поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
11.04.2017 Язмыш

Ашаган табагына төкергән! (ГЫЙБРӘТ)

– Ахирәткәем, ишегеңне ач! Мин килдем!
Утыз елдан артык бер тапкыр да ачуланышмаган дустының фатиры төбендә Гөлсинәгә озак таптанырга туры килде. Үгетләп тә, ялварып та карады, ләкин ишек ачылмады.

“Юк, ачмыйм, мин сине башка бервакытта да өемә кертмәячәкмен!” Зәйнәпнең җавабы шулай кыска иде.

Бу сүзләр өчен ачуы кабарды, йөзе бүртенде Гөл­си­нәнең. “Син миңа үзең ялварып киләчәксең әле, эшең­нән дә, фатирыңнан да бәхет күрмәячәксең”, – дип дулый-дулый кайтып китте. Зәйнәп үзе дә бу гамәленә аптырады. Ничек әле ул бар кыюлыгын җигеп, беренче тапкыр “юк” дип әйтә алды?! Ә ишек ачмауның сәбәбе бар иде. Соңгы килүендә Гөлсинә аның иңсәсенә китереп сукты. Сүз фатир мәсьә­ләсендә барды. “Улым бе­лән уртак тел таба алмыйм, сиңа яшәр­гә килим әле”, – диде ахирәте. Зәйнәп ык-мык килеп торганда, китерде дә сукты. Янә­се, озак уйланып торсаң, ме­нә сиңа! Шуннан соң кат-кат гафу үтен­де. Ләкин Зәй­нәп­нең бик нык хәтере калды.

Яхшылык эшли-эшли арыды Зәйнәп. Һаман “ярар” дип кенә тору аны иптәш хатынының колына әйлән­дергән түгелме соң? Менә шул хакта уйланды ул. Гомер буе хастаханәдә табиб булып эшләгән Зәйнәп кеше­ләргә һәрвакыт мәрхәмәтле булырга тырышты. Авыруларга бер­вакытта да дорфалык күр­сәтмәде. Эш, кеше проблемалары дип, кияүгә дә чыкмады ул. Өлгерермен әле ди-ди, инде 65 яшькә җит­те. Бүген лаеклы ялда булса да, ул әле хастаханәдә эшлә­вен дәвам итә. Тик сәламәт­леге генә какшады шул. Ә бит шушы яшенә җитеп, ул авыруның нәрсә икәнен дә белмәде. “Дус хатыным каргап киткәннән бирле юлымда гел бәхет­сезлекләр генә очрап тора. Бер атна үтүгә, бармагымны сындырдым. Төзәлеп эшкә чыккан гына идем, икенче көнне үк аягымны имгәттем. Ай буе сызландым, ике ай өйдә утырырга туры килде. Бу бәладән котылдым дигән­дә, тукталышта автобус бәр­дерде. Көздән бирле авырудан арынганым юк. Нәрсә бу, каргышмы, әллә юлымнан кара мәче йөгереп үттеме?” – ди Зәйнәп апа.

Авыртуга да тешен кысып түзәргә риза ул. Тик күңел тынычлыгы юк. Өй телефонына чит номерлардан сәер тавышлы ир-атлар шалтырата башлаган. Алар “Зәй­нәп” диләр дә дәш­ми­ләр. Ишек төбендә капюшон ки­гән серле адәмнәрнең басып торуын күргәч, бөтен­ләй коты очты. Аптырагач, видео­күзәтү җайланмасы куйдыртырга булды. Бу мә­керле эшләрдә ул Гөлсинә­нең генә кулы уйный дип уйлады. Башка кешеләр бе­лән аның бәхәскә кергәне юк.
Зәйнәп апа өч бүлмәле фатирда ялгызы гына яши. Үзе дә ятим, өстәвенә бала­лары да булмагач, аның куышына кызыгучылар бардыр анысы. Гөлсинә аңа күптән кызыга инде. Минем улыма яздыр әле, дип бер генә мәртәбә төрттермәде. Соңгы вакытта: “Әйдә сиңа күченеп килим әле”, – дип тә әйткә­ләде. Ә бит аның болай да шуннан кайтып киткәне юк. Берәр гозере төшсә, тизрәк ахирәте янына йөге­реп килә. Ә үтенечләре көн саен чыгып торды.
 
Эштән арып кайткан Зәйнәп төннә­рен дә ишеген ачты. Ахи­рәткәем, улымның реферат, диплом эше язасы бар, булыш әле. Аннан соң эшкә урнаштыр дип колак итен ашады. Рәсми кәгазь­ләрне дә аңа тутыртты. Зәй­нәп, Гөл­синәдән аермалы буларак, авыл мәктә­бендә укыды. Ләкин шуңа да карамастан, ул рус телен бик тырышып укыды. Әбисе тәрбия­сен­дәге кыз укудан, эштән башканы белмәде. Шуңа күрә иншаларны да бер хатасыз яза иде. Рус телендә хат-мазар язарга кирәк булса, авыл кешеләре аны чакырды.

Ә Гөлсинә, кияүгә чыгып, бер ул тапты. Тик ире белән матур тормыш кора алмады. Гөлсинәнең зәһәр теленә чыдый алмыйча, башка хатынга китте.
Газинурны, тегеләй эш­ләмә, болай эшлә, дип гел игәүләп кенә торды. Ә ирләр моңа түзәме соң? Гөлсинә ба­ласын ялгызы гына тәр­бияләде. Эшкә батыр булды. Икешәр эштә эшләп, Алмазны аякка бастырды. Тамагы тук, өсте бөтен булсын, җил-яңгыр тимәсен дип борчылды. Алмаз 40 яшьтән узса да, һаман әни малае әле. Югары белем алса да, төпләнеп бер урында эшли алмады. Тегесе ошамый, монысы. Икътисадчы егетнең түрә буласы килә. Шырдый-бырдый эш кенә ярамый. Зәйнәп яхшы гына эшкә урнаштырган иде, тик белеме җитмәү аркасында фирмадан китәргә мәҗбүр булды. Ә улының түрә була алмавында Гөл­синә һаман Зәйнәпне гаепли. Менә син аңа булыш­мыйсың! Шуңа күрә ул эшсез интегә. Эшсез яткач, Гөлсинәнең улына ачуы чыга. Бер-берсе белән уртак тел таба алмыйлар.

Ә Зәйнәпкә ахирәте турында, ашаган табагына төкергән, дияргә генә кала. Үзе генә киләме, улы бе­ләнме – аның табыны һәр­вакыт мул булды. Әле күчтә­нәчкә дә пешкән ризыгын кыстырып җибәрә иде. Гөл­си­нәнең фатирына ремонт ясарга да акчалата булышты. Әгәр Зәйнәп апасы булмаса, Алмаз университетны да тәмамлый алмаган булыр иде. Бушлай репетитор хезмәтен үтәде бит.

– Кешеләргә игелек кылу – минем каныма сеңгән. Әмма шушы яшемә җитеп, үзем өчен яши белмәгәнмен икән бит. Югыйсә балаларым да, ирем дә юк. Бер иркә генә хатын-кыз буласы да бит! Иптәш кызымны артык ияләндерүдә бары үзем генә гаепле. Бер тапкыр баш тартудан утыз еллык дус­лык­ның кадере беленде. “Юк” дип әйтергә өйрәнегез! Күңел тынычлыгы югалгач, бер дә рәхәт түгел икән, – ди Зәйнәп апа.


Сәрия МИФТАХОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 11.04.2017
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»