поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
01.12.2009 Җәмгыять

ВИЧНЫ ҖИҢӘРГӘ БУЛА!

Бүген – СПИДка каршы бөтендөнья көрәш көне

Бу көн 1988 елдан бирле билгеләп үтелә. Әмма безнең җәмгыятьтә әлеге четерекле мәсьәләдә хәл ителмәгән проблемалар җитәрлек. ВИЧ йогышлы авырулы кешеләрне күпләр җәмгыятьтән аерып, андыйларга сагаеп карый. Ни өчендер ВИЧның башкаларга ничек күчүе турында гел сөйләп торсалар да, андый авырулы кеше белән янәшә басып торырга да курка кайберәүләр. Йога күрмәсен, янәсе…

 

ВИЧ миңа янамый?!

 

Статистик мәгълүматларга караганда, Россиядә ел саен ВИЧның 35 мең яңа очрагы ачыклана. Роспотребнадзор хәбәр итүенчә, Татарстанда гына да 1987 елдан бирле бүгенгә кадәр 10,9 ВИЧ очрагы теркәлгән. Авыру кешеләрнең 95 проценты – 15тән 39 яшькәчә кешеләр. Күпләр үзенең ВИЧ йоктырганын яшерергә, сиздермәскә тырыша. Берәр гаепле кеше кебек, медицина хезмәткәрләреннән күз яше белән бу турыда берәүгә дә әйтмәүне үтенә, сабыйларын балалар бакчасына урнаштырганда кыенлыклар килеп чыкмасын, аларга бармак белән төртеп күрсәтмәсеннәр өчен медицина карточкасында диагнозны күрсәтмәүне сорап ялвара. Ә авыру икәнен ачыктан-ачык әйткән кешеләргә тагын да авыррак. Аларны инде иң куркыныч, мескен, кызганыч кеше буларак кабул итәләр һәм читләштерергә тырышалар. ВИЧлы кешеләр янәшәбездә дә булырга мөмкин ләбаса. Танышым хатын-кызлар консультацияләренең берсендә шәфкать туташы булып эшли. Ул миңа бер гыйбрәтле хәл сөйләгән иде. Аларга аборт ясатырга теләп бер хатын-кыз мөрәҗәгать иткән. Бу ханым үзе ВИЧ авырулы икән, «төнге күбәләк» булып эшли. Табибның: «Ник балага уздың соң, ни өчен сакланмадың?» – дигән соравына ул: «Ә миңа, презерватив кулланмасам, күбрәк түлиләр», – дип җавап биргән. Баксаң, аның клиентлары арасында гаиләле ир-атлар да шактый икән. ВИЧлы наркоманнар белән бер үк шприц кулланып авыру йоктырган яисә тиешенчә йогышсызландырылмаган медицина әсбаплары аркасында инфекциянең канга күчкән очраклары да билгеле. Көчләү нәтиҗәсендә, кемгәдер үч итеп ВИЧ ияртүләр дә ишетелә. Кыскасы, беркайчан да миңа бу авыру янамый дип ышандырып әйтеп булмый. Алла сакласын!

 

«Миндә СПИД, димәк, тиздән без үләчәкбез…»

 

Җырчы Земфира әнә шулай дип моңланса да, ВИЧ бүген үләсең дигән сүз түгел анысы. Вакытында тиешле дарулар кулланганда авыру СПИД стадиясенә барып җитмәскә дә мөмкин. Дөрес, элегрәк СПИДтан үлүчеләр булган, чөнки махсус дарулар җитештерелмәгән. Бүген исә алга киткән заманча медицина шартларында ВИЧны да кичектерергә, кандагы инфекцияне киметергә була. Хәтта ВИЧ авырулы аналардан да сәламәт балалар туа. Мәсәлән, Татарстанда соңгы 15 елда шундый авырулы аналарның 924 баласы дөньяга аваз салган, аларның бары 55енә генә бу инфекция күчкән. Бары медицина оешмалары тиешле дарулар белән тәэмин итүне генә туктатмасын. Быел җәй, дарулар вакытында кайтарылмау сәбәпле, ВИЧлылар ике айга якын дару төймәләрен эчә алмыйча калган иде бит инде.

 

Безнең җәмгыять ВИЧлыларны тыныч кабул итә алмый. Үз башыңа төшмәсә, кеше хәлен аңламыйбыз шул? Кеше хокуклары буенча ТРдагы вәкил Рәшит Вәгыйзов мәгълүматларына караганда, бигрәк тә медицина һәм социаль оешмаларда ВИЧ авырулы кешеләрнең хокуклары бозыла. Аеруча хатын-кызларга авырга туры килә. Еш кына сабыйны балалар бакчасына урнаштырганда проблемалар килеп туа. ВИЧлы гаиләдә туган сау-сәламәт кыз – Еваны балалар бакчасына алырга теләмәүче мөдир турында массакүләм мәгълүмат чаралары күп шаулады. Балалар белән танышып, яслегә ияләшеп җиткәч кенә бер ана аның ВИЧ статуслы гаиләдән икәнен белеп тавыш чыгарган.

