поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
11.04.2017 Язмыш

Күрәчәгемне алдан белсәм...

Салам түшәп куяр идем, дигән әйтем бар халыкта. Җәмилә түтигә исә күрәзәче булу да кирәк түгел иде.Улының бу гамәлен бөтенләй өнәмәсә дә, каршы төшә алмады шул. Улы Раил мәрхүм атасына охшап кирәкмәгән чакта шактый үзсүзле иде.

–Улым, бик кирәкмәгән нәселгә бәйләнергә уйлыйсың түгелме? Тормыш көтүеңне уйлап эш итәр идең,–диде ана борчылып улының  күрше авылда  яшәүче Рәйсәгә өйләнергә җыенуын ишеткәч.

– Әнкәй, яратам мин аны, аның кебек чибәр яшь кызлар да юк…Өстәвенә ачык күңелле, эшчән…

– Әй, улым, улым, синең кеше таный белмәвең башыңа гына җитмәсә инде. Улым, чибәрлек  туйда кирәк, ә акыл дөнья көткәндә, диләр. Аның беренче ире дә бик акыллы егет иде. Әнә бит тора алмаганнар… Өстәвенә үсеп беткән кызы да бар.Ул сине үз әтисе кебек күрер, дисеңме? Аннары алар гаиләсендә хәмерне  бик яраталар, дигән хәбәрләр дә ишетелеп тора.Гаиләдә аракы еш һәм түрдән урын алса, бәхет читләтеп үтә ул, улым…

Кызганычка каршы, Җәмилә түтинең  сүзләре үлеп гашыйк булган улының бер колагыннан керде, икенчесеннән чыкты. Башка туганнарының сүзләрен дә ишетмәде Раил. Бераздан Рәйсәне туйлап килен итеп төшерде.  Аз гына авылда яшәделәр дә якында урнашкан шәһәргә  чыгып киттеләр.Тыйнак, эш сөючән Раил тиз генә бер оешмага шофер булып эшкә урнашты. Тик Рәйсә генә эш эзләргә ашыкмады… Өстәвенә элекке ире Фидаил дә алар яшәгән фатирдан ерак яшәми икән.Кызы Зиләйдә бу хакта әнисенә кайтып әйткәч, әлбәттә, Рәйсәнең элекке җанашы белән очрашасы килде. Бар нәрсәне кызуында сук дип эшләргә өйрәнгән хатын өчен бу гамәл әллә ни кыенлык тудырмады. Оятын  артка ташлап, Раил командировкага киткәч, Фидаил фатирына юлланды. Аны ишектә күрүенә ир телсез калды, чөнки әле Рәйсәнең кияүгә чыгуына ярты ел чамасы гына гомер үткән иде. Шулай да кичке аш хәстәрләп йөргән җиреннән Рәйсәне  фатирына кертте.

–Кая, үзем пешереп бетерим, син минем ризыкларны ярата идең бит,–дип  хатын җитез генә кухняга үтте. Бераздан өстәл матур итеп әзерләнгән, ә табын уртасында бер вино урын алган иде…

Сөйләшеп утыра, сыйлана торгач, бу икәү төн уртасы җиткәнне сизми дә калды.Фидаил элекке хатынын озатып кайтканда, башкача аның белән очрашмаска антлар итсә дә, Раил өйдә юк чакта  «гыйшык-мыйшык  уеннары» дәвам итте. Дәвам итте генәме, тиздән Рәйсә үзенең  бәби көтүен аңлады, тик туачак сабыеның атасы кем булуын гына анык кына әйтә алмас иде. Хәер, бу аны әллә ни борчымый  да иде шикелле. Улы тугач, Раил шатлыктан  сөйгәнен  күтәреп йөртергә дә әзер иде. Сапфир кашлы алтын алка белән йөзек алып кайтып, җанкисәгенә кидергәндә күршеләре Әнисә апа бар иде. Ул моңа сәерсенеп кенә куйды, чөнки гашыйклар гына  «сукыр» була дигәннәрен ишеткәне бар иде гомер иткән хатынның, тик Раилнең берни белми йөрүенә гаҗәпләнми булдыра алмады.Чөнки ирнең туганнары да, әнисе дә Рәйсәнең элекке ире белән дә очрашуын ишеткәннәр һәм бу хакта Раилгә дә әйткәннәр  иде.

