• 22.11-25.11 Российский Форум Маркетинга 2017. г. Москва, ул. Веткина, д.4, Ювелирный Дом «Эстет».
  • 24.11 Илһам Вәлиев концерты. Казан, БКЗ. 19.00
  • 25.11 Elvin Greyның 3D-шоулы концерты, Казан - Боз сарае. Башлана 19:00.
  • 27.11-28.11 SYNERGY GLOBAL FORUM. Бизнес-форум года. Москва. СК Олимпийский.
  • 28.12 "Школа волшебников". Новогодний мультимедийный спектакль. КСК "Уникс". 15:00, 18:00.
Туган көннәр
  • 21 Ноябрь Илдар Халиков
  • 21 Ноябрь Алинә Шәрипҗанова
  • 22 Ноябрь Котдус Дәүләтшин
  • 22 Ноябрь Гүзәл Әхмәтова
  • 22 Ноябрь Лилия Сәләхетдинова
  • 23 Ноябрь Дәрдемәнд (1859-1921)
  • 24 Ноябрь Дилбәр Фәиз
  • 24 Ноябрь Григорий Панин
  • 25 Ноябрь Габделбәр Ризванов
  • 25 Ноябрь Роберт Туктаров
  • Сдаётся 2хкомнатная квартира посуточно на проспекте Альберта Камалеева 89625483773
  • Меняю дом в экологически чистом районе на квартиру в Казани 89061108949
  • Продается автомагнитола LG модель LAC-M3600R в рабочем состоянии - 600 руб. +79872079780
  • Ищем девушку на подселение 89625483773
  • 26нчы ноябрьдә үгез суеп сатыла. 280сум/кг. тел.8 9274687136.Актаныш.Киров авылы.
  • Казан Глушко 20а (Сахарова, Ак бүре) бер бүлмәле квартира озак вакытка бирелә, 20 000. 89274059202
  • Никахка, җиңсәдә пешергән ике каз сатып алам. Чаллыда. WhatsAppka языгыз 89172935266. Тагын өйдә пешкән кило ярымлы ике чәкчәк кирәк 8 нче декабергә.
  • Даурская урамында гостинка сатыла. 17 кв метр, ремонт белән. Су кертелгән, жиһазлар кала. Яшь гаилә өчен яхшы вариант. Бәясе 1250. 89370093474
  • Әлмәттә химия-биологиядән репетитор. ЕГЭга әзерләну. 89179228831 Ләйсән Хәмзовна
  • Снимем 2х комнатную квартиру в центре в Актаныше. На длительный срок. Чистоту и своевременную оплату гарантируем! Тел: 89377786691

 

 

 

 

 
Архив
 

               

12.04.2017 Дин

Никах укыган өчен акча түләргәме?

Күптән түгел миңа Чаллыда яшәүчеләр мөрәҗәгать итте. “Бер мулла никах укыган өчен утыз мең сум сорый, нишләргә икән?” – дип сорадылар. “Ул “мулла”ны әйләнеп узыгыз, якын да килмәгез”, – дип җавап бирергә туры килде.

Аллаһтан килгән диндә – исламда никах укыту бик гади. Ша­һитлар алдында егет һәм кыз, кыз­ның әтисе никахның үзара ризалык белән булуы турында игълан итә, кыз сораган мәһәрне – билгеле бер күләмдәге малны – егет бирергә вәгъдә итә һәм шуның белән эш тәмамлана. Әлеге эшкә бернинди аерым белгеч-руха­нилар таләп ителми, бу гади белем­нәрне һәр мөселман белергә тиеш. Бер нәр­сәгә басым ясыйк: мәһәр­нең күлә­мен кыз билгели һәм никах вакытында вәгъдә ителгән мал хатынныкы булып санала. Кызның әтисе ул малга өметләнә алмый. Шуңа күрә кыз сату турында бернинди дә сүз була алмый. Шушы гадел тәртипне бозу безнең халыкта күп фаҗигаләр китереп чыгарган, алар, матур әдә­биятта чагылыш табып, күпсанлы драматик язмышларны сурәтләгән повесть-роман­нар, сәхнә әсәрләре тууына сәбәп булган. Соңыннан “кызыл пропаганда” чорында ул әсәрләр ислам диненә каршы көрәш коралына әверелде. Беренче мөселманнар – сәхабәләр тормышына күз салсак, фәкыйрь, әмма игелеге белән танылган, бик күп атаклы шәхес­ләрнең гаилә тормышын, алдым-бардым игълан итеп, гади генә башлап китүен күрербез.
 
Бездә никахтан соң мәҗлес үткәрү традициясе бар. Матур традиция. Аны без туй мәҗлесе дип атап йөртәбез. Менә шул туйга өйләнешүчеләр үзләре теләгән һәм хөрмәт иткән һәркемне чакыра ала. Имам чакырыла икән, бик яхшы. Башка кунаклар белән беррәт­тән имам да кунак була, яңа өй­ләнешүчеләргә киңәшләрен җит­керә ала. Туйга килгән өчен кем­гәдер бүләк бирмиләр, акча түлә­миләр, киресенчә, кунаклар бу көндә яңа гаилә коручыларны котлап бүләк бирә.

