|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
07.04.2017 Мәдәният
«Җәясу»га рәхим итегез!Балалар фольклор төркемнәренең VII “Җәясу” районара фестивале быел 21 апрель көнне (14.00) Кочко-Пожар мәдәният йортында уздырыла. Аны “Туган як” газетасы Сергач районы мәдәният бүлеге белән берлектә оештыра. Фестиваль проектының авторы һәм җитәкчесе Тәнзилә Паламарчук. Фестиваль халкыбызның телен, милли гореф-гадәтләрен, йолаларын, мәдәниятен саклап үстерүгә, балаларның халык иҗаты белән кызыксынуын арттыруга юнәлтелгән. Темасына килгәндә, быел аерым тема билгеләнмәде. Һәр ел катнашып килүче коллективлар үткән еллардагы чыгышларын кабатлый ала, ә беренче тапкыр катнашучылар ачык, матур милли номер әзерли. Чыгыш вакыты – 10 минут. Фестивальдә мәктәпләр, балалар бакчалары иҗади коллективлары катнаша ала, катнашучылар саны чикләнмәгән. Коллективлар ди-пломнар белән бүләкләнә.
--- |
Иң күп укылган
|