поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
15.04.2017 Медицина

"Операция өстәлендә “Сайра, сайра, сандугач”ны җырлап җибәрдем, табиблар шаккаттылар"

Завод подвалында бик агулы эштә уналты ел эшләү дәверендә тәмам агуланып беткәнмен: организмда сәер хәлләр башланды. Эштән кайтып чишенгәндә, киемнәрне баш аркылы тартып чыгарганда, “четер-чытыр” килеп, электр токлары күренә, күренә генә дә түгел, үземә шул ток тәэсир итеп, сискәндереп ала башлады.

Аннан тәндә магнит көче артуы сизелде. Басып торганда күкрәккә пычак, чәнечке, кашык кебек әйберләрне куйсам, шып итеп ябышалар да калалар. Бу тамашаны беренче тапкыр хатынга, малайга күрәттем – шаккаттылар. Аннан сул колак шаулый, баш авырта, йөрәкнең хәле китә башлады. Чираттагы медкомиссияне узганда завод табиблары чир таптылар, мәкерле авыру – гипертония икән миндә. Илле тугыз яшем тулып килгәндә заводны ташларга, җиңел хезмәткә күчәргә киңәш иттеләр.

Цех начальнигы Валерий Чесноков болай да, кызганып, наладчик (көйләүче) итеп күчергән иде инде. Шунда бер ияләшкән бригада, хезмәттәшләрем белән рәхәтләнеп эшләп йөрермен дигән идем. Булмады, агулы подвалның һавасы да авыр тәэсир итәчәк дигәч, заводны ташларга карар кылдым. Кинәт эшсез калу, шуның өстенә бала хәсрәте депрессиягә юл ачты. Табиблар чир өстенә чир табып, көлтәсе белән дарулар билгеләде. Гомергә дару кулланмаган организм аларның кайсын – дару, кайсын агу дип кабул итте.

Шулай да өйдә торасы килми, эш эзли башладым. Кама буендагы, нарат урманы эчендәге ял базасына җыештыручы булып урнаштым. Хезмәт хакы аз булса да, һавасы саф, рәхәтләнеп сулармын, җәйге челләдә буш вакытларымда су коенырмын дип уйладым. Насыйп булмады: беренче эш көнемдә үк, әбәдкә кадәр эшләгәч, хәлем китте, йөрәк тибеше үзгәрде, баш авырта, колак шаулый, косасы килә башлады. Ял бүлмәсендәге диванга кереп ауган идем, администратор ханым килеп кереп, хәлемне күрде дә, куркып: “Абый, йөзегез көл кебек, ни булды?” – диде.

Телемне көчкә әйләндереп сөйләп биргәч, тизрәк машина чакыртып, өйгә озатып та куйды. Дарулар эчеп, атналап ятканнан соң гына хәл керә башлады үземә. Авыр физик хезмәткә, чынлап та, яраксыз икәнлегемне аңладым. Әле шуннан соң да, өйдә торасы килми дип, бер сәүдә йортының ишегалдына җыештыручы булып урнаштым. Аны да алып бара алмадым. Үземне сәламәт хис иткәндә шулай да даруларымны кесәгә тыгып, арба яки чанамны сөйрәп, картон җыйнарга чыгып китә идем. Бусы инде тән саулыгы, депрессиядән котылу өчен соңгы өмет, “саламга ябышу” иде.

Бер башланган авыру тиз генә бетәр димә икән. 2014 елның декабрендә төнлә борынымнан кан китеп уяндым. Бөтен битем, мендәр, юрганым канга буялган. Ваннага кереп юына башладым. Борыннан кан килә дә, килә генә.

– Ни булды, нишләргә соң инде, “скорый” чакыртыйкмы әллә? – диде, торып, яныма килеп баскан хатыным, борчылып.

Шулчак бер җырчы кызның: “Сорама хәлләремне, күз яшьләрем тама да тама...” – дип такмаклавы исемә төште дә, аның кебек: “Белмим нишләргә дә, менә кан тама да тама...” – мин әйтәм.

