поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 23 Апрель
  • Руслан Сафин - актер
  • Шәфәгать Тәхәветдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Рәис Гыймадиев - җырлар авторы
  • Эльнар Сабирҗанов - җырчы
  • Зилә Мөбарәкшина - журналист
  • Равил Әхмәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Илдус Ахунҗанов (1930-1990) - әдәбият тәнкыйтьче
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
06.04.2017 Мәдәният

Казанда Рәшит Гобәйдуллинның тууына 90, Риф Сафиуллинның тууына 80 ел тулуга багышланган искә алу кичәсе була

2017 елның 10 апрелендә 15 сәгатьтә Татар дәүләт филармониясенең Кече залында (3нче кат, 316 нчы бүлмә), Филармония сәхнә ветераннарының “Илһамият” клубы Татарстанның атказанган артисты Рәшит Гобәйдуллинның тууына 90 ел, талантлы җырчы Риф Сафиуллинның тууына 80 ел тулуга багышланган искә алу кичәсе уздыра.

Катнашалар: Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Эмиль Җәләлетдинов, Татарстанның халык артистлары Гөлзадә Сафиуллина, Римма Ибраһимова, Георгий Ибушев, Лариса Маслова, Рабига Сибгатуллина, Фәрит Хатыйпов, Татарстанның атказанган  сәнгать эшлеклеләре Клара Таҗиева, Фәнис Гыйльметдинов, Татарстанның атказанган артистлары Булат Балтанов, Сания һәм Кәрим Габидуллиннар.
Кичәдә олуг сәхнә осталарының  язмалары яңгыраячак, алар турында замандашлары сөйләгән истәлекләр  җыр, музыка белән үрелеп барачак.
 
Җырчы, Татарстанның атказанган  артисты, гаҗәеп баритон тавыш иясе   Рәшит Габдрахман улы Гобәйдуллин  1927 елның 26 апрелендә  Казанда туа.
Профессиональ музыка сәнгатенә урау юллар аша килеп керә ул. Үзенең хыялына ирешкәнче аңа тормышның төрле киртәләре аша үтәргә туры килә. Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле солисты буларак беренче чыгыш ясаганда аңа инде кырык яшь тулган була. Аңа кадәр – җиде елга сузылган хәрби хезмәт – японнарга каршы сугышта катнаша, сугыштан соң эшче яшьләр мәктәбендә урта белем, Казан дәүләт консерваториясенең кичке бүлегендә (В.А.Воронов классы) укып югары музыкаль белем ала.
Рәшит Гобәйдуллин ансамбль белән төрле төбәкләрдә гастрольләрдә була, аның данын үстерүгә үз өлешен кертә. 1979 елда ул филармониянең музыкаль-лекторий бүлегенә эшкә күчә. Ул бу елларда татар, рус һәм чит ил композиторларының классик әсәрләрен, халык җырларын тамашачыга җиткерә. Аның репертуарының төп өлешен Р. Яхин, Ф. Әхмәтов, Җ. Фәйзи, Р. Еникеев, Б. Мөлеков, З. Хәбибуллин һәм башка күренекле татар композиторларының күп кенә җыр, романслары били. Рәшит Гобәйдуллин үзен композитор буларак та сыный. «Кайда сез, ветераннар?» (Г. Зәйнашева сүзләренә), композитор Рөстәм Яхинга багышланган «Язмышым» (Р. Гөбәйдуллин көе һәм сүз.) җырларын заманында яратып үзе дә башкара.
Р. Гобәйдуллин республика буйлап гастрольләрдә күп йөри.  КАМАЗда эшләүчеләр, нефть районнарында, авылларда яшәүчеләр алдында лекторий бүлеге артистлары белән күп чыгышлар ясый.
Иҗатын, татар музыка сәнгатен үстерүдәге хезмәтен лаелы бәяләп, 1988 елда Рәшит Гобәйдуллинга «Татарстанның атказанган артисты» дигән мактаулы исем бирелә.
Җырчы филармониядә 1991 елга кадәр эшләп лаеклы ялга чыга. Аның язмалары Татарстан радиосының алтын фондында саклана.
2013 елның 4 июлендә Казанда вафат була.
 