Ә ир бәхетнең иң югары ноктасында иде…Аның  сөекле хатыны турында кем нәрсә сөйләмәс, аның чибәрлегеннән дә, бәхетеннән  дә көнләшүчеләр күп булыр  ул…

Еллар үтә торды. Рәйсә үзләре яшәгән йорт һәм тирә-юньдә азгын хатын  буларак бик тиз танылды. Бу хәл бигрәк тә Раил Себер якларында вахта алымы белән эшли башлагач  күңелсез төс алды. Ире эшләп тапкан акча кәеф-сафа кору һәм яхшы киенү өчен сарыф ителде. Әзерне юк итү өчен  әллә ни  зур тырышлык кирәкми бит…Күп чакта Раил вахтадан кайтуга хәтта икмәк алырлык та акчасы  калмый иде хатынның. Улы да күп чакта урамда йөри, я күршеләре алып кереп китәләр, ә кайчак биш-алты яшьлек сабый  каланың бөтенләй икенче башында  яшәгән  ерак туганнарына ялгызы юл тота иде. Ә әни кешедә бала кайгысы төштән соң дигәндәй, эчәргә аракы, күңел ачарга ир-ат булса, шул җиткән… Берчак  шулай Раил  вахтасыннан ике көн элек кайтып керде. Вакыт иртә булса да, Рәйсәсе «салмыш», өстәлдә  башланган  шешә, диванда бер ят ир йоклап ята. Бу күренешкә һушы киткән Раил бераздан үзе дә өстәлдәге шешәдән аракы коеп эчте дә, ничек йоклап киткәнен  сизми дә калды: күптәннән тамагы  юньле аш күрмәгән кешегә күп кирәкмени соң?! Көндез уянып китсә,  Рәйсәсе юхаланып,  муенына сарылды:

–Уяндыңмы, җанкисәгем? Бик алҗып кайткан идең шикелле…

– Теге  кеше кем иде ул? – диде  Раил мөмкин кадәр  җитди дә, усал да булырга тырышып.

–Ә ул  минем өч туган абый, безнең калага командировкага килгән, Анападан…

Сөеклесен  сагынып кайткан ир бу турыда  башкача сүз кузгатмады, тәмле ризык ашап, тагын  бераз уртлап алгач, улы белән кибетләргә чыгарга җыенган иде дә, кесәсендә  «җилләр уйный» булып чыкты.

–Рәйсә, минем акча янчыгы кая?  Илүсне уенчык кибетенә алып барыйм, дигән идем.

– Ул сорый, дип җыен юк-бар алып йөрмә, бурычларны түләргә кирәк…

–Нинди бурыч, мин бит киткәндә сезгә җитәрлек акча калдырып киттем…

– Нинди бурыч, дип ни, Розалияга  матур костюм алдык, хәзер бит азык-төлек тә бик кыйммәт, өстәвенә өч айга квартплата да түлисе бар. Ярар, күп сүз куертып торма, менә  кошелегың…

Раил аны ачып караса, үз күзләренә үзе ышанмый торды, утыз биш мең урынына бөгәрләнеп беткән берничә йөзлек ята иде. Ир улына вәгъдә иткәч, кибеткә барудан баш тартмады, тик кәефе нык кырылды. Сорап алса да, акчаны барыбер  бирер иде бит, чөнки кырыс табигать шартларында алар өчен булмый, кем өчен эшләп йөри соң ул?! Шушы сораулар  миен бораулады ирнең. Илүскә арзан гына машина кисәге алып тоттырды да, калган акчасына бер шешә аракы алып  кайтырга чыктылар. Шулчак улы:

«Әти , син дә аракы яратасыңмыни, әни дә гел аракы ала, ә мин туңдырма сорасам, кычкырып кына җибәрә»,– диде.

