поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 23 Апрель
  • Руслан Сафин - актер
  • Шәфәгать Тәхәветдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Рәис Гыймадиев - җырлар авторы
  • Эльнар Сабирҗанов - җырчы
  • Зилә Мөбарәкшина - журналист
  • Равил Әхмәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Илдус Ахунҗанов (1930-1990) - әдәбият тәнкыйтьче
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
12.04.2017 Дин

Рәфыйк Мөхәммәтшин: “Яшьләребезгә җавап бирерлек дин галимнәребез булырга тиеш”

Бүгенге кунагыбыз — искиткеч күпкырлы шәхес, Балтач районы, Борнак авылында туып-үскән татар зыялысы, дин белгече, сәя­сәт фәннәре докторы, профессор, Русия Ислам университеты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтша улы Мөхәммәтшин. Татар телендә камил сөйлә­шүче, тирән белемле Рә­фыйк әфәнде белән те­ләсә-нинди темага көннәр дәвамында өзлексез гәпләшеп утырырга була.

Әмма моның өчен, беренчедән, аны “тотарга” кирәк — хезмәт режимы тыгыз, эшлекле визит белән чит илгә дә еш чыга, икенче­дән, гыйлемле шәхес белән озаклап әңгәмә кору өчен гаять зур әзерлек кирәк. Ничек кенә булмасын, кыска гына вакыт эчендә без аңардан кызыксындырган сорау­ларыбызның күбесенә җавап алдык кебек.

— Рәфыйк әфәнде, сез дин юлына ничек кереп киттегез?

— Совет тәрбиясе алган кешенең дин юлына басуы бер яктан гайретабигый күренә инде. Икенче яктан, үзем дә бу юлга ничек кереп киттем соң әле дип фикер йөрткәндә, шундый нәтиҗәгә киләм: совет чорында тәрбияләнсәк тә, безнең буынга намазлы әби-бабай канаты астында үсәргә насыйп булды. Минем әби биш вакыт намазлы, әни дә намаз укый иде. Без — дини тәрбия эләккән соңгы буын. Бездән соң килүче балалар инде чын совет тәрбиясе алган әти-бабайлар кулына күчте. Бездә табын янына бисмилласыз утыру яки ризыкка кагылу дигән нәрсә юк, әби-бабаларыбызның Ислам дине традицияләре каныбызга сеңгән иде. Аннан ул бәлки язмыш булгандыр инде, Казан дәүләт университетының тарих факультетын тәмамлаганнан соң, Русия Фәннәр академиясенең филиалына — Тел, әдәбият һәм тарих институтына аспирантурага кердем. Фәнни җитәкчем, заманында күренекле галим, татар иҗтимагый фикерен үстерүгә нигез салучы шәхесләрнең берсе Яхъя Абдулла улы миңа Галимҗан Ибраһимовның дөньяга карашы турында диссертация темасы тәкъдим итте. Ул чорда Ислам диненә кагылышлы фәнни хезмәт язу мөмкин эш түгел иде. Галимҗан Ибраһимов иҗаты белән шөгыльләнә башлагач, мин революциягә кадәр чыккан журналларга чумдым һәм бу әдипнең иң беренче язган хезмәте Ислам мәдәнияте тарихы икәнлеген белеп, шаккаттым. Совет мәктәбендә тәрбияләнеп, аның совет чорында нәшер ителгән “Тирән тамырлар” романын гына укыган кеше өчен бу, әлбәттә, зур яңалык иде.

Шуңа да дин белән әкрен-әкренләп кызыксыну, галим буларак диннең татар тормышында тоткан урынын аңлау Исламга якынайткандыр дип уйлыйм. Аспирантурада укыганда, эшли башлагач, Мәрҗани мәчетенә җомга намазларына йөри башладым.

1992 елда Татарстан диния нәзарәте оешты. Беренче мөфти Габдулла хәзрәт Галиуллин иде. Ислам яңарышы башлангач, 1993 елда мине дингә тагын да якынайткан вакыйга булды. Ул елны Хаҗ сәфәренә җибәрү өчен дин юлындагы, ураза тотучы татар зыялыларын сайлап алдылар, миңа да шундый бәхет елмаеп, Хаҗ кылып кайттым. Шул елдан Ислам юлына ныклап бастым һәм әкренләп ул минем яшәү рәвешемә әйләнде.

