|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
14.04.2017 Мәгариф
Мәктәп – ул тылсымлы дөньяСамараның «Яктылык» татар мәктәбе үзенең 20 еллык юбилеен билгеләп үтте. Бәйрәм чаралары иртәнге сәгать унда фәнни-практик конференциядән башланып китте. Юбилей булгач, артка әйләнеп карамыйча, тарихыбызны барламыйча булмый, әлбәттә. Чөнки “Яктылык”ның 20 еллыгы - Самара татарлары тарихының зур бер өлеше. Ул өлкәбезне лаеклы рәвештә бөтен илгә таныткан иң зур казанышыбыз, чиксез горурлыгыбыз булып тора. Егерменче гасыр башында инде шагыйрь Габдулла Тукай, язучы Галимҗан Иб¬ра¬һимов кебек киң фикер йөртүче милләтпәрвәрләр та¬тар¬ларның руслашуына борчылып, шигырьләр, хикәяләр иҗат итәләр. Ә Советлар чорында, татар әлиф¬басы башта латиницага, аннары кириллицага күчерелә торгач, халкыбыз чыннан да руслаша бара. 70нче елларда башланган глобализация һәм урбанизация халкыбызны шәһәрләргә күчеп китәргә, рус мәктәпләрендә белем алырга мәҗбүр итә. Күпләр манкортка әверелеп, үзенең кем икәнлеген онытып, тәмам руслашып бетәләр. Ләкин торгынлык чорына би¬решмәүчеләр дә күп була. Куйбышев татарлары “Ялкынлы яшьлек” ансамблен оештырган Илгиз Колючевлары, өлкә “Туган тел” оешмасын булдырган Азат Надыйровлары, Мансур Ямалетдиновлары, 27 ел буе “Бердәмлек” газетасын чыгарып килгән Рәфгать Әһлиуллиннары һәм “Яктылык” татар мәктәбен ачкан Хәридә Дашкиналары белән көчле. Күптән инде лаеклы ялда булган Хәридә Габделҗан кызы бүген дә мәктәптә иң кадерле кунак: Бүгенге юбилей - ул Самара татарлары бәйрәме генә түгел. Ул - бөтеншәһәр бәйрәме дә. Чөнки без өлкә хөкүмәте һәм шәһәр органнары, башка мәктәпләр белән, кулга-кул тотынышып, эшлибез, мәктәпне тәмамлаган күп укучыларыбыз югары уку йортларында укыйлар, Россия¬нең якты киләчәге өчен тырышалар, шул ук вакытта мәктәбебезне дә онытмыйлар. Бәйрәм булса - бәйрәмгә, ярдәм кирәк булса - ярдәмгә киләләр, инде балаларын да укырга “Яктылык” мәктәбенә китерәләр, - дип сөйләде. Мөфти Талип хәзрәт ЯРУЛЛИН, чараны ачып, телебезне, милләтебезне саклау эшендә “Яктылык”ның роле зур, дип белдерде, мәктәпнең хәзерге директоры Радик Рәфгать улы Газизовның Җәмигъ мәчете белән тыгыз элемтәдә то¬руын, мәктәптә ислам культурасы нигезләрен укытуны, гаи¬ләләрдә ислам дине канун-нары буенча яшәүне кулай күрүе турында сөйләде. Ахырда ул “Яктылык”та ислам дине нигезләрен укытучы Мария Шакировага һәм Фәридә Хәми¬дулловага Рәхмәт хатлары тапшырды. Талип хәзрәтнең кулы җи¬ңел булып чыкты. Бәйрәмнең рәсми өлешендә өлкә Иҗти¬магый палатасы рәисе урынбасары Вадим Чумак - оешма рәисе Виктор Сойферның, губерна Думасы депутаты Татьяна Бод¬рова губерна Думасы рәисе Виктор Сазоновның котлауларын җиткереп, бүләкләр тапшырдылар. Укытучылар Гөл-чәчәк Нуруллина, Нурзидә Фәй¬зуллина, Ринат Сәгъдиев, Ри¬нат Хәбибуллин, бухгалтерлар Ольга Гондурова, Айна Әхмәтҗанова һәм тукландыру бүлеге җитәкчесе урынбасары Тәнзилә Сөләйманова Губерна