Бу сүзләр Раилне айнытып җибәргәндәй итте.Ул эшләп тапкан акча менә кая була икән. Хәер моңа гаҗәпләнәсе дә юк, чөнки Раил кайткан саен  Рәйсә зурлап табын кора ич… Димәк, әнисенең сүзләре дөрескә туры килә.

Икенче көнне Раил  авылга әнисенең хәлен белергә кайтырга , күчтәнәчләр алырга, дип тагын  үзе эшләп тапкан акчаны хатыныннан теләнеп алырга мәҗбүр булды.  Рәйсә кайнанасы янына кайтмас өчен гадәттәгечә йөз сәбәп тапты. Илүс белән Раил үзләре генә авылга кайтып киттеләр.

Акча  белән булган вакыйганы Раил шыпырт кына апасы Сәриягә сөйләп бирде.Апа кешенең энесе өчен болай да гел эче пошып йөри иде, чөнки шәһәр зур булмагач, имеш-мимешләр дә аңа килеп ишетелгәли иде.

–Син, энем, акчаңның бераз өлешен җизнәңә биреп куй, югыйсә, эшкә киткәндә билетлык та акчаң булмас, – диде апа кеше.

–Ярар, башка чакта шулай итәрмен,– дип ризалашты ир, чөнки бер-ике тапкыр пенсиягә генә яшәүче күршесе Әнисә апасыннан бурычка акча алып торган чаклары булган иде инде.

Тик болай эшләве Рәйсәгә бердә ошамады. Себердә сварщик булып эшләгән иренең күпме акча алып кайтасын алдан ук исәпләп куйган хатын   ун меңләп акчаның  үз кулына кермәве белән һич ризалашырга теләмәде.  Тавыш-гаугалар да ешайды, ул кайту белән Рәйсәнең юхаланып, килештереп йөрүләре  дә, аның хөрмәтенә дип табын корулары да сирәгәйде, монысына Раил сөенә генә иде.

Еллар үтә торган саен аралары суына баруын аңласа да, Раилнең гаиләсен таркатасы килми иде. Чөнки улы да үсмер яшенә керде, аңа  ата тәрбиясе кирәк. Тик бер кайтуында  аны буш фатир каршылады.  Моңа бик гаҗәпсенеп, Рәйсә эшкә керде микәнни, ә Илүс  кая икән, дип уйланып, чәй куеп йөргәндә  ишектә Рәйсә күренде. Аңа теге чактагы Анападан командировкага килгән «өч туган агасы» да ияргән иде.

Хатын сүзне кыска тотты:

– Инде сукыр гына булмасаң, күптән аңлар идең, мин сине яратмыйм, менә минем чын-чынлап яраткан ирем, –дип теге «туганына» күрсәтте.–Без аның белән күптәннән бергә, Илүс тә безнең янда. Аны бик күрәсең килсә, егерме меңеңне чыгарып салырсың да, рәхәтләнеп күрешерсез.

Кайчандыр  яратам, дип антлар иткән, гомергә бергә булырга  сүз куешкан кешесеннән мондый  хәлне һич көтмәгән иде Раил. Күрше-күләннең, син югында хатының  башкалар белән  типтерә, дигән сүзләренә дә игътибар бирмәде бит…

Шулай да бераздан һушына килгән ир:

– Ни өчен егерме мең, алиментка  бир дә, суммасын чутласыннар, шул кадәр  түләрмен,– дияргә  үзендә көч тапты.

–Нинди алимент ул тагын, балаңны  ай саен карарга күпме акча кирәклеген мин үзем яхшы беләм…, – дип чата калма килде хатын.

Рәйсә тагын ниләр сөйләр иде икән, анысын бер Ходай белә, әмма яңа ире моңа юл куймады, аны җилтерәтеп диярлек фатирдан алып чыгып китте.