Тел шаярса да, сизәм: башның, йөрәкнең хәле киткәннән-китә. Хатын “Ашыгыч ярдәм”гә чылтыратып, хәлне аңлатып бирде. Тегендәгеләр табиблар килгәнче ятмаска, кан агуны туктатмаска киңәш итте. Басып торырлык хәлем калмагач, карчык урындык китереп куйды. Табибларны шулай каршы алдык. Кан басымын үлчәделәр – нормадан күпкә күтәрелгән икән. Укол кададылар, дару каптырдылар. Кан килү тукталып, хәлем бераз яхшыргандай итте. “Кан басымын үлчи торган прибор алыгыз, иртәгә участок табибына барыгыз, даруларны ул билгеләр”, – дип, китеп бардылар.

Таң алдыннан борыннан тагын шаулап кан китте, хатын телефоннан тагын “03”не җыйды. Бу юлы алып китеп дәваларлар дип, сумкага кирәк-ярак әйберләрне дә тутырып куйган. Тагын килделәр, кан басымын үлчәделәр, махсус аппаратта йөрәк ритмын яздырдылар, укол ясадылар һәм ...китәргә җыендылар. “Алып китмисезмени, хәле бик авыр бит”, – диде хатыным, аптырап. “Юк, бәхеткә, ирегезнең каны баш миенә менеп җитеп, инсульт ясамаган, борыныннан агуы яхшы әле, ә сырхауханәдә бер буш урын да юк”, – дип, табиблар ишеккә таба ашыктылар. Аларның өметле сүзенә сөенеп, әҗәл якадан тотса да әлегә җибәрде дип, тынычланып калгандай булдым.

Икенче көнне борынымнан килгән канны сөртә-сөртә участок табибына киттем. Җеп өзәрлек хәлем булмаса да, кулъяулыгы белән канымны сөртеп, чиратымны көттем. Табиб үзенчә карады да, шул көннән үк тулы медкомиссия узарга дип талоннар бирде, кан басымын төшерә торган даруларга рецептлар язды. Шуннан башланды төрле белгеч кабинетының ишек төбен таптаулар. Кайда түләп, кайда бушлай дигәндәй тикшеренәм дә, чир өстенә чир табып, дарулар язып кына торалар. Простатит та, бүсер дә, варикоз да бар, бөергә таш утырып, киста да үсеп килә икән. Әле болары ачыкланганнары гына. Ашап-эчеп кенә бетер шул кадәр даруны, чыдасын гына авыру бөерләрең, ашказаның, авыру йөрәгең...

Әле бит даруларның кыйммәтлелеген сөйләп бетерә торган түгел! Санаулы гына пенсияңне әллә түләүләргә, әллә ашауга, әллә даруларга җиткерәсе... Андый чакта башка төрле уйлар килә икән. Алтмышка җитәренә бер ай кала, пенсиягә менә чыгам дип йөргәндә, кодабыз машина руленә тотынган килеш кинәт үлеп киткән иде. Менә бәхетле кеше, табибтан табибка чапмады, үзе тилмермәде, бүтәннәрне йөдәтмәде, китте дә барды дип уйлап йөрим. Аннан сырхауханәгә барып җитә алмыйча, юлда үлеп киткән күршеләрем күз алдыма килде. Яшисе дә килә, чирләү дә туйдыра. Кыскасы, яшәү белән үлем арасында көрәшәсең. Газеталарда, телевидениедә минем чиргә дәва булырдай нәрсәләрне язсалар, сөйләсәләр, шуларны туплыйм.

Файдалы үләннәр җыям, тиешле ризыклар гына ашарга, тозлы, шикәрле-баллы ризыкларны, колбаса, ярымфабрикатлар ашамаска тырышам. Кан басымын даими үлчәп, басым төшергеч даруларны вакытында кабам. Карчык та бала карагандай карый үземне. Шатлыклы хәбәрләрне дә, кайгылысын да үлчәп кенә җиткерә. Йөзем кызарып киткәнне күрсә: “Кара инде, битең яңа туган тычкан баласыдай кызарган, кан басымың күтәрелгән, даруыңны кап тизрәк”, – дип, искә төшерә.

Дус-ишләр, танышлар чылтыратып хәлемне белешеп торалар. Шул исәптән, “Татарстан яшьләре” редакциясеннән дә. Язучы, композитор Рубис абый Зарипов атна саен чылтырата. Үзенең дә авыруы минекедәй булгач, ниндиерәк дарулар эчәргә, нәрсәләр ашарга, нинди күнегүләр ясарга икәнлеген әйтеп, киңәшләрен биреп тора. Авылдан укытучы, тарихчы Шәүкәт абый да рухымны сүндермәслек, җанга якын өметле сүзләре белән күңелемне күтәрә.