— Өйләнергә дә дини кыз эзләдегезме?
— Мин 1983 елда өйләндем, ул чакта дини, яулыклы кызларны табу мөмкин түгел, әмма, авылда тәрбияләнгәнгә күрә, иң беренче шарт — үз милләтебез кешесенә өйләнү иде. Бүтән милләт кешесе белән кавышуны без күз алдына да китерә алмый идек. Шуңа да мин Казанда туып-үскән Гөлнара исемле татар кызына өйләндем. Ике ул үстердек. Олы улыбыз архитектор-реставратор, үзенең остаханәсе бар, проектлар белән шө­гыльләнә. Казандагы шактый гына иске биналарны төзәтү-төзекләндерүдә катнашты. Хәзер Мәскәүдә төзеләсе мәчетне проектлау белән мәшгуль. Кече улыбыз юрист, прокуратурада эшләде, хәзер РФ Генераль Прокуратурасының юридик академиясендә укыта.

— Укыту дигәннән, сез консерваториядә дә белем биргәнсез икән...
— Әйе, минем тормышта шундый борылыш булып алды. Татарстан Фәннәр ака­демиясендә эшләгәндә Булат Солтанбәков исемле галим миңа Казан дәүләт консерваториясендә укытырга тәкъдим итте. Сиксәненче еллар ахыры иде, мин ул җитәкләгән иҗтимагый фәннәр кафедрасына килдем. Төрле фәннәр укытырга туры килде: философия, политология, диннәр тарихы... Шактый авыр булды, шул ук вакытта яхшы ук тәҗрибә дә тупладым. Музыкадан ерак торсам да, кайчандыр консерваториядә укытканлыктан мин сәнгать өлкәсе, күп ке­нә артистлар белән таныш.

— Үзегез җитәкчелек иткән Русия Ислам университеты белән та­ныштырып китсәгез иде: бирегә укырга кемнәр, ничек керә, нинди белгечлек алалар?
— Русия Ислам университеты, илдә беренчеләрдән буларак, 1998 елда оешты. Туксанынчы елларда дингә омтылыш башкачарак иде.

“Үземнең дини белем алырга мөмкинлегем булмады, һичьюгы, балаларым укысын”, — дип, ата-аналар улларын, кызларын мәдрәсә­ләргә, дини уку йортларына җибәрәләр, шуңа да ул елларда дин сабагы алырга шәкертләр туплау күпкә җиңел иде. Әмма заман белән бергә дин мәгарифенә караш та үзгәрде. Хәзер әти-әниләр: “Балам дини уку йортын тәмамласа, кайда эшләр?” — дигән сорау куялар. Бу бик дөрес, чөнки ата-ана баласына белем бирү белән беррәттән, ул белемне алга таба кайда файдалана алыр дип тә уйларга тиеш — мәктәпне яңа тәмамлаган бала гына бу хакта уйлый алмый. Чыннан да, эш мәсьәләсенә килгәндә дин хезмәте бик кызыктырырлык өлкә түгел. Шуңа да бүгенге көндә дини белем алырга теләүчеләр саны артты дип әйтә алмыйм.

Ислам фәннәре факультетында дин әһелләре әзерлибез. Шул ук вакытта Ислам өлкәсендә белем алган яшьләр тормышта үз урыннарын тапсын дигән максатта, дәүләт тарафыннан танылучы дипломнар бирү эшен дә киң җәелдердек. Хәзер шундый дүрт юнәлеш бар: теология, лингвистика (гарәп һәм инглиз телләре), икътисад һәм журналистика. Алар барысы да аккредитация узган, ягъни, ул белгеч­лекләр буенча бирелгән дипломнарны дәүләт таный. Бу — безнең өстенлек, чөнки дингә омтылы­шы булган, намаз укыган яшьләр мәчеттә генә түгел, ә җәмгыятьнең төрле өлкәләрендә хезмәт куярга тиеш. Бүгенге бик мөһим проблемаларның берсе — мөселман зыялылары җитми дибез. Исламга тискәре мөнәсәбәт бик күп факторлар белән бәйле бит ул. Мәсәлән, без белгән мөселманнарның белемнәре тү­бән, алар әдәпсез гамәлләр кылалар икән, бу күренеш бөтен Ислам диненә тискәре мөнәсәбәт тәрбияли. Әгәр синең янда гыйлемле, тәрбияле, югары белемле мөселман булса, ме­нә мөселманнар шундый икән дип, Ислам диненә дә уңай, позитив караш тудыра.