Халыкның ислам динен бел­мәве, аны өйрәнмәве нәтиҗә­сендә наданлыктан файдаланырга, үз корсагын тутырып калырга тырышкан руханилар катлавы барлыкка килгән. Дингә яңалык кертелеп, аның асылы бозыла, никах тарифлары, бала тугач, исем кушкан өчен түләнә торган акча тарифлары, мәетне гүргә иңдергән өчен түләнә торган мал һәм башка ялган гамәлләр барлыкка килә. Фәкыйрь­ләр өчен шактый авыр йөккә әй­ләнә торган бу йолалар традиция яки яхшы яңалык дип белде­релә, исламдагы мәҗбүри бер гыйбадәт итеп кабул ителә башлый.

Хәзер шундый оятсыз муллалар бар: алар куйган хакны яхшы ук хезмәт хакы алып эшләүчеләр дә көчкә күтәрә. Әниләренең өчесен үткәрү өчен базардан ризык алу­чыларның зарлануын, ислам динен гаделсезлектә гаепләвен, муллаларга дәгъва белдерүен ишетеп торганым бар. Әмма барыбер шул мәрасимне үткәрәләр. Чөнки, бер­дән, моны тиеш дип беләләр, икен­чедән, кеше сүзеннән куркалар. Бу гамәлләрне башкаруда Аллаһ ризалыгы дигән бернинди ният тә юк, кешедән оялу, мулладан курку гына бар.

Язма авторы белми сөйли торгандыр, муллаларга яла ягадыр дигән шик туарга мөмкин. Халык арасында бу турыда әйткәч, гадәттә гаепле кеше булып каласың, ваһһабчы дигән атама калкып чыга, динне бозучы ярлыгы тагыла, экстремизмда гаепләнәсең. Бу йолаларның хаксыз, кирәксез, зыянлы әйбер икәнен рәсми рәвештә рухани итеп билгеләнеп куелган муллалар үзләре дә белә белүен, тик бу хакта халыкка әйтмәскә кушалар. “Аннан соң без нәрсә хисабына яшәрбез, мәчетне ничек җылытырбыз?” – дигән сорауларны кабыргасы белән куялар, ри­зыкның Аллаһтан булуына һәм тегеннән яки моннан киләчәгенә шик белдерәләр.

Инде хәзер муллалар ничек яшәргә, мәчетләр ничек җылыты­лырга тиеш дигән сорауга җавап биреп китик. Мин ике катлы зур мәчете булган авылда яшим. Имамга кырык яшь, биш баласы бар. Ризыгын эшләп таба. Бу юллар ав­то­рының йорт нигезен һәм диварын имам үз куллары белән өйде, эчке һәм тышкы ягын бизәде. Кулыннан килмәгән эше юк. Эш арасында биш вакыт намазга мә­четкә бергә йөрдек. Мәчеткә җомгага һәм гаетләргә килгән авылдашлар салган сәдака акчасы Аллаһ йортын җылытырга таман гына була, салкында утырганыбыз юк. Халык гаделлекне күреп тора һәм мәчет өчен, хәленнән килгәнчә, акчасын кызганмый. Татарстандагы байтак авылларда мәчетләр җылытыл­мый, имамнар акча юклыктан зарлана бүген. Кечкенә авыл өе кадәр мәчетне җылытырга да акча табылмый икән, димәк, халык имамга ышанмый, аны үз итми, исламга килергә ашыкмый. Халыкны дингә өндәү өчен мәет ашларына йөри­без дип әйткән имамнар ялгыша, димәк. Ялган ысул белән хакый­катькә өндәп булмый. Һәр пәйгам­бәр көтү көткән, Давыд пәйгамбәр тимерче булган. Аллаһ илчеләре сәүдә иткән. Пәйгам­бәрләр ризык­ларын кәсеп белән тапканда, хәзерге имамнар халык өстендә йөк булсыннармыни?

Октябрь инкыйлабына кадәрге халык авыз иҗатын туплаган җыен­тыкларны ачып карагыз. Үз җил­кәсендә яшәгән муллалардан халык нинди көчле сарказм белән көлә. Алар турында октябрь алдыннан татар язучылары фаш итүче күпме китап язды. Халыкның диннән китүенә сәбәпче булган әлеге муллалар өстенә соңыннан фаҗига артыннан фаҗига килде: сөргенгә сөрелү, каторга хезмә­тенә дучар ителү, үлем җәзасы кебек сынаулар ишелеп төште. Боларга кем гаепле иде? Большевик­лармы? Большевиклар милләткә Аллаһның сынавы иде. Аллаһы Тәгалә исә: “...әгәр казадан бер кайгы ирешсә, бу кайгы үзеңнең ким­челегеңнәндер”, – дип әйтә (4:79). Хәзерге чор адәм балаларына ризык табу өчен киң мөмкин­лекләр ачты. Исламда булмаган бидгать гамәлләргә каршы чыгу сәбәпле, мәчетләрдән куылган имамнарның берсе дә ач калмады: хезмәт итеп, сәүдәгә керешеп, тыныч күңел белән яши. Ә яхшы яңалык дип, дингә өстәмә гыйба­дәтләр тагып, корсак тутырырга тырышкан муллаларны Аллаһы Тәгалә хур итеп тора. Биш вакыт намазын җәмәгать белән укыган, гыйлем өйрәтеп, кәсеп итеп яшәгән имамның ялган гамәлләр белән шөгыльләнергә вакыты да, теләге дә калмый.

Рәшит ФӘТХРАХМАНОВ
Ватаным Татарстан
№ --- | 12.04.2017
Ватаным Татарстан печать

 
comments powered by HyperComments

Фикерләр

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
ТНВ
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Туган як
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Яңарыш
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Идел
Gong-TV
Бөтендөнья татар яшьләре форумы
Себерке
Өмет
Диләфрүз
Татарстан Язучылар берлеге
comments powered by HyperComments