Думасының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр. Самара шәһәре админист¬рациясенең Мәгариф департаменты консультанты Евгений АСТАХОВ та татарларның мәктәп ачарга йөрүләре ша¬һиты булган икән. Ул Хәридә Дашкинаның һәм “Туган тел” оешмасының тырышлыгына тиешле бәя биреп, бүгенге көнгә кайтты: Без, Мәгариф департаменты хезмәткәрләре, татар мәк¬тәбенең уңышларына сок¬ланып, анда белем алган акыллы һәм тәртипле балаларны күреп, авылларда да милли мәктәпләрне саклап калуны яклап чыгабыз. “Яктылык” - бик тә уңышлы проект һәм аның тәҗрибәсен башка регионнарга да таратырга кирәк, - диде. Рәсми өлештән соң фәнни-гамәли конференциягә килү¬челәр секцияләргә бүленеп эшләделәр. “Көнүзәк пробле¬малар һәм татар телен укыту тех¬нологияләре” секциясе эшен аерым яктыртып үтәсе ки¬лә. “Яктылык” мәктәбенең татар теле укытучысы Нурзидә ФӘЙ¬ЗУЛЛИНА фольклор чара¬ларда, җирле язучылар һәм шагыйрьләргә багышлап уздырылган әдәби кичәләрдә, башка класстан тыш эшләрдә ана телендә сөйләшү тәҗ¬ри¬бәсе белән уртаклашты, ә Алия ӘБСӘЛӘМОВА татар сүз¬лә¬ренең дөрес кулланышы турында сөйләде. Татарстанның “Сәләт” оешмасы җитәкчесе урынбасары Тимур Сөләйманов: “Педагог¬лар коллективында балалар белән бергә компьютерлар илен гизәрлек яшь укытучыларыгыз бармы соң”, - дип сорагач та, Лилия Рәшит кызы югалып калмады. Ул авыл музеендагы меңләгән экспонатны компьютерда яисә махсус дискларда хәзерге цифралы форматка күчерә, виртуаль музей ясау белән шөгыльләнүче балалар һәм укытучыларның зур уртак эше турында сөйләп бирде. Оренбург өлкәсенең татар мил¬ли-мәдәни автономиясе советы рәисе Руслан Зәбиров та, Самара өлкәсе татарларының “Туган тел” оешмасы директоры Фәрхәт Мәхмүтов та Иске Ярмәк мәктәбенең уникальлеген, татар мәдәнияте, фольк¬лоры кырында милли иҗатка тартылучы балалар үсүен бил¬геләп үттеләр һәм башка татар мәктәпләренә дә аларның тәҗрибәсенә таянып эшләргә кирәк булуын резолюциягә кертергә тәкъдим иттеләр. “Яктылык” мәк¬тәбенең рус теле укытучысы Мәгъ¬дания ӘБДРӘХИМОВА җитәк¬че¬ле¬ген¬дәге “Дәүләт белем бирү систе¬масына этномәдәни ком¬по¬нентны кертү”, дирек¬тор урынбасары Фәридә ХӘ¬МИ¬¬ДУЛ¬ЛОВА алып барган “Ба-лалар¬ның сәләтен ачык¬лау һәм аны үстерүдә ярдәм итү. Интернет челтәре аша аралашу”, өлкә Мәгариф һәм фән ми¬нистрлыгының гомуми белем бирү программаларын гамәлгә ашыру идарәсенең әйдәп баручы белгече, филология фәннәре кандидаты Дамир ГАТИН кулы астында эшләгән “Заман таләп¬ләренә туры китереп татар теле һәм әдәбиятын укыту тех¬нологияләре һәм проблема¬лары” секциялә¬рендә дә кы¬зык¬лы чыгышлар, тәҗрибә ур-так¬лашулар төшкә кадәр дә¬вам итте. Конференциянең пленар уты¬рышында Татарстаннан кил¬гән мөхтәрәм кунаклар да чыгыш ясады. Респуб-ликаның Мәгариф һәм фән министр¬лыгының милли белем бирү идарәсе җитәкчесе Гөл¬наз ИС¬МӘГЫЙЛЕВА Россия һәм чит илләр киңлекләрендә яшәү¬че татар балаларын Татарстан Республикасы тарафын¬нан