Дөресен әйтик, Исламга караш тискәре инде, бик тискәре, аның объектив сә­бәпләре дә бар, Ислам тарафдарларын экстремистлар дип атау да бар, чөнки мөселман илләрендә экстремистлык кебек күренешләр еш очрый һәм аны Ислам диненә бәйләп карау бар. Бу дөрес фикер түгел, әлбәттә. Чөнки террорлык, экстремистлык — сәяси, социаль-иҗтимагый тормышка бәйле күренешләр, аларның дингә мөнәсәбәте юк.

Шуңа да Ислам дине турында уңай фикер формалаштыру өчен без, әлбәттә, белемле, катлаулы сорауларга җавап бирә алырлык мөселман зыялыларын тәрбияләргә тиешбез. Мәсәлән, безнең теология факультетын тәмамлаган белгечләр Президент аппаратында эшлиләр, без моның белән дә горурланабыз, лингвистлар тәрҗемәче булып эшли, мәктәпләрдә укыта, кайберләре чит илләрдә хезмәт куя. Хәзер инде журналистлар да чыгара башладык, дөрес, беренче курс бик кечкенә, өч кенә кеше чыгардык, алар зур шәхес­ләр булып киттеләр дип әйтә алмыйбыз. Ә хәзерге жур­налистлар группасы шактый көчле, дини сайт­ларда бик кызыклы мате­риаллар эшлиләр. Жур­на­лист­ларыбызны да озакламый күрә башларлар дип уйлыйм. Әлбәттә, дин өл­кәсендә эшләүчеләрне әзерләү ул безнең беренчел максат, без аларны әзерлибез, читтән торып булса да. Русиядә сиксәннән артык мөфти булса, егермеләбе бездә укый, аларга югары белем бирәбез.

Бүгенге көндә, читтән торып укучыларыбыз белән бергә, 1300 студентыбыз бар. Алар Русиянең 45 төбәгеннән, шулай ук БДБ илләренең һәрберсеннән җыелган шәкертләр. Дөрес, соңгыларының санын бераз чикләдек, чөнки үзебезнең кадрларны әзерләргә кирәк. БДБ илләре шәкертләренә дистанцион уку ысулы тәкъдим итәбез, чөнки чит җирләрдән килүчеләргә дини белем бирү шактый четерекле эш, ник дигәндә, ул нинди идеяләр, фикерләр белән килә, нинди максат белән укырга кергән, нинди дә булса радикаль агым тарафдары түгелме дигән бик күп сорау туа. Шуңа, очраклы кешеләр эләкмәсен өчен, ул илләрдән читтән торып яки дистанцион укырга диния нәзарәтләреннән юнә­леш кәгазе булган шәкертләрне генә алабыз. Мәсә­лән, бездә хәзер Казахстаннан 300 кеше дистанцион рәвештә укый. Ерак җирләрдән ике тапкыр сессиягә килеп йөргәнче, акча түләп, дистанцион уку финанс яктан да отышлырак, безгә дә уңайлы. Ул шәкертләр университет белән һәрвакыт элемтәдә, лекция тыңлыйлар, сорауларына җавап алалар. Хәзер Таҗикстанда һәм бүтән илләрдә дә шул рәвешле уку ысулын җәелдерергә уйлыйбыз.

— Сездә уку түләүлеме?
— Теология — дәүләт өчен бик мөһим юнәлеш, шуңа да дин әһелләрен түләүсез укытабыз. Шулай ук булачак журналистлар да әлегә бушлай укыйлар. Ә лингвистлар һәм икътисадчылар символик бәя түли — елына 17-18 мең, ягъни, бү­тән уку йортлары белән чагыштырганда бик түбән. Читтән торып укучылар да биш-алты мең сум гына түлиләр.