Раилгә әйткән сумманы бирүдән башка юл калмады, чөнки көз килеп җитүгә карамастан, җиңел генә майка һәм ертык чалбар, аягына кыйшаеп беткән сандали кигән улын күрүгә бернинди акча да жәл түгел иде, өстәвенә ноутбугы да ватылган икән малайның.

Мондый хәл Раилнең вахта ялы саен кабатланды. Хәйләкәр хатын бу эшкә улын җәлеп итүнең файдасын бик тиз аңлады. Ул хәзер эчми, яңа ире белән үз эшләрен башлап җибәрделәр, әмма акча бик кирәк иде, өстәвенә Раилнең акчасын элеккечә үзенә булырга тиеш, дип исәпли иде ул , күрәсең.

Илүс тә атасыннан акча «савуның» рәхәт якларын бик тиз аңлап алды. Раилнең вахтадан кайтуын гына саклап тора да сораганын сорап, бирмәгәнен әтисе йоклагач, урлап алып чыгып китә башлады. Ата кеше улының бу кыланышын өнәмичә, акылга утыртырга уйласа да, эш узган иде. Кайчак алдашып, кайчак юхаланып,  ә кайвакыт  усаллашып җиңеп яшәгән ана  үрнәгендә үскән малайны үзгәртерлек көч юк иде шул ирдә.Ул да җиңел юл сайлады: әллә  сөйгәненең хыянәте, әллә яшәүгә омтылышын югалту тәэсир иттеме, вахтадан кайту белән эчә башлый иде. Газиз әнисе дә, туган- тумалары бу юлның бәхетсезлек кенә китерәчәген аңлата алмады…

 Ә бер көнне иртә белән күршем Әнисә:

–Раил үлгән,– дип хәбәр салмасынмы.

–Ничек үлгән, әле кичә генә кибеттән кайтып килә иде ич.

–Шул, шул, кибеттән кайтып, ашаган-эчкән дә  өстәл янында ук йоклап та киткән… Илүсне дусты Алик белән фатирларына кереп киткәннәрен күреп калган идем. Артык тавыш-гауга да ишетелмәде, бераз гына  кычкырыштылар шикелле. Иртә белән  апасы Сәрия килгән иде, бераздан елап килеп керде. «Әнисә апа, Раил үлгән, үтергәннәр  шикелле, кичә генә бездән утыз мең запас акчасын алып киткән иде, кыш җитә, үземә тун белән яхшы бүрек алам, дип шул акчалар юк», диде.

 Раилне үтерү хәбәре  дөрес булып чыкты. Аликны кулга алдылар. Бер кайдада эшләмәгән егет кисәгендә  тентү вакытында  унбиш мең акча табылган…

Улының гәүдәсен җирләргә алып кайткач, Җәмилә әби, үксеп елап, киленен дә , оныгын да каргаган, диделәр.

                                                       ***

Каргыш төшми ул, дип  йөргән Рәйсә тиздән  ялгышуын  аңлады. «Бизнес»лары янып, муеннан бурычка баттылар. Монысына  бәлки түзәр дә иде, чөнки үз эшен ачкан һәркемнең дә эшләре гөрләп бармый ич,  тик улының юл фаҗигасында һәлак булуы хатынны  тагын шешәгә үрелүгә этәрде. Яңа ире ничек тә көрәшә иде, әмма Илүсне җирләүгә ике ай да булмагандыр,ул да йөрәк өянәгеннән бакыйлыкка күчте. Раилдән соң озак та тормый Рәйсәнең  әнисе дә үлгән иде .Әле менә күптән түгел Рәйсәнең вафаты хакында ишеттем… Шулай итеп  авылда дүрт кабер  калкып чыкты… Тик Җәмилә карчык кына бу хакта белмәде.

Фәзилә САДЫЙКОВА, Өмет


---
Матбугат.ру
№ --- | 11.04.2017
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»