дә¬реслекләр белән тәэ¬мин итү, Самара өлкәсе уку¬чыларының Татарстанда узды¬рыл¬ган олим¬пиадаларда тирән белем күр-сәтүләре, “Ана теле” сайтында Самара өлкәсеннән 204 кешенең мөс¬тәкыйль рәвештә ана телен өйрәнүе турында сөйләде. Ахырда ул “Яктылык” укытучылары Румия Исмәгыйлевага һәм Мария Шакировага Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының Рәх¬мәт хат¬ларын, Рәмзия Зарипо¬вага, Сәгыйдә Нуруллинага, Айгөл Хәкимовага һәм Изидә Ху¬җинага - Мактау гра¬мота¬лары тапшырды. Татарстанның тагын бер кунагы - Казан федераль уни¬верситетының гомуми тел белеме һәм тюркология кафед¬расы доценты Кад¬рия ФӘТ¬ХУЛЛОВАның чыгышы укы¬тучыларның системалы эш¬чән¬¬легенә багышланган иде. Бу сис¬тема буенча ана теле дә¬рес¬ләре укучы белән укытучы арасын¬дагы кызыклы аралашуны хәтер¬ләтергә тиеш, дигән нә¬тиҗә ясады ул. Иң кызу фикер алышулар “Дискуссия мәйданчыгы”нда барды, әлбәттә. Самара өл¬кәсенең Иҗтимагый палатасы рәисе урынбасары Вадим ЧУМАК һәм шул ук оешманың мәдәният, яшьләр сәясәте, милләтара һәм конфессия¬ара мөнәсәбәтләр комиссиясе рәисе Дмитрий КАМЫНИН конференциягә нәтиҗә ясап: “Кызганычка, вакыт аз булды шул. Сөйләшер сүзләребез күп иде әле. Ләкин биредә күтәрелгән мәсьәләләр буенча фикер алышулар әле дә¬вам итәчәк һәм файдалы нә¬тиҗәләр ясалып, тәкъ¬дим¬нәр тормышка ашырылачак. Бу көнне юбилярлар өс¬тенә котлаулар яңгыр кебек яуды. Дамир ГАТИН “Яктылык” мәктәбе директоры Радик ГАЗИЗОВка министрлыкның Мактау грамотасын тапшырды. Са¬мараның Промышленность рай¬оны җитәкчесе Минәхмәт ХӘЛИУЛЛОВ, Мәгариф ми¬нистр¬лыгының 1 категорияле белгече Татьяна ДИНИКАЕВА, шәһәр Думасы депутатлары Рифкать ХУҖИН һәм Вячеслав ГРИШИН, Совет районының проф¬ком рәисе Ольга ШЕРСТ¬НЕВА һәм район администрациясе вәкиле Вера ИСКОРЕВА, башка күпсанлы кунак¬лар, мәктәпнең уңышларына тукталып, котлау сүзләрен әйт¬кәннән соң мәктәптә эш¬ләүче һәр укы¬¬тучыны, һәр хезмәткәрне бүләкләделәр. Кояшлы һәм тантаналы бу көнне Пенза татарлары милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Бакир АКҖЕГЕТОВның: “Ме¬нә җырлыйбыз да биибез. Ә мәктәпләребездә татар те¬ле дәресләре юк дәрә¬җәдә. Атнасына бер-ике сә¬гать укытылган ана теле һәм әдәбиятында телебезнең бө¬тен нечкәлекләрен үзләш-тереп булмый. Бөтен дә¬ресләр дә татар телендә укы¬тыл¬ганда гына без милләт була¬рак сакланып калачакбыз”, - дигән сүзләре генә өстебездән күләгә булып узды. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисенең беренче урынбасары Данис ШАКИРОВның Татарстан Президенты Рөстәм МИҢНЕХАНОВ исеменнән әй¬телгән котлау сүз¬ләре, бү¬ләккә җибәрелгән “Форд” ав¬тобусының ачкычлары тапшырылуы тантананы тагын да яктырак төсләргә һәм хисләргә баетты. “Яктылык” мәктәбе ашха¬нәсендә узган төшке аштан соң бәйрәм Самараның “За¬ря” мәдәният сараенда дә-вам итте. Бәйрәм чаралары өлкә администрациясендә җәмәгать фикерен өйрәнү де¬партаментының милли һәм конфессиональ сәясәт