— Университетның тулай торагы бармы?
— Әйе, хәзер торагы булмаган уку йортына абитуриентлар җәлеп итү бик авыр. Безнең тулай торак бар, алай гына да түгел, аеруча дини факультетларда укучы студентларны шунда яшәргә мәҗбүр итәбез — уку дәверендә бүтән идеологик йогынты эләкмәсен дип, аларга күз-колак булырга тырышабыз. Безнең тәрбияче­ләребез бар, алар шәкертләрне иртәнге намазга уяталар, намаз уку тәртипләрен ничек үтәүләрен карыйлар.

— Сезнең уку йортына мәктәп тәмамлаган уку­чылар киләме?
— Әйе, бүтән вузлардагы кебек, без дә БДИ баллары нәтиҗәләре буенча, ә дин юнәлешендә моннан тыш өстәмә имтиханнар аша кабул итәбез. Дини факультетларда мәктәп тәмамлаучылар да, мәдрәсәдән соң килүчеләр дә бар. Хәзер Русиядә һәм Татарстанда урта һәм югары дини белем бирү буенча махсус стандартлар кабул ителде. Әгәр шәкерт мәдрәсәне яхшы билгеләргә тәмамлап килгән икән, без аны дини факультетка дүртенче курска кабул итәбез һәм ул бер ел эчендә югары белем алып чыга. Аннан безнең уку йортын тәмамлаучыларны чит илләрдә магистрга, докторлыкка укытып кайтару практикасы да бар. 40 белгечебез шулай укып кайтты. Төркиядә шактый студентыбыз укыды.

Хәзер игътибарны гарәп илләренә күбрәк юнәлтә башладык, чөнки Төркиядә укытуның тискәре ягы бар: студентлар төрек телен тиз генә өйрәнеп алалар да, барлык чыганакларны шул телдә укып, гарәп телен оныталар, ә бу бик тискәре күренеш. Әмма га­рәп телле мөселман илләре белән дә проблемалар бар. Әйтик, Сүрия белән эшли башлаган идек, чөнки үзебезнең хәнәфи мәзһәбе традицияләре анда бик көчле, мәгълүм сәбәпләр аркасында, кызганыч, хәзер мондый мөмкинлек юк. Шуңа хәзер Марокконың Карауин университетында укытуга күч­тек. Икътисадчыларны Малайзиядә укытабыз. Безнең вузны былтыр тәмамлаган ике икътисадчыбыз хәзер Дубайда банкта эшли. Малайзия — Ислам икътисады буенча иң көчле илләрнең берсе. Студентларыбызны Индонезиядә дә укытып карадык, унлабы шунда белем алды, хәзер аларның берничәсе үзебездә укыта. Әмма, сайлап алганнан соң без инде Мароккога тукталдык, чөнки ул гарәп иле. Үзебездә Болгар Ислам академиясе ачылгач, белгечләребезне югары дини белем алу өчен анда да җибәрү мөмкинлеге туачак.

— Болгар Ислам академиясе ачылгач та сезнең университетны тәмамлаган белгечләрне читкә җибәрү ихтыяҗы калачакмы?
— Калыр дип уйлыйм, чөнки академияне ачуга галим булырга теләүчеләрнең барысы да шунда торып чабар дигән иллюзия юк. Яшь белгечләр ул уку йортының көндәшлеккә сәләтлеме-юкмы икәнлеген чит илләрдәге уку йортлары белән чагыштырып караячаклар, гарәп телен камилләштерү өчен аларга гарәп телле җирлек кирәк бит әле. Болгар академиясен әле чын академия итеп танытырга, укытучылар аша әзерлек дәрәҗәсен күрсәтеп, анда укырга теләүчеләрне җәлеп итү мөмкинлекләрен булдырырга кирәк.

