай йөрергә язмасын! Яшәрү түгел бу, вакытыннан алда картаю.


Фәния АРСЛАНОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 17.04.2017
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»