ида¬рәсе җитәкчесе, баш консуль¬тант Надежда ОСИПОВА - губернатор Николай МЕР-КУШ¬КИН¬ның, Самара шә¬һәре ад¬ми¬нистрациясендә адми¬нист¬ратив реформа депар¬тамен¬тының милли-мәдәни оеш-малар белән эшләү бүлеге җи¬тәкчесе Дмит¬рий ДОЛГАНОВ - шәһәр башлыгы Олег ФУР¬СОВның, шәһәр Думасы рәисе Галина АНДРИЯНОВА депутатларның иң җылы котлау сүзләрен җиткерделәр, бөтен халыкны шушы зур бәйрәм белән котлап, мәктәпкә һәм укытучыларга бүләкләр тапшырдылар. 20 ел элек, “Яктылык” мәк¬тәбен ачкан вакытта губернатор булып эшләгән Константин Алексеевич ТИТОВның да бәйрәмгә килүе көтелмәгән, ләкин бик күңелле бүләк булды. Ул шул вакыттагы каршылыклар турында сөйләп үтте. “Нәрсә ул демократия? Ул язылган законнарның төгәл үтәлеше. Ә язылмаган эшне эшләргә тулы хокук бар. Шуңа таянып татар мәктәбен булдырдык та инде”, - дип, истә¬лекләре белән уртаклашты. Милли мәктәпләр зур авыр¬лык белән яши. Хаки¬мият¬тәгеләр, берәр сәбәп табып, аларны ябып кую юлын карап кына торалар. Ләкин без инде кичәге кыюсыз халык түгел, Казаннан дулкын булып, татар рухы бөтен дөньяга тарала, үзаңыбыз, үз-үзебезне милләт буларак саклап калу иммунитеты үсә бара. Чынында телебезне, татарлыгыбызны мәктәпләр ге¬нә саклап кала алмый. Гореф-гадәтләр, тел, мәдәният, татарлык хисе ана сөте белән керергә тиеш”, - дип сөйләде ул һәм мәктәп директоры Радик ГАЗИЗОВның күкрәгенә: “Әле монда урын күп”, - дип, шаяра-шаяра, Бө¬тендөнья татар конгрессы медален беркетте, мәктәпнең беренче директоры Хәридә ДАШКИНАны да зурлап, иңнә¬ренә Оренбург мамык шә¬лен япты. Татарлар өчен бик күп яхшы эшләр эшләгән Надежда Осиповага да - Бөтендөнья татар конгрессы медале, зур төркем укытучыларга Мактау грамоталары тапшырылды. Хореографлар Инзилә һәм Рәшит Гыйззәтуллиннар, Алия Сурина сәхнәгә куйган мил¬ли биюләрдә, музыка җи¬тәкчесе Әлфия Гыйниятуллина төрле тавышларга салган җырларда мәктәп укучылары да, югары уку йортларында укып йөрүче элеккеге яктылык¬лылар да катнашты. Профессиональ дәрәҗәдә башкарылган программаның йөзек кашы - Марк Коганның муниципаль оркестрына кушылып зур хор белән җырланган “Яктылык” гимны һәм “Туган тел” җыры булгандыр. Оркестр белән хорны бергә кушу кыен булуын профессиональ музыкантлар гына белә. Ә монда балалар хоры һәм беркайчан да татар көйләрен уйнамаган оркестр бер сәхнәдә очраштылар. Аларга бик күп тырышырга, көн һәм төннәрен репетицияләрдә үткәрергә кирәк булса да, номер бик шәп булып чыкты. “Яктылык” гимны яңгырагач ук, халык урыннарыннан торып бас¬ты һәм кушылып җырлады.... ...Мәктәп директоры Радик Газизов үзенең бер чыгышында “Мәктәп - ул тылсымлы дөнья. Без шул дөньяда яшибез, эшлибез һәм шуның белән бәхетлебез”, - дип әйткән иде. Моңа өстәп: “Яктылык” - ата-аналар, балалар һәм укытучылар арасындагы бәйләнешләр аша бөтен шәһәр татарларын берләштерүче дөнья ул”, - дип тә өстәр идем. Юбилейларың күп булсын, “Яктылык”!
Эльмира ШӘВӘЛИЕВА |
Иң күп укылган
|