— Академия әле нинди хәлдә?
— Аның бинасы майга төзелеп бетә инде. План буенча сентябрьдә абитуриентлар тупларбыз дип уйлыйм. Алар, иншаллаһ, җыелыр дип фаразлыйм, чөнки чит илгә чыгу мөмкинлеге булмаган яшьләр дә күп бит. Эшләрен, гаиләләрен ташлап, читкә китә алмаучылар бар. Вакыт бик аз калды, без инде анда укытучылар, уку программасын булдыруда хәзер бик актив эшлибез. Шулай да анда уку барыбер чит илгә чыгып белем алу түгел, шуңа да хәзер ике диплом бирү турында уйлашабыз. Шул мәсьәлә буенча әлеге дә баягы Мароккога, Карауин университетына барырга җыенам. Әгәр безнең белгечләр Болгар Ислам академиясе һәм Карауин университеты дипломы алсалар, ул бүтәннәрне җәлеп итү өчен бик саллы күрсәткеч булыр иде. Болгар Ислам академиясе — ул федераль проект, уникаль проект, анда татарларны гына укыту турында сүз бармый, Русиянең барлык төбәкләреннән, шул исәптән Ислам мәгарифе алга киткән Кавказдан, шулай ук БДБ илләреннән килгән белгечләр дә укыячак, шуңа ниндидер милли чикләр куймыйбыз. Әмма үзебезнең милләтебезгә өстенлек бирергә кирәк, чөнки бүгенге көндә аның бинасын да Татарстан төзи, финанс мәсьәләсендә дә, бәлки, Татарстан күбрәк ярдәм итәр. Милләт өчен кадрлар әзерләү мөмкинлегеннән без, һичшиксез, файдаланырга тиеш. Теләсә-нинди төбәктән теләсә-кемне җыеп, бер-ике татар гына укыта торган уку йортына әйләнеп калырга тиеш түгел ул.

— Анда нинди белгечләр әзерләнәчәк һәм аларны кемнәр укытачак?
— Беренче чиратта ул дини уку йорты һәм без анда дин өлкәсендә эшләрлек магистрлар һәм докторлар әзерләргә тиешбез. Чөнки, әйткәнемчә, бу бүгенге көндә бик актуаль. Яшьләребезне борчыган сорауларга җавап бирерлек кадрлар үзебездә булырга тиеш. Юкса, алар ниндидер мәсьә­лә туса, интернетка кереп, әллә нинди сайтларда шикле шә­ехләрдән җавап эзлиләр. Әгәр бүгенге Русия үзенчә­лекләрен аңлаучы, яшьләр арасында абруйлы магистр, докторларыбыз булса, бик күп проблемаларны хәл итә алыр идек. Чынында радикаль­ләшү ул яшьләрне борчыган сорауларга үз вакытында тиешле җавап бирә алмаудан да килә. Шуңа да Болгар Ислам академиясенең төп бурычы — яшьләр өчен авторитетлы дин белгечләре әзерләү булырга тиеш.

Остазларга килгәндә, беренче мәлдә укытучыларны чит илдән чакыртачакбыз, чөнки бүгенге көндә магистрлар, докторлар әзерләрлек үз кадрларыбыз юк. Монысы да бик зур проблема. Русия президенты Владимир Путинның әйткән сүзе бар: “Русия мөселманнары өчен бүгенге иң төп бурычларның берсе — үз илаһият мәктәпләрен торгызу”. Ә без аны ничек торгыза алырбыз, гарәпләрне генә чакырып, моңа ирешеп булырмы? Юк, әлбәттә. Моның өчен нинди фәннәр укытырга кирәк? Билгеле, без инде Татарстан тарихын да укытырбыз, Русия тарихын да, хокук та укытылыр, әмма бу гына җитми бит әле, булачак дин галимнәре безнең үзенчәлекләрне яхшы белсен өчен дини фәннәрне ничек укытырга — менә шунысын хәл итәсе бар. Чөнки Русиядән чыкмыйча Болгар Ислам академиясендә генә укып, аларның гарәп менталитеты белән әзерләнгән кадрлар булып җитешү куркынычы да бар. Ул алай да булмаска тиеш. Без бу хакта да уйланабыз, стандартларны үзебез эшлибез, компетенция дигән әйберне беренче чиратка куябыз, ул буш сүз түгел. Ягъни, Болгар Ислам академиясендә укучы белгеч Русия гражданины булырга, үз илен, үзенең халкын яратырга тиеш. Шушы үзенчәлекләрне исәпкә алмасак, яшьләрне һәрь­яклап тәрбияләмәсәк, егетләребез, кызларыбыз чит илләрдән радикаль белем алып кайталар дип сөйләшкәндә, үзебезнең үк борын астындагы Болгар Ислам академиясенең бик зур проблемалар тудыруы ихтимал.

