поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
06.04.2017 Дин

Ишавыл мәчетенә 150 ел тулды

Узган гасырларда Ишавылда халык көче белән төзелгән мәчеттә янгын чыккан. Ул бөтенләй янып бетмәсә дә, аны ремонтлау күп чыгымнар таләп иткән һәм бабаларыбыз яңа мәчет төзергә карар кылган. Авыл халкы күрше рус авылы Масловка хал¬кы белән бик дус яшәгән. Масловканың зур җир биләүчесе Ишавыл имамы Минәҗетдин белән бик дус булган.

Урак өстендә ярдәм иткәннәре өчен ишавыллыларга ул үзенең зур яңа горницасын мәчет төзү өчен бүләк иткән. Ике катлы горни¬ца кызыл агачтан эшләнгән булган, түбәсе такта белән ябылган. Авыл халкы ул бинаны сүтеп, атлар белән Ишавылга ташыган һәм Анды авылы балтачыларын яллап, мәчет төзеткән, манара да күтәргән. Төзүчеләр бик тырышып эшләгәннәр, мәчет түшәменең өске ягына төзелеш елын да балта белән тактаны чиртекләп язып калдырган¬нар, рәхмәт үзләренә. Быелгы елның май аенда мәчетебезгә 150 ел булыр, Алла боерса.
Җомга көнендә мәхәллә картлары мәчетнең бәйрәмен 7 июльдә үткәрү турында сөйләштеләр. Бәйрәмгә Гаяз хәзрәт Закиров, бүтән олы кунаклар да чакырылыр.

Сугыш елларында мәчетебез ябык торды. мәчетнең манарасын төшермәсеннәр өчен, авыл халкы анда колхозның иген складын ясаган иде. Мәчет эшләмәсә дә, халык анда ремонт ясатты – түбәсен яңа калай белән яптырды, манарасын ремонтлатты. Мәчетнең манарасы бик биек иде, аны төшереп, 3 метрга кыскарттылар.

Кышын да, җәен дә җомга намазларын мәчеттә укыйбыз. Шәһәрдә яшәүче авылдашлар да мәчетебезгә ярдәм итеп тора. Али Үмәров үз акчасына мәчетне тышкы яктан сайдинг белән бик матур эшләтте. Мәскәүдә яшәүче Сания Иксанова (Абузарова) тәрәзәләрне пластикка алмаштырды, Хайдәр Хәсәнов манарага тавыш көчәйткечләр һәм мәчет эченә микрофоннар куйды, зур лампочкалар элде. Мәчетнең коймасын шулай ук Сания Иксанова бик матур иттереп тимердән эшләтте.


Садек МАГҖАНОВ, Ишавыл
Туган як
№ --- | 06.04.2017
Туган як печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»