 

Имеш, нигә әле аның баласы җәмгыять өчен куркыныч тудырган кыз белән бер төркемдә йөрергә тиеш? Федераль законның 17 нче маддәсендә, ВИЧ-инфекциялеләр һәм аларның гаилә әгъзалары сәламәт кешеләр кебек үк тигез хокукларга ия дип акка кара белән язылса да, Изамбаевлар гаиләсендә туган әле сау-сәламәт баланы кире какканнар. Дөрес, соңыннан балалар бакчасы мөдире аларны кабат чакырган. Әмма мондый хәлләрдән соң баласына нинди мөнәсәбәттә булачакларын күз алдына китергән ананың кызын анда бирәсе килмәгән. Шулай ук үзенең ВИЧлы икәнен яшермичә җәмгыятькә әйтергә батырчылык иткән Светлана Изамбаева инде кайчаннан бирле бертуган энесен опекунлыкка ала алмый. Әниләре үлгәч, Чабаксарда яшәүче энесе Сашаны балалар йортына биргәннәр. Ул апасы белән бергә яшәргә теләсә дә, Света һәм ире дә ВИЧлы булганга, суд гел, малайны апасына бирмәскә, дип хөкем чыгара. ВИЧ авырулы булсалар да, туганнарының мәхәббәтен, апасы назын балалар йорты алыштыра аламы соң?

 

Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы боерыгы буенча, теләсә нинди йогышлы авырулы хатын-кызлар аерым обсервация бүлекләрдә бала табарга тиеш. Казанда ул – 4 нче шәһәр хастаханәсе. Бала тудыру йортын сайларга мөмкинлек бирә торган сертификат кулда булса да, ВИЧлы хатыннар «инфекцияләр оясына» барырга мәҗбүр. Хәер, сәламәт аналар да әллә ни сайлана алмый анысы. Света Изамбаева беренче баласын да 4 нче шәһәр хастаханәсенең инфекция бүлегендә тапкан. Палатадашларыма кайбер аналар: «Ник ВИЧлылар да безнең белән бер коридорда йөри, бүлмәләреннән чыкмасыннар, дип шикаятьләр дә белдерәләр иде», – дип искә ала Света.

 

Алар да безнең кебек

 

Бүген Казанда ВИЧлы кешеләр, ышаныч телефонына шалтыратып, эч серләрен ача ала, шулай ук аларның хокукларын яклаучы, авыруларның кайгы-шатлыкларын уртаклашучы үзәкләр эшләп килә. Шуларның берсе – С. Изамбаева исемендәге коммерцияле булмаган хәйрия фонды. Ул Премьер-министр урынбасары – мәдәният министры Зилә Вәлиева җитәкчелегендәге «Татарстан хатын-кызлары» иҗтимагый оешмасы составына да кергән. Биредә бәлагә тарыганнар юрист, психолог, ВИЧтан дәвалану буенча белгечләрнең киңәшләрен ала, йога, бию белән шөгыльләнә, аларга визажистлар мастер-класслар бирә. Шулай ук «Адәм+Һава» танышу клубы, «Булачак әниләр мәктәбе» бар. ВИЧлылар тыныч мохиттә, чәй өстәле артында проблемаларын уртаклаша, кызыклы хәлләр турында сөйләшә, дөнья мәшәкатьләреннән азга гына булса да онытылып тора.

 

* * *

 

АКШта яшәүче Райан Уайт алтынчы сыйныфта укыганда кан салдырганда ВИЧ йоктырган. Ләкин малай бирешми, барысы да аны кире какса да, аннан мәктәптә җирәнмәгән бер генә сыйныфташы калмаса да, ул үлгәнче – 18 яшенә кадәр хокуклары өчен көрәшүен дәвам иткән. Аның кебек тормышны яраткан, яшәү өчен җан көчен биреп тырышучылар җитәрлек. Сәламәт кешеләр исә, шундыйлардан гыйбрәт алып, шөкер итеп, һәр минутның кадерен белеп гомер итсеннәр иде. Россия күләмендәге бер сораштыру нәтиҗәләре буенча, 65 процент кеше, танышымның ВИЧлы икәнен белгәч, аннан читләшергә тырышачакмын, дип җавап биргән. 72 проценты мондый бәлагә тарыган дусларына, туганнарына ярдәм итәргә әзер түгеллеген белдергән. ВИЧлыларны җәмгыятьтән араларга тырышып, яраларына тоз салырга да кирәкмидер. Бары һәркем, ВИЧка каршы саклану чараларын кулланып, сәламәтлеген кайгыртып торырга тиеш. Бер-беребезгә карата игътибарлырак, сабыррак булсак иде.

 

P.S. ВИЧка кагылышлы сораулар туса, 2977891 номеры буенча ышаныч телефонына шалтыратырга була, шулай ук www. aids-my-life. ru сайтына да мөрәҗәгать итә аласыз.


Эльвира МОЗАФФАР
Шәһри Казан
№ 221 | --
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»