Шулай авыруларым белән көрәшеп, ай артыннан ай, ел артыннан ел узып китте. Ниләрдер килеште, Аллага шөкер, борыннан кан китү тукталды. Дәваларның ярамаганнары да очрап, тән кычыту (аллергия), йокысызлык, йөрәк янындагы тамырларга кан төелү кебек нәрсәләр дә булды. Гыйбрәт өчен шуларны язам: һәркемнең киңәшен тыңлау да хәерле тәмамланмый икән. Бервакыт: “Йөрәк яны бик нык чәнчешә, бу авырту берничә секундка гына сузыла, шулай да авыртуын искиткеч кыен кичерәм”, – дип, якын танышыма зарландым. “Син, туган, табиб язган даруларга ышанма, – дип киңәш итте ул, – аларның күбесе агу бит. Менә минем дә авыру, авыртуларым синеке шикелле иде. Кан куерып, тамырлар тыгыла башлады. Канны сыеклату өчен бер шешә коньякка бер уч канлы үлән кушып төнәтелгән бер стакан сыеклык кушарга һәм шуны ашар алдыннан иллешәр грамм кабып куярга кирәк. Кан сыеклана, тамырлар чистара, хәл кереп, яшәреп китәсең”. Өйгә кайткач, аның сүзләрен хатынга сөйләдем. Краснодардан өченче кодабыз бүләк итеп җибәргән яхшы сортлы, кыйммәтле коньяк күптән шкафта тора иде.

Кадерле кунак килеп чыкса, сыйларга иде исәбем. Хатын да кайдандыр аз-азлап коньяк капсалар, гипертоникларның хәлләре җиңеләя дип ишеткән икән. Белмим шул, канлы үлән катнаштыру ярый микән дип шикләнеп кенә, шулай да кабып кара дип, фатыйхасын бирде. Канлы үләнне кайнап суынган суга салып, берничә тәүлек төнәттек тә, коньякка куштык. Аннан шуны иртән ач карынга иллешәр грамм кабып куя башладым. Тәэсире бар үзе: аппетитым ачылып, кәеф күтәрелеп киткәндәй була. Әмма шешәнең яртысына җиткәндә йөрәк бүтәнчә кысып, ныграк авырта башламасынмы?! Җитмәсә тын алу да авырлашты. Шуннан туктаттым бу “дару”ны эчүне. Хатын калганын бәдрәфкә үк илтеп түкте. Тагын табиб билгеләгән даруларга күчеп, кан басымын нормага кайтарырга туры килде. Һәркемгә ышанып, белмәгәнне кулланырга ярамый шул.

Бервакыт Рубис абый чылтырата: “Госпитальдә кан тамырларын чистарттырып чыктым бит әле”, – ди. Шахматчылар клубы ишегалдында аңын җуеп егылган булган икән. Шуннан “Ашыгыч ярдәм” алып киткән үзен һәм ул ниндидер аппарат ярдәмендә табиб-хирург кан тамырын чистартып ятканда аңына килгән.

– Операция өстәлендә: “Сайра, сайра, сандугач”, – дип, җырлап җибәрдем, табиблар шаккатып карап тордылар, – дип сөйләде Рубис абый соңыннан (бик оста җырчы да бит әле үзе).

Шактый вакытлардан соң авыруларның нәрсә икәнен дә белмәүче, кул көрәше батыры, чемпион Фәнис Нуретдинов чылтыратты. “Больницада ятып чыктым, хирурглар йөрәккә алты сәгать “ремонт” ясаганнар”, – диде. Шаклар каттым. Типсә тимер өзәрдәй, баһадирдай, ат хәтле гәүдәле Фәнисебезнең йөрәге дә “тәртәгә типсен” инде! Әле ул шуннан соң да спортын да, язуын да ташламый, эшләп тә йөри.

Бер уйлаганда, медицина алга китте, табиблар күпләрне әҗәлдән саклап кала хәзер. Шулай да авырмавың, Ходай биргән гомерне әрнү-сыкрануларсыз уздыруың хәерлерәк. Тик монысы һәркемгә дә тәтеми шул...


Рәҗәб ӘХМӘТОВ, Чаллы
Татарстан яшьләре
№ --- | 14.04.2017
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»