— Бу академиядә уку түләүле булачакмы?
— Юк, киресенчә, стипендия түләп укыту планлаштырыла. Шунысы уңайсызрак, Болгар шәһәре цивилизациядән шактый читкә урнашкан, шуңа галим кешене хезмәт хакы белән генә җәлеп итү шактый авыр, чөнки хатыны эшсез утырса, балаларын укытырга, тулыканлы итеп тәрбияләргә спорт-мәдәни объектлар булмаса, ул, әлбәттә, бүтән җиргә күчү турында уйлый башлаячак. Шуңа да бирегә укытучыларны һәм шәкертләрне җәлеп итү җиңел генә булмас дип уйлыйм.

— Хәзер мәчетләрдә татарларга караганда читтән килгән кешеләр күбрәк, шулай ук мәдрә­сәләрдә, бүтән дини уку йортларында да күбесенчә читтән килүчеләр белем ала дигән фикер бар. Сезнеңчә, сәбәп нидә икән?
— Чыннан да, кызганыч, татарлар бүгенге көндә үзләренең дин мәсьәләләренә шактый өстен караулары белән этник яктан мөселман халыклары арасында аерылып торалар. Моны танымый мөмкин түгел. Шул ук вакытта республикабыз мәчетләренә татар егетләре аз йөри дип тә әйтә алмыйм. Республикада 2001 елда зур социологик тикшеренү уздырган идек. Аның нәти­җәләре күрсәткәнчә, безнең татарлар арасында үзен мөселман дип санаучылар 85 процент һәм алар арасында шәригать кануннарын җиренә җиткереп үтәп яшәүчеләре 4 процент икәнлеге ачыкланды. Ә 2008 елда Америкадан килгән фонд үткәргән социологик сораштырудан исә тиешенчә гамәл кылып яшәүче мөселманнарның 12 процентка җитүе мәгълүм булды. Бүгенге көндә чын мөселманнар саны, әлбәттә, артты. Базарларга якын урнашкан мәчетләргә Кавказ һәм Урта Азия халыкларының күп йөрүе күзәтелә, әмма төрле микрорайоннардагы мәчетләргә татарлар аз йөри дип булмый. Татарларда дингә инану түбән дию дә дөрес түгел, чөнки Аллага ышану һәркемнең күңелендә ул. Ислам динендә намазны җәмәгать белән уку бик мөһим санала, гәрчә, мәчеткә йөрү әле ул синең дини дәрәҗәңне күрсәтүче фактор булмаса да. Чөнки мин мәчеткә бармыйм, миңа имам ошамый дип, намазларын өйдә укучылар да бар. Әгәр син яшәгән урында җәмигъ мәчете бар икән, син инде җомга намазларын җәмәгать белән укырга тиеш. Мин мөселман, әмма мәчеткә йөрмим дип әйтү һич тә дөрес түгел. Өчтән артык җомга намазын бер сәбәпсез калдырасың икән, ди­мәк, син гөнаһ кылган мөселманга әйләнәсең.

Дини уку йортларына кил­сәк, чыннан да, туксанынчы елларда укырга кем килсә, шул кабул ителде, ә хәзер бу мәсьәләдә тәртип урнашып килә. Татарстан Диния нәзарәте хәзер мәд­рәсәләр алдында да таләп куйды, безнең Русия Ислам университетында да шундый шарт үтәлә: читтән килгән студентлар саны 7-10 проценттан артмаска тиеш. Чит илдән килүчеләрне укыту мөһим, бәлки, үзенә күрә бер мәртәбәдер дә инде, әмма аның икенче ягы бар: уку йортын тәмамлагач, аларны эш белән тәэмин итәргә кирәк. Аннан ул татар мәчетенә татар бабае урынына кереп утыра икән, аның өммәт өчен дә, төбәк өчен дә проблема чыгаруы мөмкин. Русиянең бик күп төбәкләрендә татарларның мәчеткә аз санда йөрүе җитди мәсьәләгә әйләнде. Чөнки Үзәк Русиядә элек барлык мәчетләр — татар мәчетләре булган, аларны татарлар салган, Русия империясендә, Кавказдан тыш, ул мәчетләрдә имамнар булып, бары тик татарлар гына эшләгән һәм тарихи мәчетләребезне татар мәчете дип әйтергә безнең тулы нигезебез бар. Әмма хәзер татарлар мәчеткә аз йөри дип, имамны күп йөрүчеләр арасыннан сайлап кую күзәтелә һәм, кызганыч, илнең бик күп төбәгендәге мәчетләр, хәтта йөзәр ел эшләгән тарихи мәчетләр дә, татарларның дини йогынтысыннан әкрен-әкрен генә чыгып баралар. Аллага шөкер, әлеге проблема безгә кагылмый, Татарстанда — 1500, шул исәптән, Казанда 80 мәчет булса, аларның барысында да татар телле имамнар эшли.

