поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
13.04.2017 Дин

Алай түгел, болай ул: Корылтай – аулагый түгел

Нәзарәттән шылтыраттылар. “17 апрельдә “Корстон” кунакханәсенең зур залында Татарстан мөселманнары корылтае була. Корылтайдан соң, мөфти матбугат җыелышы уздыра. Килми калмагыз”, – дип чакырдылар.

– Аңламадым. Корылтайга чакырасызмы, матбугат җыелышынамы? – дип сорадым. “Барча имамнар катнашачак. Журналистларга урын юк. Гафу итегез инде: бер-ике телевидение журналистын гына кертә алабыз”, – дип аңлатты матбугат үзәге җитәкчесе. Менә сиңа мә! Залдагы мохитне тоймасаң, өммәттәшләрең белән фикер алышмасаң, делегатларның үзара ни-нәрсә хакында гәпләшүенә колак салмасаң, куян шулпасының шулпасы гына булып чыгачак бит ул язмабыз. Сер түгел, күп кенә җитди нәрсәләр “яхшы түгел”, “өеңдәгене тышка чыгару була” дип мөнбәрдән әйтелми кала. Әмма, чирен яшергән – үлгән, диләр. Корылтайга нәкъ менә авырткан җирләр турында сөйләшү, мөһим мәсьәләләрне уртага салып фикер алышу өчен җыелалар. Әйтик, узган шимбә көнне уздырылган БТИҮ  корылтаенда язучы һәм җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмова: “Бездә шактый күп мөселманнарны радикаль төркемнәргә катнашы булуда шикләнеп кулга алдылар. Аларны ун-унбиш, хәтта егермешәр елга төрмәгә утырттылар. Мөселман булмаган башка республикаларда да кулга алып торалар. Тик аларны болай кырыс хөкем итмиләр, мондый зур сроклар бирмиләр. Нишләптер бездә аларны яклап сүз әйтүче кеше юк”, – дип нәзарәткә дәгъва белдерде. Бу дәгъва ни дәрәҗәдә урынлы? Башка төбәкләр белән чагыштырганда хәл ничек икән? Кискенрәк фикер йөртүчеләрне туры юлга бастыру, эшне судка җиткермәс өчен нәзарәт нинди чаралар күрә? Корылтайда мондый сорауларга да җавап бирелер дип ышанасы килә.
Шөкер, ТР Диния нәзарәте, мөфти Камил хәзрәт соңгы елларда милләтебезне, туган телебезне саклау, яклау, мәдрәсәләребездә укытуны тәртипкә салу максатында бик күп чаралар күрде. Тәгаен алганда, имамнарыбызга җомга вәгазьләрен татарча гына сөйләү таләбен куеп бик зур эш эшләде. Татар дини мирасын халкыбызга кайтару буенча да зур гына эшләр башкарыла дип беләбез. Әмма башкарасы эшләр тагын да күбрәк, колачлырак. Әлеге изге, игелекле юлдагы гамәлләрне дин әһелләре, имамнар үзләре генә җыелып билгели алмый, минемчә. Миңа калса, корылтайга имамнарның яртысы җыелса да бик җиткән. Делегатларның калган яртысын дин әһеле булып эшләмәүче мөселман җәмәгатьчелеге тәшкил итәргә тиештер. Сер түгел, хәзер арабызда намаз укучы эшкуарлар, галимнәр, вуз мөгаллимнәре дә шактый күп. Җомга намазын калдырмаучы ректорлар, ширкәт җитәкчеләре дә байтак. Нигә шуларны да делегат итеп сайламаска, чакырмаска?! Инде хәзерге тел белән әйткәндә, корылтайга имамнарың үзләрен генә җыю нәзарәтне ябык акционерлык җәмгыятенә әйләндерүгә китерәчәк, минемчә.

КПСС Үзәк Комитеты съездларын гына искә төшерик. Анда райком секретарьларының да сирәге генә эләгә иде. Алдынгы эшчеләр, галимнәр, колхозчылар, ширкәт-оешма җитәкчеләре шактый күп иде съезд делегатлары арасында. Шул рәвешле СССР җитәкчеләре дәүләт, җәмгыять белән идарә итүгә мөмкин кадәр күбрәк халык вәкилләрен җәлеп итәргә тырышты. Имамнарны, мәдрәсә җитәкчеләрен генә чакырып корылтай уздыру, гафу итегез, партком секретарьларын җыеп кына съезд уздырган кебек булып чыгачак ләбаса!

Дин дәүләттән аерылса да, җәмгыятьтән аерылмаган, дип әйтергә ярата Беренче Президентыбыз Минтимер Шәймиев. Шәт шулай икән, корылтай эшендә халкыбызның төрле катлауларыннан үзен мөселман дип санаучы һәркем катнаша алырга хокуклы. Инде аларны сайлап алып делегат итеп теркәү мәсьәләсен мәхәллә җыелышларында яки район мөхтәсибәте утырышларында хәл итәргә мөмкин. Әле соң түгел, җомга намазыннан соң җыелырга була. ТР Диния нәзарәте корылтае түгел, Татарстан мөселманнары корылтае бу. Хәер, оешма  үзе дә ТР мөселманнары Диния нәзарәте дип атала.

Кайберәүләрдән, төп мәсьәлә хәл ителгән бит инде, Камил хәзрәтнең мөфти булып сайланасы билгеле, мөфтилеккә башка кандидат та теркәлмәде, акча әрәм итеп, аны оештырып та торасы түгел, мөфтине билгеләп куясы гына, дигән тәкъдимнәр ишетелә. Миңа калса, эш алай ук гади түгел. Беренчедән, мөфтилеккә кандидат корылтайда да тәкъдим ителергә мөмкин. Устав моңа мөмкинлек бирә. Бирмәсә, уставны үзгәртергә була. Корылтайның моңа хокукы бар. Икенчедән, корылтай – мөфти сайлау гына түгел ул. Анда төп мәсьәлә – булган кыенлыкларны барлау, четрекле мәсьәләләрне чишү юлларын эзләү, алдагы дүрт елда ниләр эшләячәгебезне билгеләү.

Еш кына имамнарыбыз, җомга намазына халкыбызның 2-3 проценты гына йөри, милләттәшләребезне дингә тарту кыен, дип зарлана. Имамнарыбыз  аһ-зарларын, эшлекле тоелган фикер-тәкъдимнәрен эшкуарларга, зыялыларга җиткереп, шунда ук җавап аласылары, бу җәһәттә башкаларның ни уйлаганнарын беләсе килсә, әлбәттә, корылтайда халкыбызның барча катлауларыннан вәкилләр утырырга тиеш.

P.S. Торам-торам да хатынның колагын борам дигәндәй, Госман хәзрәтнең мөфти булып торган чаклары искә төшә. Ул вакытта, нәзарәт ишеге төбендә гозере төшеп килүчеләрне “сөзеп” торучы “вертушка” булмаганга, теләсә кем кабул итү бүлмәсенә килеп җитә ала, журналистларны бернинди кыенлыксыз корылтайга гына түгел, нәзарәт пленумнарына да кертәләр иде. Хәзер – аңлавы кыен. Корылтай – аулагый түгел, ләбаса!




 


Рәшит МИНҺАҖ
Ватаным Татарстан
№ --- | 13.04.2017
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»