поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
14.04.2017 Хатлар

“Әни, әти мине ярата идеме?”

Ата хакы төшенчәсе, атага олы ихтирам күрсәтү тиешлеге, аның балаларга ныклы терәк булуы һәркемгә мәгълүм. Безгә – сугыш ятимнәренә “әти, әткәем” дип сыеныр кеше булмады. Шигырь юллары белән әйтсәк: “Юк әткәмнең рәсеме дә, язган хаты да – Ватан өчен башын салган сугыш кырында”.

Балаларны аталарча каты кул, акыл һәм тырышлык белән минем әнием кебек сөюләренә тугры калган тол аналар үстерде, тәрбияләде.
Ятим әтием Инсафетдин авылның зыялы, мәрхәмәтле кешесе – Хаҗип абзый гаиләсендә үскән. Буй җиткәч, аны шулай ук ятим, 13 яшьтән үз көнен үзе күргән Мөсәябәгә димләп, никахлаштырганнар. Яшьләр иң элек 25 сутый җирне эшкәртеп, бәрәңге, чөгендер, печән үстергәннәр. Шактый озын, арты үрләч бакчага кышын кар күп ятканлыктан бәрәңге ишелеп уңган. Әткәй бакчаның авыш урынына метр саен казыклар кагып, талчыбыктан ныклап яткырма читән үргән. Элек, төзелеш материаллары булмаганда, авыл кешесе тавык кетәген, келәтне, хәтта өй алдын да яткырма читәннән ясап, эчен-тышын саман белән ныгытып куйган.

Мин – гаиләдәге төпчек кыз, ике классны бетергәч, әниебез чирләде һәм гомерлеккә гарип калды. Бакчадагы эшне безгә өйрәтте. Уңыш яхшы чыга, бәрәңгеләрне беләккә салып җыя идек. Ул безгә яшәү чыганагы булды. Өйдән шактый ерактагы читән туза башлагач, әни, “уфалла” арбасы тоттырып, безне чыбык алырга җибәрә, ә кайтып ашап-эчкәч, читәнне ремонтлый идек. Миңа – 10, Разыя апама 13 яшь. Бу эш авыр, ләкин безне ялыктырмый. Әни өйрәтә, булыша һәм әти турында истәлекләр сөйли:

– Дүртпочмаклы өй салып кердек, түбәне атагыз дуслары белән бергәләп, саманнан япты. Салам белән кызыл балчыктан калып ясап, рәшәткәләре еш итеп тезелгән түбәгә менгерәләр, тыгызлап кыса баралар – менә дигән түбә түшәлде! Яңгыр үтми, җылы. Авылдагы саман түбәле дүрт йортның берсе безнеке иде.

Ә колхозга кергән еллары турында әни болай искә ала:
– 1934 ел. Ике балабыз бар, атагызны колхозга кермәгән өчен таш сарайга ябып куйдылар. Бер тәүлеккә бер телем ипи, 1 стакан су бирергә рөхсәт иттеләр. Өченче тәүлегендә “колхозга ирекле рәвештә керәм” дип гариза язды. “Сиңа әйтәм, әгәр колхозга кермәсәм Себергә сөрәләр иде”, – диде (әти әнигә еш кына “сиңа әйтәм” дип эндәшкән).

Колхозга кабул иткәндә, завхозга юлда киеп йөрергә кирәк дип, тырыш, булдыклы әтиебезнең чикмәненә кадәр алганнар. Сыер, башмак тана, келәт... Гаиләләр арасында иң күп малны, әйберне колхозга әти белән әни биргән. Әти һәр баласын үзенчә яраткан, өмет белән үстергән. Абыйны: “Атны инештән су эчертеп кайтыр әле ул!” – дип, ә кара чәчле, зәңгәр күзле апаны “зәңгәр төймәм” дип сөйгән. “Ә сиңа, Разыя кызым, итек бастырган идек, синең телең “итек-т” дип ачылды...” – дип, әни безнең кечкенә чакларны, әтинең ифрат та балаҗанлы булуын искә ала.

Әти итәгендә иркәләнеп утыру насыйп итмәгәнлектән, мин үз соравымны бирәм:

– Әни, син минем белән авырлы чакта әти мине ярата идеме?
– И-и, бәбкәем, яратмаган кая! – ди әни. – Сиңа исем эзләде. Авырга калгач, миндә токсикоз башланды (аны шуңа да “авырга калу”, “авырга узу” дип атаганнардыр инде). Берзаман, үтерепләр, яңа тотылган балык ашыйсым килде. Атаңа кыенсынып кына әйттем. Ә ул беркөнне киндер алъяпкычы итәкләрен җыеп тотып, туңган балыклар алып кайтты. “Сиңа әйтәм, менә, туйганчы аша, балабыз төзек, акылы бөтен булсын”, – диде. Эшлекле дуслары күп иде аның, әтиегез чын ир иде. Үзе ятим булгангамы, ятимнәрне жәлли иде, андыйларга хәленнән килгән кадәр ярдәм итәргә тырышты.

Яткырма читән озак хезмәт итте безгә. Абый армиядән кайткач, алтмышынчы елларда, аны коймага алыштырды. Хәзер җиңги белән шул төп йортта яшиләр.

Әниемнең читәнне яңартканда биргән киңәшләре, мәгънәле гыйбарәләр кушып сөйләүләре миңа гомерлек сабак булды. Тормыш корыр чакларыбыз җиткәч: “Ирдән ипи пешермиләр, кемгә барасыз, шуны гомерлек ир итегез. Ир икмәге – ирекле ул”, – диде.

– Кызым, бәбкәем, син туганда әтиең сугышта иде. Мин сине октябрь ахырында, карлы-яңгырлы көннәрдә, ялгызым тудырдым. Тагын бер балабыз тууына бергәләп куанырга, уртак җимешләребезне бергәләп үстерергә әтиең юк иде. Хатын-кыз өчен моннан да авыр хәлнең булуы мөмкин түгел икән. Берегезгә дә толлык, ятимлек килмәсен иде – дип, өзгәләнеп-ялварып теләде әни.

Шөкер, әниебез бик кадер-хөрмәттә, 80гә кадәр яшәде. Үзенең сәламәтлеге булмады, безне эшкә өйрәтте, гаилә тормышы гыйлемен бирде, ирләребезгә карата хөрмәт тәрбияләде. Без – кыз туганнар, гомеребез буе әниебез сүзләренә таянып, ирләребезне санлап, олылап яшибез.
Әниебезгә, яткырма читәнгә, туганнарыма рәхмәт! Авылда торабыз, дүртебез дә исән-сау.

Рәсимә МӨРАСОВА-ФӘРРАХОВА. Ютазы районы, Кәрәкәшле авылы.


---
Татарстан яшьләре
№ --- | 14.04.2017
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»