— Барлык мәчетләр дә белемле имамнар белән тәэмин ителгәнме?
— Әлегә юк, мәчетләребезнең 700ләбенә белемле имамнар җитешми. Моны ниндидер зур бәла дип кабул итәргә кирәкми, чөнки сүз кечкенә авыллар турында бара. Мәдрәсә яки Русия Ислам университетын тәмамлаган яшь белгечне башлангыч мәктәбе дә булмаган кечкенә авылга эшкә җибәрү шактый авыр. 50ләп мәчеттә имам бөтенләй юк. Болар — халкы җәй көннә­рендә шәһәрдән кайтып, дача рәвешендә генә яшәүче авыллар. Хәзер Республика Диния нәзарәтенең кадрлар сәясәте дигән документы нигезендә кечкенә авылда яшәүче, мәчеткә йөрүче, бик үк өлкән булмаган кешене читтән торып булса да укытып, барлык мәчетләрне имамлы итәргә җыенабыз.

Аннан безнең имамнарның белемен арттыру үзәгебез бар, ел саен ике атнага исәпләнгән курслар үткәрәбез. Дөрес, барлык имамнарны да курсларга китерү мөмкин түгел, чөнки аларның 15 проценты — 80 яшьтән узган кешеләр.

— Рәфыйк әфәнде, республика мәчетләрендә вәгазь татарча гына укылырга тиеш дигән фикер белән килешәсезме?
— Вәгазьләрне татарча уку дөрес дип саныйм. Ислам — милләтара дин, дөнья дине, аның этник йөзе булырга тиеш түгел дисәләр дә, хәзер, әйткәнемчә, мәчетләрнең татар йогынтысыннан ераклашу проблемасы бар. Элек Казан губерниясендә генә дә 6000нән артык мәчет эшләсә, аларның барысы да татар мәчетләре булган. Мәчет милли аңны, милли телне саклап калуда үз функциясен башкарырга тиеш. Сүз бит җомга вәгазен татарча уку турында бара, ә ул 20 минутлык вәгазь инде. Татарлар салган мәчеттә утырасыз дип, теге яки бу төбәктә, аеруча халык күп җыелган җирдә вәгазьнең бер өлешен булса да татар телендә укырга кирәк.

— Президентның, дәү­ләт эшлеклеләренең халык белән бергә Ураза, Гает намазларына йө­рү­ен дә дингә хөрмәт уяту, дингә җәлеп итүнең матур бер үрнәге дип бәяләргәдер?
— Әлбәттә, авторитетлы дәүләт эшлеклеләренең теге яки бу дин тарафдары булуы яхшы күрсәткеч. Безнең Татарстан Республикасы Президентының халык алдында абруе зур, шуңа да аның мәчеткә йөрүе мөһим роль уйный. Рөстәм Нургалиевич дини бәйрәмнәрдә мәчеткә бик теләп, ихлас күңелдән йөри. Гомрә ха­җына баруын да сер итеп тотмавы, социаль челтәргә фотоларын да куюы аның ихлас күңелдән инануын күрсәтә. Халык дин өлкә­сендә эшләнгән ихлас, чын гамәлне бик яхшы күрә. Диндә аның позициясе бик уңай, позитив.
 


Әңгәмәдәш — Назилә САФИУЛЛИНА
Татарстан яшьләре
№ --- | 12.04.2017
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»