|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
07.04.2017 Мәдәният
GONGTV каналының “Йолдызлы алачык” тапшыруына “Юдашкин” килгән (ВИДЕО)Җырчы Азамат Гайнановны Валерий Леонтьев белән дә, Валентин Юдашкин белән дә еш чагыштыралар, чөнки аларның зәвыгы да, тышкы кыяфәте дә охшаган. GONGTV спорт һәм музыка каналы “Йолдызлы алачык тапшыруында Яр Чаллы җырчыларын - Азамат Гайнанов белән Марсилияне кабул итә. Татар эстрадасында стиль төшенчәсе бармы? Чит илләрдә алар нинди тамашалар куйган? Ни өчен Азамат белән Марсилиянең иҗатлары берләшкән? Барлык сорауларга җавапны “Йолдызлы алачык” тапшыруының алып баручысы Артём Пискунов табачак. Азаматның Артём әзерләгән сынауны ничек үтәвен тапшыруның яңа чыгарылышында карый аласыз. Һәр якшәмбе, кичке сигездә GONGTV спорт һәм музыка каналы “Йолдызлы алачык” тапшыруында сезне өр-яңа клиплар, четерекле сораулар һәм пәрдә артындагы кадрлар белән беренче булып таныштыра.
Гөлшат МИНГАЗИЗОВА |
Иң күп укылган
|