|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
10.04.2017 Хәвеф-хәтәр
Бүген иртән башкалада "Галәм гыйбадәтханәсе" янды, һәлак булучы бар (ФОТО, ВИДЕО)Казандагы "Галәм гыйбадатхәнәсе"ндә чыккан янгын 6:51 сәгатьтә сүндерелгән. Янгын сүндерүчеләргә моның өчен 2 сәгатьтән артык вакыт кирәк булды. Авырлыклар, иң беренче чиратта, бинаның эченә үтеп керү барышында килеп туган каршылыклар белән бәйле иде, дип җиткерә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте. Гадәттән тыш хәлләр бүлегенә янгын хакындагы хәбәр 04:35 сәгатьтә килеп ирешә. Урынга килгән янгын сүндерүчеләр ике катлы бинаның түбәсе януын күрә. Коткару хезмәте вәкилләре ишектәге күпсанлы йозакларны ватып, бинага кергәнче шактый вакыт сарыф ителә. Янгын сүндерүчеләр янгынны икенче номерлы дәрәҗәдә дип бәяли. Янгын 200 квадрат метр мәйданга таралып өлгергән була. Янгын сүндергән вакытта, 05:40 сәгатьтә бинаның икенче катында бер ир-атның үле гәүдәсе табыла.
Янгынга каршы 53 кеше һәм 14 берәмлек махсус техника җәлеп ителгән. Шул исәптән Гадәттән тыш хәлләр хезмәтеннән 40 кеше һәм 11 берәмлек техника эшләгән.
Янгын тулысынча 06.51 сәгатьтә сүндерелә.
Казандагы "Галәм гыйбадәтханәсе"ндә янгын вакытында вафат булган ир-атка 63 яшь булган. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына хокук саклау органындагы чыганак җиткерде. Ул - элеккеге прораб Мансур Зиннәтов.
--- |
Иң күп укылган
|