Җырчы Сафиуллин Риф Әсгать улы 1937 елның 13 апрелендә Чиләбе шәһәрендә туа. Хезмәт юлын туган шәһәрендә токарь булып башлый. Армиядә хезмәт иткән чорда ук Хәрби училищега  укырга керә, аны уңышлы тәмамлап “техник-судомеханик” һөнәрен үзләштерә,   хәрби хезмәттән туган шәһәренә кайтып  заводта эшләвен дәвам итә.
Ләкин  егетнең күңелендә балачактан бер хыял яши – җырчы булу хыялы ул. Егет үзлегеннән музыка грамотасын өйрәнеп, 1963 елда Казан консерваториясенә укырга керә. 1968 елда укуын тәмамлап Татар дәүләт филармолниясенең әдәби-музыкаль лекторий бүлегенә эшкә килә. 1972 елда филармониянең эстрада бүлегенә күчә һәм Әлфия Авзалова төркеме белән барлык Советлар Союзын урап чыга. 1973 елда Риф Сафиуллин үз төркемен җыя һәм, Куйбышев өлкә филармониясе чакыруы буенча, шунда эшкә күчә. Татарлар яшәгән  төбәкләрдә Риф Сафиуллин чыгыш ясамаган сәхнәләр калмагандыр да.
Җырчы 1978 елда, инструменталь ансамбльгә кушылып, Куйбышев радиосы фондына Рим Хәсанов, А.Монасыйпов, М.Макаров, С.Садыйкова,  Л.Айтуганов әсәрләрен, татар халык җырларын яздыра. Соңрак әлеге язмаларны туплап, Риф Сафиуллинның хатыны, Татарстанның халык артисты Гөлзада Сафиуллина «Син хәтерлә мине» дип аталган диск чыгара (дискка кергән җырлар: “Безнең авыл” (А.Монасыйпов, Г.Тукай), “Шиңгән чәчкәләр”,“Мин табынган күзләр”, “Ак чәчәкләр” (Р.Хәсәнов, Ш.Биккол), “Син гомер агышларым”,“Әкълимә” (Р.Хәсәнов, Г.Идрисов), “Тулпар атым”(М.Макаров, Г.Зәйнашева), “Туган авылым Чынлы”,”Җилләр тидермәс идем”, “Өзелгәнсең сиреннән”(С.Садыйкова, Г.Зәйнашева), “Юллар” (Л.Айтуганов, Ә.Ерикәй),“Керфекләрең синең нигә кара”, “Ак бүрек”, “Дим-дим”, “Зәңгәр төймә”, “Ай, йолдызым”,“Ашхабад”(татар халык җырлары)
Ятимлек ачысын күргән, авыр хезмәт юлы үзган, зур тырышлыгы аркасында классик җырчы дәрәҗәсенә күтәрелгән Риф Сафиуллинның сәхнә язмышы, кызганыч, бик җайлы, җиңел генә бармый шул. Җырчыны Татарстанның һәм Башкортстанның бер генә сәхнәсенә дә кертмәгән, язмаларын радиоларда тыйган еллар да була. Читтә туып-үсеп, татарлар башкаласына ашкынып килгән егет өчен фаҗига була бу. Йөрәгенең вакытсыз, бик иртә тибүдән туктавына да әлеге үгисетүләр сәбәпче булгандыр, мөгаен. Җырчы 1979 елда вафат була.

Хөрмәтле журналистлар!

Сезне әлеге кичәгә чакырабыз. Онытыла барган шәхесләребезнең исемнәрен  бергәләп  искә алыйк һәм мәңгеләштерик!


▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»